«Бердәмлек» газетасыннан, 4 июль, 2020 ел

i

Минхәер Мингата улы Маняповка!

Минхәер Мингата улы Маняпов 1930 елның 2 июлендә Октябрь районы, Түбән Нурлат авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Аның бала чагы дәһшәтле сугыш елларында үтә. Колхоз кырларында төнлә ашлык саклаганнары, бүреләр килмәсен өчен, иртәнгә кадәр учак ягып чыкканнары турында әле дә искә алып сөйли ул.

1949 елда Минхәер Маняпов Куйбышев өлкәсендә башланган зур төзелешкә эшкә килә. Палаткаларда яшәп, иң элек завод, аннары бараклар төзиләр. Шушы төзелештә булачак тормыш иптәше Әминә белән таныша. 1951 елның 21 июлендә алар гаилә корып җибәрәләр, ике елдан беренче балалары туа.

Әти белән әни Новокуйбышевск шәһәренә нигез салучылар арасында. 60 ел буе гомер сөргәннәр дигән сүз нәкъ алар турында. Гомер буе эшләделәр, якты киләчәк турында хыялландылар. Төрлесе булгандыр инде. Тик менә картлыгы югалтулар белән килде. Алты ел элек ул сөекле Әминәсен бакыйлыкка озатты, ә 6 ай элек бердәнбер улы Наил дә вафат булды.

Хәзер инде каенатам минем карамакта кадерле әти, бабай булып яши. Аның Рамил һәм Люция исемле 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Балалар хәзерге көндә читтә яшәсәләр дә, бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелабыз.

Быел минем каенатама 90 яшь тула. Хөрмәтле кешебезне – әтиебез һәм бабабызны шушы олы юбилее белән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Хәерле исәнлектә тагын озак еллар арабызда яшәсен иде, тормышыбызны тулы һәм бәхетле итсен иде, дип Ходайдан сорыйбыз.

Таңда искән талгын җилләр

                                      кебек,

Гомерләр узып бара.

Синең гомер әйтерсең лә -

Күз ачып йомган ара.

Тәгәри гомер йомгагың,

Юлларны саный-саный.

Тотам димә ул йомгакны,

Тәгәри, һич туктамый.

Ашкынасың… Синең гомер

Гел тоташ бәйрәм түгел.

Узган гомереңне уйлап,

Моңлана синең күңел.

Ни булса да, әти, гомер

Тик бер генә бирелә.

Гомер – мизгел,

Шул мизгелнең

Кадерләрен бел генә.

Иң изге теләкләр белән киленең Рәмзия, оныкларың Рамил — Гөлнара, Ринат, Диана, Люция — Дамир, Гамир, Зилия.

* * *

Самара шәһәре,

Промышленность урамы 

Вагыйз хәзрәт Летфулла улы Яруллинга!

Кадерле Вагыйз хәзрәт! Без сине туган көнең белән кот­лыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изге­сен, рәхмәтләребезнең иң олы­сын кабул ит бездән. Ал­лаһы Тәгалә сине исәнлектән аер­масын, җан тынычлыгы бе­лән дөньяның саф һавасын су­лап, тәмле ризыкларын татып, мул­лыкта яшәргә язсын. Алдагы көн­нәреңдә хәерле озын гомер телибез.

Теләкләрнең телибез

                                 изгеләрен,

Шатлыкларның иң-иң зурысын.

Бәхетләрнең көтмәгәндә генә

Килә торганнарын — нурлысын.

Теләкләрнең кайсын теләсәк

                                             тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә.

Изге теләкләр белән Рәшит, Камилә Кәримовлар.

* * *

максутоваПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Фатыйма Сәмигулла кызы Мәкъсутовага – 70 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт, әни!

Җитмеш бит ул — җитмеш

                                          кенә,

Туксан түгел, йөз дә түгел.

Картайсыннар, әйдә, еллар,

Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгыларың урап үтсен.

Еллар санын сизмәс өчен,

Оныкларың гөрләп үссен.

