Аңлы рәвештә тавыш бирик

конституция12020 ел – кәбисә елы (високосный). Шуңа күрә­дерме, юкмы, бу елның ба­шыннан ук моңа кадәр оч­рамаган яисә бик сирәк булучы төрле хәлләр килеп чыга башлады. COVID-19 ви­русы гына ни тора!

Әле тагын бер яңалык, ел башында, Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗә­гать иткәндә, яңа хөкүмәт билгеләнүе һәм, 1993 елда кабул ителгән Кон­ституциягә, актуаль бу­луына карамастан, үз­гәрешләр кер­телә­чәген хәбәр итте.

Коронавируска күндек инде, үз җаена бара бирә. Ә менә төзәтмәләр әзерләү буенча эш кайный: 75 кешедән торган эшче төркем булдырылып, гражданнардан һәм җәмәгать оешмаларыннан 400гә якын тәкъдим җыйганнар, дип яза­лар төрле чыганаклар. Тәкъдим­нәр кемнәрдән килгәндер, билгесез, ә бездән сораучы булмады. Төзәтмәләрнең күпчелеге җитди бәхесләр сәбәпчесе булуы хакында гына ишетеп, укып торабыз.

Менә инде 1 июльдә төзәтмәләр буенча тавыш би­рергә барачакбыз. Ә компьютерны ачып, гамәлдәге “Россия Федерациясе Конституция­се”н “Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр” белән чагыштырып караган кеше бармы?

Әйе, урамнарда төзәтмәләр өчен тавыш бирергә өндәүче плакатлар урнаштырылган, те­левизордан да көне-төне ае­рым төзәтмәләрнең әһә­миятен сөйләүче граждан­­нарны күрсәтеп торалар. Бер­­сендә пенсионерлар тө­зәт­мәләр кертмичә пен­сия­ләрне индексацияләү бул­мая­чак, дип тәкърарлый, икен­чесендә — яшь егет тө­зәт­мәләр хезмәт кешеләрен як­лый, дип белдерә… Ә интернет үзенә кайный. Нинди генә фикерләр язмыйлар анда. Әлбәттә, яхшысына караганда яманы күбрәк. Ә Хөкүмәт, Конституциягә кер­теләчәк төзәтмәләрдән башка якты киләчәк чынга ашмаячагына инандырырга тырыша. Дөресме бу? Шушы сорауга җавап эз­ләп, югарыда әйтелгән “Россия Федерациясе Конституция­сенә кер­теләчәк төзәтмәләр”не ачып карыйк әле. Без, халыкның башын әйләндермәс өчен, иң шау-шулы төзәтмәләрне генә кыс­кача, ләкин мәгънәсен үз­гәртмичә бирәбез, башка ке­шеләрнең фикерләрен язмыйбыз. Чөнки һәр кеше төп кануныбызга кертеләчәк төзәтмәләр һәм өстәмәләр турында үз башы белән уйларга һәм бу аңа кирәкме, юкмы икәнлеген үзе билгеләп, аңлы рәвештә тавыш бирергә тиеш.

Төзәтмәләр Конститу­ция­нең 67 маддәсенең 1 өле­шеннән башлана.

Россия Федерациясе би­ләмәләренә субъект җирләре, эчке сулар һәм диңгезләр, һәм алар өс­тендәге һава киңлеге керә, дигән сүзләргә “Россия Федерациясе биләмәләрендә аерым федераль территория­ләр дә оешырга мөмкин”, дигән сүзләр өстәлгән.

Шулай ук Төп законның элек булмаган 2 өлешендә  «Россия Федерациясе үз тер­риторияләрен саклауны тәэ­мин итә, ятларга бирми, һәм бу турыда сүз йөртү дә тыела», диелгән.

Конституциянең элек бул­маган 67 1 маддәсенә кертелгән  өстәмә кыскача болай яң­гырый:

- Россия Федерациясе, Халыкара оешмалар  алдында Советлар Союзының дәвам­чысы булып тора; 

- Россия Федерациясе гасырлар дәвамында бер­ләшкән, Аллага ышану идеал­ары белән сугарылган ата-бабаларыбыз истәлеген сак­лап, буыннан-буынга күчеп килүче үсеш нәтиҗәсендә бар­лыкка килгән дәүләтнең бердәмлеген таный.

- Россия Федерациясе Ва­танны саклаучыларның ис­тәле­ген саклый, һәм тарихи дөреслекне яклый. Сугышта җиңгән халык батырлыгын киметеп күрсәтү­не тыя.

- Балалар тәрбияләү Рос­сия сәясәтенең иң мөһим өлеше. Дәүләт моның өчен бө­тен уңайлыкларны да бул­дыра, ата-анасы булмаган балаларны үз канаты астына ала.

