Дамир Исхаков: «Татарлыгыңны көн саен исбатлап торырга кирәк»

damir-1024x727Халык саны алу якынлашкан саен, татарны төрле төркемнәргә бүлгәләргә маташучылар активлаша бара. Бигрәк тә милләттәшләребезне киметеп күрсәтергә, аеруча Көнбатыш Башкортстанда яшәүче кардәшләребезнең телен башкорт теленең бер диалекты итеп расларга тырышучылар эзлекле эш җәелдерде. Мондый вазгыятьтә милләтебезнең бердәмлеген ничек сакларга, таркату омтылышларына ничек каршы торырга? «Туган җир» журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков белән шул хакта сөйләштек.

– Дамир әфәнде, сер түгел, татар милләте оешып җитмәгән, ул төрле төрки халыклардан тора, дип белдерүчеләр бар. Аларга нәрсә дип җавап бирергә? Безнең тамырларыбызны нинди төркемнәр тәшкил итә?

– Чынлап та, андый белдерүләрне ишетергә туры килә. Чынбарлыкта бердәм татар милләте бар. Безнең артта зур милли мәдәниятебез тора. Милли мәдәниятебезнең  үзәге – Татарстан Республикасы. Театрлар, фольклор төркемнәре, милли матбугат, радио-телевидение, фәнни учреждениеләр – барысы бергә милләтнең көчен тәшкил итә торган алшарт-факторлар. Дөрес, боларның яшәешен тәэмин итү хәзер шактый кыенлашты. Шулар эшләп килгәч, милләтнең үзәге – Татарстан һәм башка татар төбәкләре республикабыз тирәсендә тупланырга тиеш. Тик шунысы бар: татарның зур күпчелеге республикабыздан читтә яши. Шуннан проблема да килеп чыга. Әйтик, татарлар һәм татар телле башкортлар Башкортстан халкының зур өлешен тәшкил итә. Төрле чыганакларга караганда, боларның саны 28 – 33 процентка җитә. Димәк, зур төркем турында сүз бара. Башка төбәктә булгач, алар турыдан-туры безгә кушыла алмый, шул ук вакытта безнең белән бер мәдәни мохиттә яши. Башкортстан оеша башлаганнан бирле, аларны кем дип санарга дигән мәсьәлә куертылып килә. Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов Татар-башкорт республикасы оештырырга уйлап йөргәндә, шушы ният белән йөрүче, шушы төбәктән чыккан кешеләр буларак, җирле вазгыятьне – монда татар төркемнәре яшәгәнен яхшы белгән. Бу төркемнәр эчендә татары, мишәре, типтәре һәм башкорт дигән төркеме дә булган. Алар бер этник мәдәни мохиттә яшәгән һәм оешып килүче татар милләтенең бер зур төркемен тәшкил иткән. Бу хәлне хәзер Башкотстанда инкарь итәргә тырышучылар бар. Тик инкарь итеп кенә моны бетерә алмыйсың. Чөнки миллионнан артык кеше турында сүз бара. Татарстан якын, күршедә генә. Даими элемтәләр бар. Башкортстаннан чыгучылар Татарстанда бик күп һәм алар барысы да – эшкә яраклы шәхесләр. Бездәге артистларны санап тормыйм, язучылар да бик күп…

– Алтай, балкар телләре дә безгә бик якын. Әмма бу якынлыкка карап кына  аларны татар дип танымыйбыз. Шул ук вакытта безнең белән бер мәдәни мохиттә яшәүче мишәрләрне, Себер, Әстерхан татарларын мөстәкыйль халык дип игълан итәргә маташуларның ниндидер дәлиле, җирлеге бармы соң?

– Болар – бармактан суырып алган дәлилләр. Мишәр дигән сүз – чынбарлыкта Мещера дигән бер җирлекнең атамасы гына.  Урта гасырларда тоболяк, сибирцы, мещеряк дигәндә шул татарлар күздә тотылган. Мишәрләрнең бер генә төбәктә тупланып утырган үзәкләре юк. Тел үзенчәлекләре бар, билгеле. Алар барыбер татар эчендә яши. Шунысы да бар: татарның бу көнбатыш диалекты әдәби телебезне формалаштырганда актив катнашкан. Тел белгечләре арасында, кайсы авазларны норма итеп алабыз, дип бәхәсләр дә булган. Әмма әдәби тел формалашкач, мишәрләр шушы әдәби тел эчендә яшәгәч, озак кына дәвердә мәктәпләрдә шушы телдә укыгач, алар безнең эчтә инде.

