Вирус дуслыкны боза алмый

Халидә һәм Анатолий ВИНОГРАДОВЛАР

Халидә һәм Анатолий ВИНОГРАДОВЛАР

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, берничә ай инде “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре читтән торып эшләргә мәҗбүр. Әлбәттә, бу берникадәр уңайсызлыклар тудырды. Аеруча: “Йомышлары төшеп, укучыларыбыз безне редакциядән эзләп йөр­мәсләрме икән? Туганнарын газетабыз аша котларга яисә белдерү бирергә теләүчеләр безнең белән элемтәгә керә алырлармы,  2020 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлангач, әбүнәчеләр саны кимемәсме”, – дип борчылдык.

Аллаһыга шөкер, укучыларыбыз газетабызга тугры калды. Коронавирус пандемиясенә карамастан, кемдер почтага барып язылган, кемдер онлайн-язылуны да үзләштергән. Телефон номерларыбызны эзләп табып: “Кызлар, “Бердәмлег”емә язылмый калам бит! Почтага бара алмыйм, интернет белән дус түгелмен. Зинһар ярдәм итегез!” – дип шалтыратучылар да күп булды. Андыйларга үзебез, бик теләп, газетага язылырга ярдәм иттек.

Быел беренче тапкыр газетабызга язылып, эчтәлеген ошаткан һәм инде басмадан беркайчан да аерылырга теләмәгән укучылар да бар. Тольяттида яшәүче Халидә Виноградова нәкъ шундыйлардан. 25 ел буе АвтоВАЗда эшләп, федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыккан ападан хат алгач, бик шатландык.

- “Бердәмлек” газетасы турында шәһәребезнең милли хәрәкәт активисты, “Идел” ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галихановадан  ишетеп белдем. Узган елның декабрендә ул миңа да шушы газетага язылырга тәкъдим итте. “Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Бердәмлек” редакциясенә яр­дәм итү теләге белән, икенче ел рәттән үз исәбенә 50 кешене газетага яздыра. Сезнең гаилә дә бу исемлеккә керергә лаек, дип уйлыйм. Үзең дә, тормыш иптәшең Анатолий да Тольятти татарлары тормышында актив катнашасыз,” — дип, Зөлфия ханым адресымны язып алды. Һәм менә ярты ел эчендә “Бердәмлек” безнең иң яраткан басмабызга әверелде. Ниләр генә юк анда: файдалы киңәшләр дә, кызыклы хикәяләр дә, гыйбрәтле язмалар да… Ул татар дөньясында булган яңалыклар белән дә таныштырып тора. Аңардан бер дә аерыласы килми! Шуңа икенче яртыеллыкка инде үз исәбебезгә язылырга булдык. Гаиләбезне өлкә татарлары өчен кирәкле һәм файдалы газета белән таныштырган өчен Ильяс Гомәр улына һәм Зөлфия Сәйфулла кызына зур рәхмәт! Ә бердәмлеклеләргә чын күңелдән иҗади уңышлар, тугры әбүнәчеләр теләп калабыз, - дип язылган анда.

Әлбәттә, укучыларыбыздан шундый хатлар алуы бик шатлыклы. Бу безгә тагын да тырышып эшләргә көч бирә. Газетага язылучылар саны кимемәве дә хезмәтебезнең бушка булмавын исбатлый.

Илебездәге катлаулы эпидемиологик вазгыять шартларында да безнең белән булуыгыз, киләчәккә якты өметләр баг­лап яшәвегез өчен зур рәхмәт, хөрмәтле укучыларыбыз! Бернинди авырлыклар да, вируслар да безнең дуслыкны боза алмаячак!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

«Бердәмлек» 

Просмотров: 899

Комментирование запрещено