«…Җәннәткә әүвәл юмартлар керер»

7a049015-b86a-41a7-a21e-014f9d6394e7-300x199Җиде ел элек Самарның татар милли хәрәкәтенә яңа шәхес килеп    керде. Гыймран угылы Әнвәр Горланов өлкәбезнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе итеп сайланды. Шул вакытта аның турында язган мәкаләбездә: “Еллар үткәч, Әнвәр Горлановны сокланып искә алырга насыйп булсын”, — дигән теләктә калган идек. Һәм, әйтергә кирәк, ул милләттәшләребезнең өметләрен аклады. Шушы дәвер эчендә Әнвәр әфәнде, татар милли тормышында бихисап игелекле гамәлләр башкарып, олуг хөрмәткә, мактауга, соклануга лаек булды. Әнвәр абыйның бер сыйфаты гына да инде зур мактауга лаек. Ул – юмартлык. Бу аның канына сеңгән.

 
Ачык күңелле Әнвәр әфәнде акча-малын, шәригать кушканча, хәерле нәрсәләргә кулланудан ләззәт алып, сөенеп, Аллаһы ризалыгы өчен башкаларга ярдәм итеп яши. Аның тормыш шигаре дә (девиз): “Мәрхәмәтлек кыл”, — дип яңгырый бит. Аллаһы Тәгалә юмарт кешеләрне ярата. Ул: “…әүвәл юмартлар Җәннәткә керсеннәр…”, — дигән. Ә Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.: “Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр…”, — дигән.
 
Өлкә мөхтәриятен җитәкләгәч, Әнвәр әфәнде, җиң сызганып, эшкә кереште. Милли мәдәният, мәгариф, тарих, дин – ул төрле тармакларда бик зур хезмәт куя. Бер генә милли чара да аның ярдәменнән башка узмый. Зубчаниновка бистәсендә мәсҗид төзүгә, Ширяево авылында Бөек Болгар дәүләтенең символы – “Канатлы барс” монументын куюга да Горланов үз өлешен кертте.
 
Спорт Сарае урынында булган беренче Җәмигъ мәсҗиденең 100 еллыгына багышланган чараларны уздыруда да актив катнашты. Шулай ук өлкә мөхтәрияте “Самар тарихында исемнәр һәм вакыйгалар” дип аталган проект кысаларында төбәгебездәге танылган татар кешеләренең исемнәрен, вакыйгаларны, оешмаларны мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Шушы проект буенча алар Татарстан Җөмһүрияте игълан иткән грантка гариза бирәләр. Шулай итеп, Татарстан, Самар өлкәсе министрлыклары, мөхтәрият, иганәчеләр бүлеп биргән акчага Иске Ярмәк авылында тальян гармуннарын ясаучы оста Гали Гәрәев истәлегенә мемориаль такта куелды. Шул ук проект буенча Самарда Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев хөрмәтенә, элеккеге елларда татар музыка-драма студиясе булган өйгә, Тарихи мәсҗид янында татар мәктәбе эшләп килгән бинага истәлек такталары урнаштырылды.
 
Киң күңелле Әнвәр Горланов милли матбугатыбызга да булыша. Ул – “Сәлам” гәҗитәсен оештыручыларның (учредитель) берсе, аның иганәчесе. Әнвәр әфәнде – дәүләт хакимияте органнары белән дә эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра белүче кеше. Ул төрле милләт җәмгыятьләре үткәргән чараларга да бик теләп йөри, моңа зур игътибар бирә. Шулай Горланов милләтара һәм конфессияара дуслыкны ныгытуга һәм үстерүгә үз өлешен кертә. Әнвәр абый җитәкләгән өлкә мөхтәрияте Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр, Балалар фестивале, татар теле буенча олимпиадалар, көрәш бәйгеләре, фәнни конференцияләр, тарихи экскурсияләр уздыра, дини чараларны оештыруда катнаша. Әнвәр әфәнденең игелекле, миһербанлы кеше булуы йөзеннән үк күренә. Ачык елмаюы, нурлы күзләре, йомшак итеп сөйләшүе кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора.
 
Ул күптән түгел туган көнен билгеләп үтте. Аның тормышын угылы Марат, кызы Мәликә, оныклары бизи. Ихлас күңелдән татар халкына хезмәт итүе бизи. Киләчәктә дә үзенә зур уңышларга ирешергә, яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Әнвәр абый күркәм сыйфатларның берсе булган юмартлыкка ия. “Юмартлык кылу белән мал кимемәс, бәлки, юмартлык байлыкка сәбәп булыр”, — дигән фикер бар. Милли җанлы, киң күңелле Әнвәр Горлановка кылган игелекле гамәлләре, ярдәмчел, кешелекле булганы өчен Аллаһы Тәгалә савапларын күпләп кайтарсын, малларын арттырып торсын, исәнлек, озын гомер, бәхет-шатлык, көч-куәт бирсен, Үзенең рәхмәтеннән ташламасын.
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ.
«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1371

Комментирование запрещено