Изге теләкләр белән кы­зың Гөлфия, улларың Марат, Рамил, киленнәрең Гө­лия, Рамилә, оныкларың Рафаэль — Наташа, Лилия, Илдар, Рөстәм, Мәдинә, Җәмилә, онык­чыгың Ильяс.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Нурия Шәриф кызы

Иваевага – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлап, ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын

                                   күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фатыйх, улла­рың Илдар, Марат, киленнәрең Лилия, Зөлфия, оныкларың Илдус, Гомәр, Ләйсән.

* * *

Самара шәһәре,

Физкультурный урамы

Гөлгенә Нурхәтим кызы Сәлаховага – 35 яшь!

Күз карасы кебек кадерлебез, йөрәк парәседәй газизебез! Чын күңелдән сине матур гомер бәй­рәмең белән котлыйбыз! Тормышыбызга ямь өстәп, авыр­мый, кайгы-хәс­рәт күрми, бала­ларыңның, якын­на­рың­ның игелеген күреп, парлы тор­мыш­та яшәргә язсын Ходай! Без­гә күрсәткән кадер-хөрмә­тең, рәхим-шәфкатең өчен мең рәх­мәт!

Яшә син мәңгелек гөл булып,

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп.

Йортыңа кайгылар килмәсен,

Гөрләп торсын һәрчак өй

                                       түрең.

Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең,

Ямьләндереп синең гомерең.

Әниең Рушания, бабаң Нәсих, әбиең Мөгаззәмә, энең Салават гаиләсе белән.

* * *

Гөлгенә Нурхәтим кызы Сәлаховага!

Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән кот­лап, сәламәтлек, күңел ты­нычлыгы, озын гомер телибез. Ходай сине безгә бүләк иткәнгә бик бәхетлебез. Ачык йөзең, татлы телең, киң күңелең һәм керсез мәхәббәтең өчен мең рәхмәтлебез сиңа! Шулай озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле

                                             бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

Тормыш иптәшең Рафаэль, икенче әниең Гөлсем, балаларың Руслан һәм Алинә.

* * *

сапукова альфияПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Әлфия Хәсән кызы

Сапуковага – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез! Без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Тормышның һәр көне бүгенге кебек якты, куанычлы булсын. Бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал! Без сине бик нык яратабыз.

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән

                                   кочаклап,

Килә сине тәбрик итәсе.

Килә сиңа бәхет кенә теләп,

Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,

Чәчләреңә бәсләр кунса да.

Иң кадерле кешебез син безнең,

Ничә генә яшең тулса да.

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Тормыш иптәшең Хәли­улла, улларың Равил, Рафаэль, килен­нәрең Роза, Гүзәлия, кызларың Зөлфия, Гөлфия, кияүләрең Равил, Наил, онык­ларың, онык­чы­гың Мәликә, кода-ко­дагый­ларың.

* * *

Самара шәһәре,

Дыбенко урамы

Камилә Фәйзерахман кызы Кәримовага!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән ихлас күңел­дән кайнар котлап, озын гомер, бә­хет-шатлыклар, җан ты­ныч­лыгы, тән сихәте, саулык-сә­ла­мәт­лек телибез. Кайгы-хәс­рәткә бирешми, һаман шулай көч­ле рухлы һәм ярдәмчел, изге кү­ңелле, балаларыңның һәм онык­ларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәх­мәт­ләр­гә һәм рәхәтләргә төре­неп яшә.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең үтсен бәхеттә,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен,

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Рәшит, кызың Лилия, киявең Рифат, оныкларың Ислам, Кәрим.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Рәйсә Сафиулла кызы Искәндәровага – 65 яшь!

Кадерле, сөекле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый.

Котлы булсын, әнкәй, туган

                                         көнең,

Кояш сиңа көлеп карасын.

Салмак кына искән таң

                                  җилләре,

Чәчләреңне сыйпап тарасын.

Шатлык-куанычлар,

                               сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәйнулла, улларың Ренат, Равил, ки­леннәрең Әлфия, Зөлфия, онык­ларың Ленар, Региль, Раил, Сәгыйть, Хәким һәм кода-кодагыйларың.

 

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено