Завод тарихында кеше язмышы

8c77dbe4-6892-447b-864b-014f6b74fc88145 ел элек, 1975 елның 3 июлендә, Иосиф Сталин карары бе­лән 1951 елда төзелгән “Куйбышевкабель” заводы нигезендә, “Куйбышевкабель” производство берләшмәсе оеша һәм аның генераль директоры итеп милләттәшебез Әнвәр Кәшшаф улы Бульхин билгеләнә.

Бүген инде өлкәдә Әнвәр Бульхинны белмәгән кеше юк. Ул “Самарская кабельная компания” акционерлар җәмгыяте директорлары Советы рәисе, Самара өлкәсенең Мактаулы гражданины, техник фәннәр кандидаты, профессор, күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы һәм уйлап табучы, Россия Федерациясенең атказанган машиностроителе. Аның абруе һәм дәрәҗәсе дөнья күләмендә билгеле.

1975 елда зур завод җи­тәкчесе итеп билгеләнгән Ән­вәр Бульхин бирегә 1957 елда, Ташкент электротехник техникумын тәмамлаган егетләр-кызлар төркеме белән бергә, юллама буенча килеп эләгә. Соңрак бу төркем завод тарихына  “Ташкент десанты” исеме астында языла, ә алар арасыннан чыккан Әнвәр Бульхин 18 елдан соң аның генераль директоры булып китә.

- Без, Ташкенттан килеп төшкән яшь белгечләр, заводны көч-хәл белән эзләп таптык, туң ишеген каерып ачып кердек, һәм бинаның әле түбәсе дә юклыгын күреп, хәйран калдык. Ә завод инде продукция эшләп чыгара иде, — дип искә ала Әнвәр Кәшшаф улы заводтагы беренче көнен.

Ул төнне “десант”чылар директор кабинетында үткәрәләр, ә Әнвәр директор өстәленә ятып йоклый. Бәлки шунда ук аның язмышы хәл ителгәндер? Ләкин карьерасы җитештерү мастерыннан башланып китә.

…Үткән гасырның 60нчы елларында СССРда космос тарихы башлана, һәм бу кабель заводының үсешен тиз­ләтеп җибәрә. Ракетаны эш­ләтеп җибәрү өчен куәтле кабельләр кирәк булып чыга, һәм партиянең Үзәк комитеты карары буенча кыска вакыт эчендә Куйбышев кабель заводы каршында яңа корпус төзелеп, космос өчен кабель җитештерелә башлый. Ә андый кабельләр бөтен җирдә дә кирәк икән. Баштагы елларында завод тик икеяклы элемтә кабеле эшләп чыгарган булса, алтмышынчы елларда илнең төзелеш промышленносте ерак элемтә кабельләре таләп итә башлый, һәм завод рационализаторлары һәм инженерлары меңләгән телефон абонентлары элемтәсен тәэмин итүче кабельләр линиясен гамәлгә куялар, шулар белән халыкара аренага да чыгалар. Аргентина, Бразилия, Вьетнам, Индия, Кытай, Эфиопия, Куба – егермеләп ил Куйбышев кабельләрен сатып ала башлый. Ә талантлы мастер-рационализаторлар 60 сеңерле кабель ясаучы станок та уйлап чыгаргач, җитештерү 2 — 3 тапкырга тизләшә, экономия хисабына завод яңартыла, яңадан-яңа төр кабельләр эшләп чыгарыла башлый, ә икенче цехның җитәкчесе итеп Әнвәр Бульхин билгеләнә.

1970 ел ахырында хөкүмәт Куйбышев кабель заводын 4 мәртәбәгә киңәйтү карарын кабул итә, һәм әле генә Куйбышевның политехник институтын тәмамлап чыккан Әнвәр Бульхин бу төзелешне җитәкли. Кабель ясау белгече өчен төзелеш эшләрен җитәкләү зур сынау була, ләкин милләттәшебез монда да сынатмый. Ә 1974 елда, киңәйтү эшләре тәмамланып килгәндә, электро-техника сәнәгате  министрлыгы карары белән Куйбышев элемтә кабельләре заводы “Куйбышевкабель” заводы белән кушыла һәм “Куйбышевкабель” берләшмәсе оештырыла, ә генераль директоры итеп Әнвәр Бульхин билгеләнә.

