Руслан Нәгыев Рамил Шәмсетдинов хәрби бүлегендә бабайлыкка зарланып Путинга язган

news_29468Узган елда Байкал артында хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев Рамил хезмәт иткән хәрби бүлектәге бабайлык күренешләре булуы турында Русия президенты Владимир Путинга хат язган. Адвокат Шәмсетдиновка карата куркытып акча талау, кыйнау, урлау фактлары булуы тикшерү барышында исәпкә алынмый дип белдерә.

Путинга мөрәҗәгатенең күчермәсен ул үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә урнаштырган.  

Хатта әйтелгәнчә, тикшерү һәм прокуратура өлкәнрәк хәрбиләрнең яңа килгән хезмәттәшләрен җәберләүләрен күрмәмешкә салыша, хәрбиләр арасында акча талау, урлауларның ни дәрәҗәдә күп булуын яшерә. Адвокат язганча, Шәмсетдиновның кесә телефонын һәм хезмәт хакы күчерелә торган банк картасын урлаганнар, бәдрәф юарга мәҗбүр иткәннәр. Өлкәнрәк солдатларның берсе Шәмсетдиновка әтисе җибәргән акчасын куркытып талап алган. Кеше чыдамаслык мөнәсәбәтләр һәм туктаусыз җәберләүләр Рамилне бу адымга барырга мәҗбүр иткән, чөнки ул бу хәлдән чыгуның бүтән юлын күрмәгән дип яза адвокат. Ләкин тикшерүче карары белән Рамилдән куркытып акча талаулар турында җинаять эше ачу кире кагылган.  

Нәгыев Шәмсетдинов эшенең яшерен эшләр рәтенә күчерелүен дә әйткән. Аның фикеренчә, тикшерү моны хәрби хезмәттәгеләр арасында көч куллану һәм куркытып акча талау очраклары турында халыкка беленмәсен өчен эшләгән. Ләкин бу эш гомумҗинаять эше сыйфатына ия дип яза адвокат.  

Хатның күчермәсен Нәгыев Русия премьер-министры Михаил Мишустинга, саклану министры Сергей Шойгу, Русия думасы депутаты, баш хәрби прокурор Валерий Петровка, Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова һәм башкаларга җибәргән.  

Май аенда тикшерү комитеты Шәмсетдиновтан куркытып акча талау турында җинаять эше ачудан икенче мәртәбә баш тарткан иде. Рамилнең әтисе сүзләренчә, хезмәттәшләре аның банк картасын тартып алган һәм аннан акчалар чыгарган, һәм ул моны акча куркытып талау дип бәяли. Көнчыгыш хәрби бүлгесе прокуратурасы карарына ярашлы, Рамил Шәмсетдинов Абдрахманов фамилияле хезмәттәшенә үзенең банк картасын биргән, Абдрахманов картадан 2 мең сум акча алган. Тикшерү Абдрахманов бу акчаны бурычка алып торган, әмма Рамилне кулга алганга күрә, кайтарырга өлгермәгән дигән нәтиҗә чыгарган. Абдрахманов тарафыннан Рамилгә карата янаулар булганын тикшерү исбатлый алмаган. 

matbugat.ru

Просмотров: 855

Комментирование запрещено