Индус Таһиров: «Төзәтмәләр керә икән, алар һичшиксез үтәлергә тиеш»

indus1Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү – ил язмышы белән бәйле җитди адым ясар алдыннан җитәкчелек тә, халык та тагын бер кат уйланмый калмыйдыр. Без дә тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров белән бераз фикерләшеп алырга ниятләдек.

Халыкны тавыш бирергә үгетләргә җыенмыйбыз, чөнки бу – ихтыяри гамәл. Шул ук вакытта һәрберебез илдә барган һәр вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерергә, матуррак сүзләр белән әйтсәк, «гражданлык бурычын» үтәргә тиеш. «Тавыш бирүдә катнашачаксызмы?» – дигәч, Индус ага да миңа гаҗәпләнеп карады, «Мин ничек читтә кала алам инде!» – диде. Шул ук вакытта төзәтмәләрнең кайберләренә үз мөнәсәбәтен дә белдерде. Үзгәртү турында уйлаганчы, Конституцияне эшләтү хакында кайгыртсак яхшырак булмас микән, диде. Әгәр дә төзәтмәләр керә икән, алар да кәгазьдә генә калмыйча, һичшиксез үтәлергә тиеш.

Тик менә төзәтмәләрнең берничәсе татар гына түгел, илдә яшәүче йөзләгән милләт халкын, йомшак кына әйткәндә, бераз аптырашта калдырырлык. Мәсәлән, рус теленә дәүләт коручы халык теле дип, аерым статус бирү. Индус ага әйтүенчә, Дмитрий Смирнов дигән бер урыс кардәшебез, чиркәү әһеле: «Дәүләт төзергә омтылыш бары тик бер генә халыкта булган», – дип бара икән. Кайсы халыкта икәнен аңлагансыздыр инде.

Әгәр Алтын Урда  дәүләте эчендә Мәскәү дәүләте барлыкка килмәгән булса, Россия бүгенге рәвешенә килеп җитә алыр иде микән, дип шикләнә академик. Татарлар да, чуашлар да, удмуртлар да, башкортлар да, марилар да, мәсәлән, кемдер төзегән дәүләт җиренә күктән төшкән халык түгел. Аларның Россия дәүләтен төзүгә, ныгытуга һәм саклауга керткән өлеше Конституциядә чагылыш тапса, бу тарихи дөреслек булыр иде. Ә инде үзебезгә килсәк, татар – иң авыр чакларда Россия дәүләтен коткарып, яклап калучы иң зур көч. Ерак тарихка күз салсак, XVII гасырда Мәскәүне поляк, литва, шведлар басып алуыннан коткарып калу өчен халыкны күтәрүчеләрнең берсе – чукындырылган татар Кузьма Минин. Ул заманнарда ук халыкка мөрәҗәгать итеп язылган документларда «…Бергәләп Мәскәү дәүләтен һәм Казан дәүләтен саклап калыйк» дигән сүзләр була.

Мин Индус агайга: «Димәк, Владимир Путин да еш кына: «Куда нам без татар», – дип юкка гына әйтмидер», – дидем.

Ул Россия Президенты эшчәнлеген югары бәяли. «Горбачев белән Ельциннан соң хакимлеккә Путин килгәндә, ил демократия юлына баскан иде. Әлбәттә, Конституциягә кайбер төзәтмәләр дә кирәк иде. Тик менә безгә «артыгы китмәсен» дип арттырулар хас. Мәсәлән, безне иң борчыган тел мәсьәләсенә килсәк, дәүләт теле дип бер генә телне күрсәтү дөрес түгел», – дигән фикердә Индус Таһиров. Телләрнең үзара мөнәсәбәтләре тормышның үзендә барлыкка килгән һәм ул – үзенә бер яшәү рәвеше. Алга киткән илләрдә, Конституциягә рәсми язылмаса да, берничә тел – дәүләт теле буларак бертигез шартларда яши. Алай гына да түгел, Конституциясез яшәгән илләр дә бар. Мәсәлән, иң демократик дәүләтләрнең берсе булган Англия. Әле телдә мондыйрак бер мәзәк тә йөри, ди. «Конституциясез яшәгән ике ил бар: Россия һәм Англия. Аерма шунда гына: Россиянең язылган Конституциясе бар», – дип сөйләүчеләр бар икән. Шәп төрттерү бу. Җитдирәк сөйләмгә күчсәк, дәүләт телен рәсми теркәп кую чит илләрдә юк. «Әгәр дәүләт тел мәсьәләсенә тыкшына башлый икән, буталышлар килеп чыгасын көт тә тор», – ди Индус ага. Ә төзәтмәләр тәкъдим иткән Президентка килгәндә, Индус ага фикеренчә, Владимир Путин татарның тамырлары тирән икәнен яхшы аңлый һәм моның белән исәпләшә. «Татар факторы»ның бик көчле икәнен, илдәге хәлләрнең кая барганын күреп, сизеп тора, әмма рус кешесе буларак, татарга ирек бирү рус телен кысрыклау булмас микән дип тә шикләнәдер. Әмма милләтне дә, телне дә Указ белән бетереп булмый, ә менә үз телен татар үзе бетерә ала», – диде ул.

Ничек итеп?

Монысы инде башка сөйләшүгә калсын. Конституциягә яңадан кайтсак, әңгәмәдәшем җитәкчелектә алмашу системасы яшәвен артыграк күрә. Әмма, моның өчен ил дилбегәсен кулына алган һәркем гомуми принциплардан тайпылмаска тиеш, ди. Ягъни, илдә, гамәлдәге закон кысасында, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган сәясәт алып барылырга тиеш, ди.

Ә инде тавыш бирүгә килсәк, татар һәм Татарстан халкы бу юлы да үзенә тугрылыклы калып, Россиянең иминлеге, киләчәге өчен үз сүзен әйтер.

vatantat.ru

Просмотров: 1111

Один комментарий

  1. ешырак чыгышлар ясаса тормышыбыз ныклырак булыр булыр иде