Барыр юлларыгыз имин булсын

Камилә ХӘСӘНОВА, Гөлназ АБДУЛОВА һәм  Наилә ХӘСӘНОВА

Камилә ХӘСӘНОВА, Гөлназ АБДУЛОВА һәм Наилә ХӘСӘНОВА

Самара өлкәсендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыра башладылар.  Быел мәктәпне 14200дән артыграк бала тәмамлый. “Сез — Самара өлкәсенең һәм данлык­лы тарихы булган илебезнең киләчәге. Сез сәләтле, кызыксынучан, энергиягез ташып тора. Барлык хыялларыгыз һәм ниятләрегез тормышка ашсын”, — дип котлады чыгарылыш сыйныф укучыларын губернатор Дмитрий Азаров.  

Кызганычка, коронавирус пандемиясе сәбәпле, укучыларга аттестатлар тантаналы рәвештә тапшырылмады.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы җитәк­чесе Фә­ния Гыйлаҗева моның өчен борчылмаска өндәде. “Әл­бәттә, һәр укучы “Соңгы кыңгырау” бәйрәме, чыгарылыш кичәсе турында хыялланганын аңлыйбыз. Кызганычка, быел балалар бу бәйрәмнәрдән мәхрүм калдылар. Әмма безгә аларның сәламәтлеге мөһимрәк. Исән-имин булсыннар! Ә  тормышларында истә калырлык башка матур мизгелләр күп булыр әле”, — дип сөйләде Фәния Нурсәхи кызы. Быел бу мәк­тәпне 20 бала тәмамлады, шуларның берсе «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Камышлы районыда укучыларының уңышлары белән горурлана ала. Камышлы авылы мәктәбендә быел зур тормыш юлына 15 баланы озаттылар. Шуларның өчесе мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлаганнар. “Ундүрт укучыбыз белемнәрен югары уку йортларында дәвам итәргә телиләр. Алар белән әлегә хушлашмыйбыз, Бердәм Дәүләт Имтиханнарын (быел аларны югары уку йортларына керүчеләр генә тапшыра) бирәселәре бар”, — дип хәбәр итте мәктәп директоры Айсылу Каюмова.

Иске Ярмәк авылында – 7, ә Яңа Усманда  16 бала мәктәп­не тәмамлый. Һәркайсында икешәр  укучы алтын медальгә ия булганнар.

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә 20 укучыга өлгергәнлек аттестатлары тапшырылды. “Быелгы уку елы ахыры авыр булса да балалар да, укытучылар да бик тырышты. Барысына да зур рәхмәт! Аеруча ике медаль алучыбыз белән горурланабыз.

Чыгарылыш сыйныфы уку­чылары белән хушлашу һәрвакыт күңелсез, алар бит үз балаларыбыз кебек якын булып беттеләр. Ә яңа уку елында беренче сыйныфка 12 бала киләчәк. Без моңа бик шатбыз. Укытучы язмышы шундый: берәүләрне озатасың, икенчеләрен каршы ала­сың…” — дип кичерешләре белән уртак­лаша мәктәп директоры  Фидаил Маннанов.

Шенталы районының Де­нис авылы мәктәбе белән хуш­лашкан дүрт бала да мөс­тәкыйль тормышка укы­тучы­ларының хәер-фа­тый­ха­ларын алды.

“Мәктәп абруен төшер­мәсләр, әти-әниләренең йөз­ләренә кызыллык китермәсләр дип өметләнәбез. Барыр юллары имин, сайлаган һөнәрләре гомер буе яратып эшләрлек булсын”, – дип теләде мәктәп директоры Рәфыйк Минһаҗев.

Без дә чыгарылыш сыйныфы укучыларын зур тормыш юлына аяк басулары белән котлап, уңышлар теләп калабыз.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек» 

 

Просмотров: 948

2 комментариев

  1. Гали кызлары бит без!

  2. Унышлар телибез Кызлар. Еегетлэр.