Татарстан бу җәйне туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керәчәк

VVS_2378+(1)Быел пляж ялы буенча иң популяр юнәлешләр арасында Краснодар крае һәм һәм Кырым да булачак.

2020 елда, Covid-19 янау сәбәпле, чит илләргә турлар сату туктатылган вакытта, Татарстан бу җәйне туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керәчәк. Бу хакта бүген онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия туроператорлары ассоциациясенең башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.

«Татарстан Идел буенда урнашкан, Идел буе федераль округына ял итәргә килүчеләр шактый. Татарстан бу җәйне туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә керәчәк. Бишлеккә кермәсә дә, унлыкка керәчәк», — диде ул.

Быел россиялеләрдә пляж ялы буенча иң популяр юнәлешләр арасында Краснодар крае, Кырым, Калининград бар. Әмма хәзерге вакытта ихтыяҗ тәкъдимнәр саныннан артмый. Әгәр чит ил юнәлешләрен бу җәйдә ачсалар, Төркия, һичшиксез, иң популяр ял итү урыны булачак, дип өстәде Майя Ломидзе.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 814

Комментирование запрещено