Кайгы уртаклашу

eba6742e2e813f3151e4db0752482cdb-300x216Саҗит абыйның урыны җәннәттә булсын

Озак авырудан соң әтисе Саҗит Гыйльметдинов бакыйлыкка күчү сәбәпле “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломееваның һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Саҗит абыйның урыны җәннәт бакчаларында, кабере киң, якты, рухы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

***

Камышлы районының Иске Ярмәк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан укытучыбыз Сәхия Шәвәлиеваның тормыш иптәше Саҗит ага Гыйльметдинов бакыйлыкка күчү сәбәпле мөгаллимәбезнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Сәхия апага, балаларына һәм туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. Мәрхүмнең караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

1997 ел чыгарылыш сыйныф укучылары.

Просмотров: 691

Комментирование запрещено