Авыр эшнең яхшы нәтиҗәсе

???????????????????????????????

Әлфия Минһаҗева (уңда) һәм Зөләйха апа Ханнанова

12 июль - Почта хезмәткәрләре көне

Компьютерлар, кәрәзле телефоннар, ай­фоннар заманында да почта хезмәтеннән башка яшәүне күз алдыбызга да китерә алмыйбыз. Бигрәк тә авыл кешеләре. Кай­сыларының компьютер каршында утырырга вакыты юк, икенчеләре яңа технологияләр белән таныш түгел. Пенсияне дә почтальон кулыннан гына алырга телиләр, Сбербанк картасы буенча пенсия ала белмәүчеләр дә байтак бит әле. 

Өлкән яшьтәге кешеләр элемтә үзәгендә эшләүчеләрне бигрәк тә көтеп алалар. Чөнки алар пенсия, субсидия, льгота, сабый балаларга бирелүче пособие акчаларын, газета-жур­налларны үз вакытында китереп җиткерәләр, торак-ком­муналь хезмәте өчен тү­ләүләрен дә алып, почтага илтеп түлиләр, көндәлек тормышта кирәк булган товарлар белән дә тәэмин итеп торалар. Әгәр дә бу көнне өйдә була алмасалар, телефоннан гына шалтыратып, поч­тальонга белдерәләр.

Шулай эшләү өчен поч­та ташучыга түземле, аралашучан, ярдәмчел һәм кешелекле булырга кирәк. Шенталы районының Денис авылы почта бүлегендә эшләүчеләр нәкъ шундыйлар. Биредә барлыгы дүрт кеше эшли. Бүлек җитәкчесе Алия Әхмәтвәлиева өченче сабые белән декрет ялында, ә аның вазифаларын Гүзәлия Ногманова үти. - Мин почтада эшләвемә бик шатмын. Коллектив мине бик җылы каршы алды, үзара дус-тату мөнәсәбәттә яшибез, киңәшеп эшлибез.

Авыл кешеләре “Бердәм­лек” газетасына даими языла­лар, яратып укыйлар. Ан­да бит Самара татарлары дөньясындагы бөтен яңа­лык­лар да басылып чыга. Олырак апа-абыйлар ай ахырында килә торган “Кыйбла” кушымтасы аша динебез ислам белән танышалар, күпләр аларны җыеп бара. Гомумән, газета төрле яшьтәге укучылар өчен кызыклы. Шулай ук Татарстанда нәшер ителүче “Сөембикә”, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Гаилә учагы” кебек газета-журналларга да бик теләп язылалар.

Ә кемнең язылырга акчасы юк, ул, Мәдәният йортына һәм  авыл китапханәсенә килеп, көндәлек басмалар белән таныша ала. Моның өчен район администрациясе башлыгы Александр Михайлович Лемаевка рәхмәт, ул Мәдәният йортларына һәм китапханәләргә татар басмаларын даими яздырып тора, — дип сөйләде Гүзәлия Рафаэль кызы.

Почта ташучыларыбыз Зөл­­фия Нуретдинова, Әлфия Мин­һаҗева һәм Елена Пенькова да бик ипле һәм намуслы хезмәткәрләр. Зөлфия Әх­тәм кызы почтадагы хезмәт юлын оператор буларак башлап җибәргән, бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән, аннары кабат операторлыкка кайт­кан. Ә хәзер инде почтальон вазифасына керешкән. Үт­кән елда Зөлфиянең тырыш хез­мә­те югары бәяләнеп, акчалата премия һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Са­быр һәм басынкы холык­лы мөлаем ханым – Әлфия Мин­һаҗеваның да почтада эш­ли башлавына ун елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы көн­нәр­­дә ул үзенең алтмыш еллык юбилеен билгеләп үтәргә җые­на.

Күптән түгел генә авылыбызга килеп төпләнгән Елена Александровнаның тормышы ба­ла чактан ук почтага бәйле икән.

- Әнием озак еллар хат ташучы булып эшләде. Мин аңа газета-журналлар таратырга ярдәм итә идем. Биредәге почтада эш булгач, икеләнеп тормадым, шундук риза булдым, — дип сөйләде.

