Русия президенты грантын өч кенә татар проекты ала алган

C41CAF0D-853E-4979-BB9C-F57C5A529D1E_w1023_r1_sТатарстаннан 66 проектка грант биреләчәк, шуларның берсе генә татар мәдәниятенә кагылышлы. Тагын ике грант Русия төбәкләрендәге татар оешмаларына бирелә.

Русия президенты грантларына быелгы бәйгенең икенче нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан 66 проект грантка лаек дип табылган, аларны финанслау 120 миллион сумга төшәчәк. Проектларның бары берсе генә татар мәдәниятына кагыла. “Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасын саклау” проекты 498 мең сумлык ярдәм алачак.

Татар мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән тагын ике проект Башкортстан һәм Төмән өлкәсе татарлары тарафыннан тәкъдим ителгән. Аларга 500әр мең сумлык грант тапшырыла. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте “Уйна, гармун!” бәйрәмен уздырачак. Төмән өлкәсендә себер татарларының өлкән буын хатын-кызлары тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләнгән “Әбием” програмы да дәүләт ярдәме ала.

Грант ота алмаган татар проектлары арасында Екатеринбурдан тәкъдим ителгән Агафуровлар тормышы турында спектакль, Чиләбе өлкә телевидениесында “Хәзинә” мәдәни-агарту тапшыруы, Томски татарлары тормышы турында фото, аудио, видео җыеп, “Томски татарлары турында 100 хикәя” күргәзмәсе оештыру, Пермь мөфтияте каршында татар теле һәм ислам нигезләрен өйрәнү курслары, Барда районында “Батыр” исемле татарча көрәш ярышлары, Башкортстанның Балтач районында татар авылы-музей булдыру, Рязань өлкәсендә “Сасово-Бастаново-Азеево” татар этномәдәни кластерын кору кебек проектлар бар.

“Әбием” проекты социаль эшмәкәрлек үрнәге булып тора. Аңа шунда яшәүче эшмәкәр Әлфия Кәбирова нигез салган. Ул Ялуторровски шәһәре татар әбиләре бәйләгән йон оекбашларны, чиккән түбәтәйләрне, башка кул эшләрен интернет аша сата, шулай итеп, өлкән яшьтәге ханымнар үзләренә өстәмә керем чыганагы ала. Коронавирус пандемиясе вакытында татар әбиләре битлек тегәргә кереште. Шушы ук проект кысаларында әбиләр өчен төрле дәресләр, лекцияләр, остаханәләр дә эшли. Аларны санактан файдаланырга, челтәрдә ялганлап акча урлаучылардан сакланырга да өйрәтәләр.

Русия преиденты грантына бәйгедә бары бер генә башкорт проекты җиңеп чыккан. Ул проект киез ясау осталары өчен иҗат остаханәсе булдыруны күздә тота.

azatliq.org

Просмотров: 671

Комментирование запрещено