Рөстәм Миңнеханов: Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой

view_6525099_4635433Татарстан Президенты фикеренчә, Җәлил исеме республикада гына түгел, бөтен Россиядә мәңгеләштерелергә тиеш.

Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Мәскәүдән килгән Муса Җәлил исемендәге очкычны каршы алгач, журналистларга шулай дип белдерде.

Кичә очкыч беренче рейсын башкара. Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева килде. Кунакларны һәм пассажирларны Казан танк училищесы оркестры Салих Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршын башкарып һәм милли ризык чәкчәк белән каршы алдылар.

«Мин федераль коллегалардан шундый самолет барлыкка килсен әле дип сорадым. Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой. Аның каһарманлыгы мәңгелек булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Президент фикеренчә, Җәлил исеме республикада гына түгел, бөтен Россиядә мәңгеләштерелергә тиеш. 

«Аэрофлот» җитәкчелеге шундук хуплады. Барлык хуплаучыларга рәхмәт. Самолет иртәрәк әзер иде, әйе, коронавирус тоткарлады, ләкин бүген, 24 июньдә, 75 ел элек Җиңүчеләр парады уздырылган. Нәкъ менә бүген килүе өчен без рәхмәтле. Бу безнең горурлык! Без ярдәм өчен бик рәхмәтле. Пассажирлар рәхәтен күрсен!» — дигән теләген җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 778

Комментирование запрещено