Дөрес, Себер, Әстерхан татарлары бездән читтәрәк, ераграк тора. Соңгы дәверләрдә элемтәләребез азрак булды. Шул ук вакытта Себердә йөзләп татар авылы бар икән, аларның сиксәне – безнең яклардан күченеп китүчеләр авылы. Дөрес, анда катнаш авыллар да шактый, чиста себер татар авыллары да бар. Анда җирле вазгыять үзенчәлеклерәк. Әйтик, Томск ягына китсәк, шәһәр эчендә яшәгән татарлар шактый күп. Бараба татарлары күптән инде безнең белән катнашып, «эреп» беткән. Милләтне милләт итеп тотучы – әдәби тел ул. Диалекталь сөйләшүләр һәрбер халык эчендә, урыста да бар. Әйтик, «а»лаштырып, «о»лаштырып сөйләшәләр. Әмма милли тел ул – гомуми тел. Аның нормалары бар.

Инде Әстерхан татарларына килгәндә, килешәм:  араларында нугайлар да бар. Тик алар бу якларга чагыштырмача соң килгән. «Йорт татарлары» дигән төркем  Әстерхан татарларының нигезен тәшкил итә. Алар сан ягыннан да күп. Урыслар Әстерхан ханлыгын яулап алганда, йорт татарларының бер өлеше читкә киткән. Бер өлеше калып, хәзергәчә шунда яши. Соңрак аларга нугайлар килеп кушылган. Аларның бер өлеше – карагашлар. Бу җәһәттән миндә карагашлар нугай микән дигән шөбһә бар. Алар, миңа калса, калмыклар белән бергә Алтайдан килгән төрки төркем булырга тиеш.  Телләре нугайга охшаган охшавын. Үзенчәлекләре шунда: алар егерменче гасырга хәтле ярым күчмә тормышта яшәгән. Утрак тормышка күчмәгәнгә, йорт татарлары белән кушылып бетә алмаганнар. Алар арасында нугайлыкка күчү тенденциясе сизелә. Мондый ыгы-зыгыны кайвакытта этнографлар да китереп чыгара. Әстерхан татарлары арасындагы нугайлар аерым халык дигән процессны Викторин дигән бер этнограф галим башлап җибәрде. Безнең яктан аңа татар телен яхшы белүче бер мари – Леонид Арсланов кушылды. Барыбер Әстерхан татарларының төп өлеше – безнең милләтнең бер кисәге. Революциягә кадәр татарның дүрт үзәге булуны – Казан, Уфа, Оренбург, Әстерханның ярышып яшәвен онытмыйк. Әстерханда татар театры булган, татарча газета чыккан, мәктәп-мәдрәсәләр эшләп торган. Шушы кысада яшәгән төркемнәр – чынлыкта татарның төп өлеше инде. Бик таралып урнашу, диалектлар сакланып калу кайвакыт проблемалар китереп чыгара. Гадәттә ул проблемаларны татарны дошман күрүчеләр чыгарырга тырыша. Андый һөҗүмнәр 2002 елда да булды. Ул чакта – халык санын алганда безне кырык биш төркемгә бүлмәкче иделәр. Уңышка ирешә алмадылар. Дөрес, калку итеп күрсәтмәсәләр дә, бу омтылыш шул килеш калды. Моны мәскәүлеләр, җан исәбе алгач, халыкны санау өчен бу бер чара гына, бу төркемнәрне азактан барыбер бер атама астына туплыйбыз, дип аңлатмакчы була.

– Ярый, кайбер төркемнәр бүленде, аерылды, ди. Аерылу, башка чыгу аларга нәрсә бирә соң? Бу – бер алдавыч, кармак кына түгелме?

