Өегез котлы булсын, Мәгърүф ага!

IMG_4599123 июньдә, нәкъ быелгы Җиңү парады алдыннан, Камышлыда яшәүче  94 яшьлек сугыш ветераны Мәгърүф ага Бакиев җылы һәм төзек өйнең тупсасын беренче мәртәбә атлап керде. Бу көнне ул 15 еллар чамасы көтте. Моны сугыш ветеранының чираттагы җиңүе дип атарга да була. Ләкин мин мәкаләбезнең асылын халык тарафыннан сугыш ветераннарына күрсәтелгән хөрмәтнең югары ноктасы, ихлас күңелдән эшләнгән хәйриячелек үрнәге, дип атар идем.

…Бүген Мәгърүф ага Ба­киевның колаклары ишетми, күзләре күрми. Ул, җылы булса, бәлки иске  өендә дә яшәгән булыр иде. Тик карт сөякләргә кышын анда бик суык һәм юеш иде шул. Победа урамында урнашкан бу өйнең кыйшайган фасадын, черегән такталарын, сазлыкка әверелгән йортын күргән кеше хәйран кала, сугыш ветеранына хөкүмәт акчасына алып бирелгән өй дип атарга теле әйләнми.

1943 елда япон сугышына  алынган 17 яшьлек егет, «За  отвагу», «За  победу над Японией» мәдальләре тагып, 1951 елда гына хәрби хезмәттән кайтып керә. Өйләнә, Камышлы районының Красный Яр авылында  йорт салып керә, хатыны белән Равил һәм Равилә исемле ике бала үстерәләр. 27 ел элек, хатыны вафат булгач, ветеран өйләнмәгән улы белән икәү генә калалар. Кызы, кияүгә чыгып, Самарага китә. Тора-бара кечкенә авыл тарала, эш калмый. Атасы белән улы Камышлыга күчеп китәргә карар кылалар. Бәхетләренә, 2004 елда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршы алырга әзерләнгән вакытта, сугыш ветераннарын лаеклы торак белән тәэмин итү турында фәрман чыга һәм администрация Мәгърүф агага ике йорт тәкъдим итә. Табигать почмагының матурлыгына кызыгып, иске пекарня астындагысын сайлап алалар. Ләкин аның чишмәләр өстендә төзелүе турында беркем дә әйтми. Шулай итеп, ике – өч ел эчендә өй чери башлый. Ветеранның улы һәм кызы чаң кага башлыйлар, ләкин хөкүмәттән акча бирелгән, сайлап алынган өй сатып алынган, димәк  башкача берни дә эшләп булмый. Шулай итеп эш судка барып җитә. Йөри торгач, Камышлы администрациясе ветеранга күчемле фондтан ике бүлмәле фатир тәкъдим итә, ләкин аның белән бергә яшәүче улы атасы  үлгәч фатирсыз калыр дип, баш тарта. Чарасызлыктан, администрация өйнең түбәсен яба, җылы бәдрәф ясарга тәкъдим итә. Ләкин бу йорттан күңеле кайткан ага башка өйгә генә риза булуын тәкрарлап килә.

Шунда низаг турында Кеше хокуклары буенча уполномоченный Ольга Гальцова ишетеп ала һәм бу хәлдән чыгу юлларын эзләп, “Прогресс-В” төзү компанияләре җитәкчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итә. Уйлаша торгач алар, татар эшкуарларына мөрәҗәгать итеп, акча җыярга һәм бабайга өй алып бирергә ниятлиләр.

Татарның ак байлары бу тәкъдимгә аптырамадылар да, озак уйлап та тормадылар, шунда ук кем күпме булдыра алды, шул хәтле акчаларын түбәтәй­гә салдылар да, эшләре буенча китеп тә бардылар. Өй алу өчен бераз җитеп бетмәгән акчаны кызы белән улы өстәделәр, район администрациясе дә читтә калмады һәм менә инде Мәгърүф ага зур, якты һәм чиста өйнең тү­рендә, дисбесен тартып, өй котларга килүчеләрне көтеп утыра.

Ерак юлны якын итеп килгән Ольга Гальцова, Вазыйх Мөхәммәтшин, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла Мөхәм­мәткәрим, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм башкалар сугыш ветеранының өен котлап чәчәкләр, Коръән, шәмаил, сервиз кебек бүләкләр тапшырып, матур сүзләрен әйттеләр. Шул бүләкләр арасында “Бер­дәмлек” газетасының да өлеше – ярты елга газетага язылу квитанциясе бар иде. Яңа хуҗалар татар прессасыннан башка яши алмый бит инде!

Хуҗалар кунакларны колач җәеп каршы алдылар, мул өстәлләр артына утыртып сыйладылар. Талип хәз­рәтнең вәгазендә дә, Ольга Дмитриевнаның үтемле сүзлә­рендә дә бу гамәлнең башкалар өчен үрнәк булуы турында сүзләр яңгырады, акция әллә нигә бер генә булмасын, башка хәлле кешеләр дә акчаларын юк-барга туздырмасыннар, хәйрия эшләре эшләп, лаек­лы кешеләрнең тормышын яхшылык белән бизәсеннәр иде, дигән мәгънә һәр җөмләгә салынган иде. Татар халкының гомер-гомергә зур эшләрне өмә җыеп эшләве, ачык күңелле, ярдәмле булуы турында да искә алынды. Карале, бу эш тә бит өмә белән эшләнде түгелме?!

Кунаклар белән бергә өстәл артында утырган сугыш ветераны, бер нәрсә дә ашамады-эчмәде, беркемне дә күрмәде- ишетмәде, тик дисбесен тартып, үз эченә догалар укып,  тормыш юлында шундый яхшы кешеләр очраган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып утырды.

Самарага кайтканда ба­рыбызның да күңеле шат, ә дөньясы түгәрәк иде. Чөнки кемгәдер яхшылык эшләү хисе рәхәт бит ул. Киң күңелле, юмарт куллы эшкуарларыбыз Вазыйх Мөхәммәтшин, Гамәл Замальдинов, Әнвәр Горланов, Гомәр Батршин, Таһир Әюпов, Хәмит Әюпов, Җәүдәт Шәра­пов, Ильяс Шәкүровлар Мәгъ­рүф аганың карт сөякләренә генә түгел, күңеленә дә җылы керт­кәннәрдер, дип уйлыйм. Безнең дә күңелебез күтәренке иде, чөнки хуҗалар да, кунак ашы кара-каршы дип,  һәркемнең кулына кунакчыл Камышлының хуш исле балын һәм күпереп пешкән бавырсакларын тоттырдылар. Татарлар шундый инде алар, бер-берсенә яхшылык эшли беләләр…

 Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек» 

Просмотров: 1394

Комментирование запрещено