Әтиемне югалтуыма — 2 ел

_0wSKy1qQWQ11Әтием киткән көннән шигырьләр язмадым. Ике ел үтте, савыт-саба юып йөргән җирдән кылт итеп башыма нидер суккан кебек булды да, елый-елый менә шушы шигырьне яздым.

Тагын бер ел үтеп китте, әтием,
Сине сагынам! Белмим нишләргә?
Сагындырып кына булса да бит,
Керәсең син бары төшләргә.

Төшләремә керсәң дә бит, әтием,
“Кайтам!” — диеп хәбәр бирмисең.
Сине, әтием, өзелеп сагынганны
Әллә инде бер дә сизмисең.

Әтием! Әгәрдәме кайтсаң…
Өзеп-өзеп сине кочып,
Утырыр идем синең итәккә.
Моң-зарымны рәхәтләнеп сөйләр идем,
Бүген менә сөйлим соң кемгә?

Нигә соң мин шулай көтәм сине?
Белеп торам - күрешү юк безгә!
Бер кайгысыз яшәп ята идем,
Калдым мин дә әтисез көнгә.

Бүген елыйм, сине сагынып, әтием,
Ачуланма, зинһар, гафу ит.
Нишләтим соң, әтием, сине уйлап,
Йөрәккәем дөрләп яна бик!!!


Камышлы районы, Балыклы авылында туып-үскән,
хәзерге вакытта Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Гөлназ БИЛАЛОВА. 

Май, 2020 ел.

Просмотров: 1460

Один комментарий

  1. Киткэн якыннарыбызнын урыны ожмахта булсын. Шигырегез дога булып барсын. Амин