Менә шушы кечкенә ге­нә коллектив бөтен авыл ке­ше­ләрен бер итеп, тыгыз элем­тәдә тота. Авылдашларыбыз да аларга ярдәм кулы сузарга ашкынып торалар. Мисал өчен: GOVID-19 пандемиясе тарала башлагач, авылыбызның танылган тегүчесе, социаль хез­мәткәр булып эшләүче Әл­фия Баһаутдинова почта хез­мәт­кәр­ләренә һәм кибеттәге сатучыларга битлекләр тегеп китергән.

- Авыр чакта хәлебезгә керә белүе, кайгыртучанлык күрсәтүе өчен без Әлфиягә бик рәхмәтлебез, — диләр кызлар. - Үзебезнең тормышыбызны, гаиләләребезне куркыныч астына куеп булса да, эшебезне туктатмадык, җиренә җиткереп үтәргә тырыштык. Битлекләр һәм перчаткалар киеп булса да, халыкка пенсияләрен вакытында китереп җиткердек һәм башка хаҗәтләрен дә үтәдек. Ул вакытта бөтен учреждениеләр дә ябылды, бары тик авыл поселениесе, почта һәм социаль оешма гына эшләде.

Шушы кечкенә, ләкин бик дус коллектив белән сөй­лә­шүдән соң кайтырга чыккан идем, юлымда поселение җитәкчесе Лимуза Фатыйх кы­зы Бикмөхәммәтова очрады. Сүздән-сүз чыгып, кайда булганым турында әйткән идем. Җитәкче хезмәткәрләрнең сү­зен раслагандай:

- Әлегә кадәр почта бүлеге хезмәткәрләре турында начар сүзләр әйтүче, канәгатьсезлек күрсәтүче кеше булганы юк. Алар үзләренә тапшырылган вазифаларны бик тырышып, җиренә җиткереп үтиләр. Алия Әхмәтвәлиева җитәкчелек ит­кән­дә дә бик яхшы эшләде, аның урынында калган Гүзәлия Ногманова да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Поч­та хезмәткәрләре һәрчак күз уңында бит алар: авылыбызда үткәрелгән бәйрәм концертларында, төрле чараларда, җәмәгать эшләрендә бик теләп катнашалар. Бер нәрсәдән дә авырсынмыйлар, авылда үткәрелгән өмәләрдән дә  калмыйлар. Актив, тормыш сөючән булулары өчен зур рәхмәт, — дип әйтте.

Әйе, булганнан – бар да була. Почтабызда шундый уң­ган-булган хезмәткәрләр эш­ләве – шатлык, билгеле. Тик, кү­рүемчә, бер уңайсыз ягы бар. Ник дисәң, иңенә бер зур сумка аскан, кулына товар тутырылган икенче сумка күтәргән почтальонны күргәч, уңайсызланып куясың. Хатын-кыз, гомумән, алай йөрергә тиеш түгел. Җәйге кызуда да, кышкы буранда да, ишеп яуган көчле яңгыр астында да авыр йөк күтәреп килеп кергән хат ташучының хезмәт хакы белән кызыксынмый булдыра алмадым. Ә ул  бик аз икән. Почта җитәкчелеге шундый йөк күтәреп йөрүне максат итеп куйган икән, велосипед кебегрәк техника белән дә тәэмин итсен иде. Йә, булмаса, лаеклы хезмәт хакы түләсен.  Менә шушы проблема яхшы якка хәл ителсә, яшьләребез дә шушы хезмәткә карата уңай карашта булырлар иде.

Һөнәри бәйрәмнәре уңа­ен­нан элемтә бүлекләрендә хез­мәт куючыларны, хат ташучыларыбызны котлыйбыз. Бөтен газета укучылары исеменнән дә чын мәгънәдә авыр эшләрендә түземлек, гаилә бәхете һәм теләкләренең тормышка ашуын телибез!

???????????????????????????????

Әлфия Минһаҗева (уңда) һәм Зөләйха апа Ханнанова

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 943

Комментирование запрещено