Советлар Союзының планлы экономикасы завод алдына яңадан-яңа бурычлар куя тора. Завод хезмәткәрләренә ике сменада атнасына алтышар көн эшләргә туры килә һәм алар, тугызынчы бишьеллык планны вакытыннан алда үтәп, зур уңышка ирешәләр, күп эшчеләр орден-медальләр белән бүләкләнә.

Үткән гасырның 80нче елларында Куйбышевта метро төзелә башлый… һәм туктала. Чөнки аның өчен махсус кабель кирәк, һәм ул бик зур дефицит икән. Бу хәлдән чыгу юлын Әнвәр Кәшшаф улы таба, һәм метро төзелеше дәвам итә.  Шулай ук берләшмә Тольятти автозаводын да яңа төр кабельләр белән тәэмин итә башлый, һәм бу хезмәттәшлек озак елларга сузыла.

Туксанынчы еллар башында, илдәге заводлар бер-бер артлы ябылып, эшчеләре кайсы кая таралган чакта да “Куйбышевкабель”дә эш туктамый, берләшмә җитәкчелеге даими рәвештә эшчеләренә хезмәт хакы түләп торып, завод­ны саклап калалар. Ләкин бу сынауларның башы гына булган икән. Хөкүмәт хәрби коралларны юк итү программасын тормышка ашыра башлагач, хәрби промышленность заказы буенча эшләп килүче предприятие алдында зур проблемалар килеп туа. Анда-монда сугылып-кагылып проблеманы хәл итү юлларын эзләгән җитәкче ярдәмне чит илләрдән таба.  «Дженерал моторс» автомобиль концерны белән уртак производство ачып, 1995 елда “АвтоВАЗ” өчен күпсеңерле тимерчыбык эшләп чыгара башлыйлар. Бүген бу продукция Россиядә җитештерелүче автомобильләрнең 40 процентында кулланыла.

Кабель компаниясе эш­чәнлегенең тагын бер юнә­леше – оптик кабель җитеш­терү. Моның да нигезе туксанынчы елларда салына. «Корнинг Инкорпорейтед» Америка компаниясе Россиядә оптик кабель җитештерү өчен ышынычлы партнер эзләп, Мәскәү, Саранск заводларын сынап карый. Ә Бульхин исә аларны үз заводына җәлеп итәр өчен бөтен талантын җигә һәм уңышка ирешә. Шулай итеп, 1997 елда “Самараның оптик кабельләре компания”се барлыкка килә һәм бер ел да үтмәстән, 314 километр оптик кабеле эшләп чыгаруга ирешә. Әлбәттә, бу яңа технологияләр өлкәсендә беренче зур уңыш булып санала. Баштан ук биредә сыйфат югарылыгына зур әһәмият бирелә һәм компания Россиянең элем­тә министрлыгы оештырган конкурста җиңү яулый.

Ә менә киләсе унъеллык завод өчен бик хәвеф-хәтәрле була – 1998, 2000, 2008 еллар кризисы вакытында Самараның кабель компаниясенә бормалы һәм сикәлтәле юллар үтәргә туры килә. Ләкин компания, бөтен авырлыкларны да җиңеп, су өстендә кала ала һәм бүген дә эшен уңышлы дәвам итә.

…Кайчандыр әле ачылып кына килүче заводка япь-яшь егетләр-кызлар булып килеп кергән хезмәткәрләрнең балалары һәм оныклары үсеп җитеп, ата-бабаларының эшен дәвам итәләр. Биредә инде хезмәт нәселләре дә барлыкка килгән. Ветераннар завод белән араны өзәргә ашыкмыйлар. Әнвәр Кәшшаф улы Бульхин балаларының да кен­декләре шушы компаниягә береккән.

Ә тормыш берләшмә ал­ды­на яңадан-яңа бурычлар куя, һәм алар барысы да лаеклы үтә­леп килә. Базар экономикасы шартларында да кабель ясаучы­лар, заман таләпләренә җавап биреп, алга баралар. Россиянең тимер юллары, элемтә, энергетика, нефть һәм газ, төзелеш һәм автомобиль җитештерү өлкәләре Самараның югары сыйфатлы кабельләреннән башка эшли алмыйлар. Димәк, компания җитештерү базарында үзенең лаеклы урынын тапкан, һәм монда безнең милләттәшләребезнең дә казанышы зурдан.

Е. ФИЛАТОВА материаллары буенча әзерләнде.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1312

Комментирование запрещено