Гаилә җылысы – кояш җылысы

???????????????????????????????Гаилә, мәхәббәт һәм туг­рылык көнендә Елховка рай­онының Губанкүл авы­лында яшәүче Исхак һәм Гада­ния Гыйззәтовларга рай­он баш­лыгының социаль мәсьә­­ләләр буенча урынбасары Татьяна Беспалова Рәхмәт хаты тап­шырды.

Исхак абый белән Гадания апа бу бүләккә чын-чынлап лаек. Алар 50 ел бергә матур, тату гомер кичерәләр. Исхак Хөснулла улы гомер буе Березовский совхозында тракторчы булып эшләде, Хезмәт ветераны буларак лаеклы ялга чыкты. Ә Гадания апа фермада сыерлар сауды.

Якташларыбызның гаилә тормышы да сокланырлык. Алар өч балага тормыш бүләк иттеләр, тәрбия биреп, зур тормыш юлына озаттылар. Язмыш  авыр сынаулар биргәндә дә, Исхак абый белән Гадания апа бер-берсенә терәк булып, алга таба яшәргә көч таптылар. Кызлары вафат булганнан соң аның өч баласын тәрбиягә алып үстерделәр, укыттылар, балаларны гаилә җылысыннан мәхрүм итмәделәр. Хәзер инде өлкән оныклары Сабина үзе дә сөйгән яры белән тормыш корырга җыена. 

Гыйззәтовлар матур гомер кичереп, якыннарының, авылдашларының мәхәббәтен һәм ихтирамын казандылар. Аларның җиде оныклары һәм оныкчыклары бар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле дә актив тормыш алып баралар, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, йорт­ларын тәртиптә тоталар. Исхак абый белән Гадания апа оныкларының да бу тормышта үзләрен табачагына ышаналар.

???????????????????????????????

Татьяна БОНДАРЕВА, Березовка авылы клубы мөдире.

Елховка районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1092

Комментирование запрещено