Ак халат — өмет һәм шәфкатьлелек билгесе

_0wSKy1qQWQ1

21 июнь — медицина хезмәткәрләре көне

Илебездә корона­вирус йо­гышы авыруына каршы кө­рәш бара. 21 июньдә һө­нәри бәй­рәмнәре булуына карамастан, медицина хезмәт­кәр­ләре киеренке режимда эш­лиләр. Самараның 4 сан­лы сыр­хауханәсендә өлкән шәф­кать туташы вазифа­ларын башкаручы Алия Кәли­мул­лина да иртәдән кичкә кадәр ке­шеләр сәламәтлеге сагында тора.

Милләттәшебез кечкенәдән медицинага гашыйк, үз һө­нәренә җаны-тәне белән би­релгән кешеләрнең берсе. Башкаларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле кызның кешеләргә файдалы буласы килә. Шуңа, мәктәпне тә­мамлаганнан соң бер дә икеләнмичә, Са­мараның Тимер юл медицина училищесына укырга керә.

Менә инде Алия Әнвәр кызы 22 ел буена бер урында хезмәт куя. “Училищены тәмамлаганнан соң шушы сырхауханәгә шәфкать туташы булып урнаштым. Кол­лективыбыз бик әйбәт, тату. Мине, яшь белгечне, җылы кабул иттеләр.  Өлкән хез­мәттәшләр һөнәри серләре белән уртаклашалар, катлау­лы ситуациядә төпле ки­ңәш­ләрен бирәләр иде. Биш ел саен квалификацияне дә үс­тереп торгач, тәҗрибә арта торды”, — дип сөйли Алия ханым.

Ә биш ел элек: “Тәҗрибәң дә, белемең дә җитәрлек”, — дип, Алиягә өлкән шәфкать туташы вазифаларын йөкләгәннәр. Милләттәшебез баш табибның һәм  хезмәттәшләренең ышанычын акларга, сырхауханәнең абруен төшермәскә тырыша.  Бу вазифа аның каршына яңа бурычлар, җаваплылык өсти. Элек Алия Әнвәр кызы табибка авыруларны кабул итәргә ярдәм итеп, кабинетта язулар тутырып кына утырса, хәзер матди кыйммәтләр, бүлекнең шәфкать туташлары хезмәте өчен җавап бирә, аларның эш сәгатьләре табелен алып бара, төрле язулар тутыра, отчетлар тапшыра. Сырхауханәне медикаментлар һәм чыгым материаллары белән тәэмин итү, санитар торышын контрольдә тоту да өлкән  шәфкать туташы вазифасына керә.

Алия ханым пациентлар бе­лән аралашу нечкәлекләрен дә яхшырак белә. “Төрле ке­ше­нең холкы төрлечә була. Барысы белән дә уртак тел таба бе­лергә кирәк. Аеруча өлкән яшь­тәге авырулар игътибар-кай­гыртуга мохтаҗ”, — дип сөйли ул.

Коронавирус пандемиясе турында сораша башлагач, мил­ләттәшебез: “Безгә бу турыда сөйләргә ярамый”, — дип тыйнак кына җавап бирде. Ә үзенең никадәр арыганлыгы күзләреннән күренеп  тора иде.

“Бүгенге шартларда эшләү җиңел түгел инде. Физик яктан да, эмоциональ яктан да арыта. Мәсәлән, мин бер көнне — беренче, икенче көнне икенче сменада эшләргә тиеш булсам да, хәзер көн саен иртәдән кичкә кадәр эштә. Гаиләләребез, аеруча балалар өчен борчылабыз. Өйгә инфекция алып кайту куркынычы да бар бит”, — дип уфтана Алия.

Өйдә аны тормыш ип­тәше Ирек һәм ике баласы көтә. Өлкән кызлары Алисә әнисеннән эш көне ничек үтүе, бүгенге санитар-эпидемиологик вазгыятьтә үзгәрешләр булу-булмавы турында төпченә. Ул бит Самара медицина университеты студенты, булачак табиб, шуңа күрә аңа бар да кызыклы.

Ә Динара “Яктылык” татар мәктәбенең 6 сыйныф укучысы. Алия үзе дә 1994 елда шушы мәктәпне тәмамлаган. “Мин “Яктылык”ның беренче укучыларыннан. Ул вакытта эксперименталь мәктәп булып санала иде бит, шуңа мәгариф министрлыгының һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең күзәтүе астында идек, дисәм дә ялгыш булмас. Ә аттесталарны безгә тантаналы рәвештә Ипподромда узган Сабан туенда тапшырдылар. Бу искиткеч, гомергә истә калырлык вакыйга булды.

Ирек белән сөйләштек тә ике кызыбызны да укырга “Яктылык”ка илттек. Ул безгә икенче өебез кебек якын. Ата-аналар дә үзара дуслашып, тату яшибез. Шундый атмосфера тудырган, балаларыбызга сыйфатлы белем биргән өчен беренче директоры  Харидә апа Дашкинага, бүгенге җитәкчебез Радик Газизовка һәм укытучыларга зур рәхмәт!” – дип белдерде Алия Кәлимуллина.

Ул хезмәте турында да дәртләнеп сөйләде, хез­мәт­тәшләре турында бик күп җылы  сүзләр әйтте. Хәер, аның үзен дә эш урынында мактап туя алмыйлар. “Алия Әнвәр кызы эшне дөрес оештыра, килеп чыккан проблемаларны шунда ук хәл итә белә. Без барыбыз да аны  хөрмәт итәбез”, — дип сөйлиләр хезмәттәшләре. Үз вазифаларын җаваплы башкарганы, тырыш хезмәте өчен Алия ханым күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау кагәзьләре белән бүләкләнгән.

Шушы көннәрдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәй­рәмнәрен билгеләп үтәләр. Без Алия Кәлимуллинаны һәм аның хезмәттәшләрен чын кү­ңелдән котлап, корычтай исән­лек, гаиләләренә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез. Ак халатлы ке­шеләр — безнең өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе бит алар.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек» 

 

Просмотров: 1190

Комментирование запрещено