68 маддәнең 1 өлеше:

- Россия Федерациясенең барлык биләмәләрендә дәү­ләт теле булып Россияне бул­дыручы рус халкы теле санала. Рус милләте күпмилләтле һәм тигез хокуклы Россия ха­лык­лары союзының бер өлеше.

- Республикалар үз җирлә­рендә үз телләрен  рус теле белән бертигез куллана алалар.

- Россия Федерациясе туган телләрне саклау хокукын гарантияли.

- Россия Федерациясендә мәдәният, күпмилләтле ха­­лык­ның уникаль мирасы була­рак, хөкүмәт тарафыннан саклана.

Конституциянең 69 маддә­сенә кертеләчәк өстәмәләр дә милләтләр төрлелеге белән бәйле:

- Дәүләт бөтен халыклар­ның да мәдәни үзенчәлеген һәм тел­ләр төрлелеген саклый.

- Чит илләрдә яшәүче ватандашларының хокук­ла­рын саклый, мәнфәгать­ләрен яклый һәм гомумроссия культурасы буенча яшәүләрен тәэмин итә (сохранение куль­турной идентичности). 

71 маддәсенең “м” пункты да игътибарга лаек. Анда: 

- Информацион техноло­гияләр, цифралы мәгълүмат әйләнеше вакытында шә­хес­нең, җәмгыятьнең һәм хө­күмәт­нең куркынычсызлыгын булдыра, — дигән сүзләр өс­тәлгән.

72 маддәнең “ж” пунктына кертеләчәк сәламәтлек сак­лау турындагы сүзләр дә һәр­беребезгә дә кагыла:

- Уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме булдыру, кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, моның өчен шарт­лар тудыру, кешедә үзенең сәламәтлегенә җаваплы ка­раш тәрбияләү, социаль як­лау, ир белән хатын никахы институтын яклау, балалар өчен лаеклы тәрбия бирү шарт­лары  тудыру, шулай ук ба­лалар алдына олыгайган ата-аналарын карау бурычын кую.

75 маддәнең 5, 6, 7 пункт­ларына мондый өстә­мәләр тәкъдим ителә:

- Россия Федерациясе хез­мәт кешесенең хокукларын яклап, яшәү өчен кирәк булган минимумнан да ким булмаган хезмәт хакы гарантияли.

- Буыннар бердәмлеге, га­деллек һәм гомум милек прин­ципларына таянып, пен­сия системасы туплана һәм аның уңышлы эше булдырыла, шу­лай ук ел саен индексация ясала.

- Социаль страхование, адреслы ярдәм күрсәтелә, аңа да индексация ясала.

- Илнең тотрыклы үсе­шен, гражданнарның мул тор­мышын, хөкүмәт һәм җәм­гыять арасында икеяклы ышаныч булдыру өчен шартлар тудырыла, кеше аб­руе, хөрмәте яклана, хөкүмәт һәм җәмгыять арасында икъ­тисади, сәяси һәм социаль теләктәшлек  тудырыла.

Күп каршылыклар һәм ыгы-зыгы тудырган Президентлык срогына кагылышлы 81 мад­дәсенә өстәмә болай яңгырый:

- Россия Федерациясе президенты итеп 35 яшьтән олырак, 25 ел буе Россиядә яшәгән, башка ил гражданины булмаган кеше сайлана ала. Россия Федерациясе пре­зиденты, федераль канун нигезендә, акча счетлары ача, чит ил банкларында акча саклый алмый.

- Конституциягә төзәтмә­ләр кертелгәннән соң бер үк кеше ике сроктан да артык президент булып сайлана алмый. 81 маддәнең 3 статьясы буенча Конституциягә тө­зәт­мәләр кертелгәннән соң, әле­гәчә президент булып эш­ләгән кеше киләсе сай­лауларга кан­дидатурасын куя ала һәм бер яисә ике срок президент итеп сайланырга мөмкин.

 

1993 елгы Конституция бик катлаулы чорда кабул ителгән һәм, заманасына күрә, үз алдында торган бурычларны үтәгән. Өстә тәкъдим ителгән төзәтмәләр Конституциягә әллә ни зур үзгәрешләр дә кертми кебек, ләкин илнең киләчәгенә ныклы нигез салынуы сизелә. Ә президентка үз алдына куйган бурычларны үтәп бетерү өчен вакыт кирәк икән, яңа төзәтмәләргә таянып, башка кандидатлар белән бертигез, сайлауларга кандидатурасын куя ала. Барыбер актык сүзне Россия гражданнары әйтәчәк.

Конституциягә төзәт­мә­ләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Конституция үзгәрү белән без­нең тормыш шартлары тагын да яхшы якка үзгәрсә, шәп булыр иде.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек» 

 

Просмотров: 1002

Один комментарий

  1. Үзгәрә тормыш. Тик, халык кына, никтер үрчеми.