Үзәк Диния нәзарәте казые Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИНга!

SONY DSC

Хөрмәтле Вагыйз хәзрәт! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Өлкә мөселманнары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек булды.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.