Forbes: Алинә Заһитова 2019 елда 1,1 млн доллар эшләгән

IMG_20200625_175004Басма 18 яшьлек фигуристканы 40 яшькә кадәрге Россиянең иң уңышлы спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары исемлегенә керткән.

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Forbes журналы фаразлары нигезендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия шоу-бизнесы һәм спортының иң уңышлы 40 йолдызы исемлегенә керде. Басма мәгълүматлары буенча, 2018 елгы Олимпия чемпионы узган ел 1,1 млн доллар эшләгән, ә массакүләм мәгълүмат чараларында аны искә алулар саны 26 меңгә җиткән. Заһитова гомуми рейтингта 31нче, ул исемлектә иң яше булган.

Рейтингта беренче урынны катнаш көрәшләр көрәшчесе Хәбиб Нурмагомедов алган. Ул 2019 елда 16,5 млн долларлык керем алган һәм массакүләм мәгълүмат чараларында 49 мең тапкыр искә алынган. Икенче урында — Ольга Бузова — «Рубин» ярымсакчысы Дмитрий Тарасовның элеккеге хатыны (2,7 млн доллар һәм ММЧда 43 мең искә алу).

Беренче унлыкта шулай ук җырчы Егор Крид, хоккейчы Александр Овечкин, хәзерге Россия Президентының элеккеге шефының кызы Ксения Собчак, җырчы Тимати, Дима Билан һәм Полина Гагарина, шулай ук «Ак Барс»ның экс-форварды Артемий Панарин һәм җырчы Баста.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1059

Комментирование запрещено