После публикации СМИ в селе Белозерье Мордовии начнется врачебный обход по домам / Азюрка авылында табиблар кешеләрнең хәлен тикшерәчәк

D10804AE-60C3-48A9-B050-36A50AD91675_w1023_r1_sВ татарских селах Мордовии отмечаются вспышки пневмонии.

С 19 июня в мордовском селе Белозерье начнется обход по домам. Будет работать несколько групп докторов. Они будут мерять температуру и проводить общий осмотр. Об этом сообщает юрист Марат Ашимов.

Также, пишет он в Facebook, Роспотребнадзор будет производить забор воздуха для анализа и проводить санобработку очагов заражения.

Важное #объявление!!!
Ситуация сдвинулась. Надеемся на то, что общими усилиями распространение болезни будет остановлено, а заболевшие будут вылечены!

Уважаемые жители села #Белозерье!!! С 19.06.2020 с 9 00 начнется обход села по домам! Будет несколько групп докторов. Будет проверятся температура и общий осмотр. Будет назначатся лечение, тяжелых будут отправлять в больницу. Приедет роспотребнадзор будет производится забор воздуха для анализа, и проводится #санобработка очагов

Несколько дней назад Марат Ашимов сообщил, что в татарсских селах Мордовии, в том числе в Белозерье, вспышки пневмонии.

idelreal.org

***

Берничә төркем табиб авыл йортлары буйлап йөреп, кешеләрнең температурасын үлчәячәк һәм гомуми хәлен тикшерәчәк.

Мордовиянең иң зур татар авылы Азюркада (Белозерье) табиблар йортлар буйлап йөреп, кешеләрнең хәлен тикшерәчәк. Моның хакта танылган адвокат Марат Ашимов үзенең Facebook сәхифәсендә белдерде.

Ашимов сүзләренчә, тикшерү 19 июньнән башланачак. Табиблар берничә төркемдә эшләячәк, кешеләрнең температурасын үлчәячәк. Дәвалау билгеләнәчәк, авыр хәлдә булучыларны хастаханәгә җибәрәчәкләр. Моннан тыш авылга Роспотребнадзор килеп, һаваны анализлаячак. Авыру таралган йортларда дезинфекция башкаралачак.

«Вазгыять яхшы якка кузгалды. Уртак көчләр белән авыру таралуын туктатып булачак, авыручылар дәваланачак дип өметләнәбез», дип язды Ашимов. Ул кешеләрне өйдә калырга, үзизоляция тәртибен сакларга чакырды.

Әлеге хәбәрне Азатлык Азюрканың «Җомга» мәчете имамы Рәшит Әбдрәшитов та раслады. Авыл мәчетләре имамнары моның турында хәбәрне авылның What’s app төркемнәрендә тарата.

Элегрәк Азатлык Мордовиянең Азюркада авылында коронавирустан чирләүчеләр саны артуын язган иде. Үлүчеләр булуы да хәбәр ителә. Кешеләр ашыгыч ярдәмне бишәр сәгать көтәргә туры килә дип сөйли. Авыруларга аннары ярдәм итәргә соң була, алар реанимациягә эләгә.

azatliq.org

Просмотров: 670

Комментирование запрещено