– Минемчә, бу хәлнең нигезендә икътисади хәлне яхшырту омтылышы ята. 2010 елгы җан исәбе алу вакытында себер татарларының бер өлеше үзен аерым халык дип язды. Нугайбәкләр аерым төркем булып язылды. «Керәшен» дип язылганнар да аерым төркем булып саналды. Федераль исемлек-реестрда «аз санлы төп халык» дигән төшенчә бар. Мондый халык булу өчен, саның илле меңнән кимрәк булырга һәм традицион хуҗалык алып барырга тиешсең. Югалып-бетеп бара торган кетлар, ненецлар, телеутлар, алтайлар өчен бу ярыйдыр. Дөрес, нугайбәкләр «казак» сословиесендә булган һәм аларда, казаклардагы кебек, аң бар. Әнә урыс казаклары да аерым халык булып язылырга тели. Нугайбәкләр, праваслау динендә булу сәбәпле, аерым халык булып язылмакчы булып йөрде. Ләкин аерым халык булып язылу алар өчен куркыныч. Сер түгел, бездәге керәшеннәр Татарстан эчендә яшәгәнгә исән. Читтә аларның берничә дистә ел эчендә урыслашып бетүе ихтимал. Себер татарларының да үзенчәлекләре шактый. Тик алар инде күптән татар милләтенең үзәге белән мөнәсәбәттә тора. Себер татарларының фольклорын карасаң, шунда ук Казан тарафының йогынтысы сизелә. Анда гомум милли катлам да, җирле катлам да бар. Шунысы кызык: «Идегәй» дастанының иң яхшы варианты Себердә язып алынган. Димәк, себер татарлары шундый юллар белән дә милли мәдәниятебезгә өлеш керткән.

– Бер төркем белгечләр, Себер татарлары әлифбасы булдырып, шуны мәктәпләргә кертмәкче булып йөри икән. Башлангыч сыйныфларда – Бөтенроссия тикшерү эшләрен, унберенче сыйныфны тәмамлаганда Бердәм дәүләт имтиханнарын урысча гына тапшыру мәҗбүри итеп куелганда бер диалект-шивәне әдәби тел итеп үстерү мөмкинме?

– Татар кебек эре милләт булып яшәүчеләргә дә хәзер туган телләрен саклау бик кыен. Туган телдә укытучы мәктәпләр бик аз калды. Шушындый шартларда яңа әлифба булдырып, аны мәктәпләрдә укыту гамәли яктан тормышка ашыра торган эш түгел. Бер кулланма булдырып, диалекттан әдәби телгә күчү шушы рәвешле барган дип, аны татар теле һәм әдәбияты кысасында укытып буладыр, бәлкем. Мондый проблема Башкортстанда да бар. Тик моны, төрле галимнәрне җәлеп итеп, уртаклыкларны күрсәтеп эшләргә кирәк. Шундый дәреслек эшләсәң, файдалы булырга мөмкин. Себер татарларының өлкән буыны, телне мәктәптә укыгач, әдәби телне яхшы белә. Әйтик, Тукайны да сөйләргә мөмкиннәр. Яшьләргә инде татар теле юньләп укытылмады. Гаиләдә диалектны куллансалар да, хәзер яшьләр әдәби телне аңламый башлады. Ягъни яңа адаптацияләр кирәк. Тик, без әлифба төзибез, дип йөрүчеләр моның белән шөгыльләнми: уку әсбапларын себер татарлары теле нигезендә генә булдырмакчы. Гап-гади әлифба төзү өчен генә дә зур мәдәният кирәк.

– Бердәм һәм бүленмәс татар милләте булып калу, халкыбызның үзаңын саклау өчен нәрсә эшләргә соң?

– Аяк терәп көрәшергә кирәк. Башка вариант юк. Глобаль җәмгыятьтә һәм урыс мохитендә яшәү – үзе бер зур сынау. Хәзер өч яшьлек балалар да телевидение һәм электрон мәгълүмат чаралары тәэсирендә урысча сөйләшә башлады. Ата-аналарның игътибары, тәрбиясе җитмәсә, сабыйның теле урысча ачыла. Димәк, гаилә тәрбиясе бик мөһим. Балалар бакчалары, мәктәпләр кебек дәүләт учреждениеләрен дә эшләтергә кирәк. Әйтик, бездә балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыру мәсьәләсе хәл ителмәде. Төркемгә бер урыс баласын кертеп утырталар да, аннан бөтенесе урысча сөйләшә башлый. Болар, билгеле, юридик мәсьәләләргә барып тоташа. Тел сәясәтен алып бару өчен аның бөтен юридик механизмы эшләнергә тиеш. Без хәзер шундый вазгыятьтә яшибез: дөнья йогынтысы, урыс йогынтысы бар. Шуның өчен татарлыгыңны көн саен дәлилләп, исбатлап торырга кирәк.

vatantat.ru

Просмотров: 1212

Один комментарий

  1. ҚАЗАҚ ЕРГӨБЕК Қаракерей БАЙЫС хТобықты в пишет:

    Дамир Исхаков ; «Татарлығыңды күн сайын дәлелдеп тұру керек «