Татар Әбдекие
авылында туып-үскән, хәзерге көндә
Самара шәһәрендә яшәүче Наил Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка – 70 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурсын, шатлыкларның иң олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, рәхәттә яшәвеңне телибез.
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлык балкып торсын
йөзеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле
син,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр
булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миңнегөл, кызларың Гүзәл, Лилия, кияүләрең Фәрхәт, Алексей, оныкларың Эльвира, Артур.
* * *
Наил Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка!
Кадерле абзыебыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт ярдәмчел, сабыр, һәммәбезне кайгыртып яшәүче олы җанлы һәм киң күңелле кеше. Киләчәктә дә муллыкта, тигезлектә, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, хәерле гомер кичереүңне телибез. Ходай Тәгалә сиңа тән сихәте, җан тынычлыгы, якты көннәр насыйп итсен.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Йөзләреңдә булган шатлык
нуры
Балкып торсын, бер дә
сүнмәсен.
Изге теләкләр белән энең Гакыйль, Гөлсирә, энекәшләрең Илдар, Илнур, киленнәрең Юлия, Алия һәм балалары Алия, Шамил, Диләрә, Дания.
* * *
Наил Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка!
Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә Аллаһы Тәгалә биргән гомернең кадерен белеп, тормыш иптәшең белән бер-берегезгә кирәк булып, һәр көнгә сөенеп, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның җылысын тоеп, хәерле гомер кичерергә язсын. Аллаһы Тәгалә саулык белән байлыктан аермасын. Бүген әйтәсебез килә: син безнең өчен олы йөрәкле, ярдәмчел, кайгы-шатлыкны уртаклашучы олы абый булып яшисең. Сине бик нык хөрмәт итәбез, яратабыз.
Тормыш юлың һәрчак балкып
торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр
белән
Гел шатлыкта үтсен һәр
көнең.
Бәхетле картлык теләп, сеңелең Гакилә, Таһир, Эльмира, Илнар гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Үрнәк авылы
Әкълимә Зәки кызы
Манжуковага — 65 яшь!
Кадерлебез! Без сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Җәйге матур чәчәкләр вакытында чәчкә кебек матур булып тугансың. Чит авылда яшәсәң дә, син безгә бик кадерле. Туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларың белән исәнлектә-саулыкта, шатлыкта гомер кичерүеңне телибез. Үз аякларың белән йөреп, байлыкта-муллыкта балаларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез.
Якты кояш һәрчак юлдаш
булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине читләп
үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең!
Иң изге теләкләр белән апаларың София, Әлфия һәм энең Халит гаиләләре белән.
* * *
Мәчәләй авылы
Миңнур Зәки кызы
Алиевага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Чын күңелдән сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек юмарт, саф ачык күңелле әниләр бик сирәктер. Нинди генә авырлыклар күрсәң дә, бирешмәдең, безгә — өч балаңа, үрнәк тә, таяныч та булып яшәдең, үстердең, кеше иттең, олы тормыш юлына бастырдың, күңел җылысы белән безгә булышып торасың. Әни, сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык, куанычлар, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң
атсын.
Изге теләкләр белән улың Минегали, кызыңӘнисә, киленең Фәния, киявең Сәйфулла, оныкларың Гүзәлия, Лилия, Илдар, Илгиз һәм оныкчыкларың.
* * *
Миңнур Зәки кызы
Алиевага!
Хөрмәтле апабыз! Ихлас күңелебездән матур олы юбилеең белән тәбрик итеп, сиңа иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Син кешелекле, олы җанлы туганыбыз. Без сине чын күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы көннәрең кайгы-хәсрәтсез үтсен, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын матур гомер кичерергә насыйп булсын.
Шатлык, сөенечләр
ташламасын,
Кайгы-борчу ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен
Күз карасы итеп сакласын.
Изге теләкләр белән сеңелең Бибинур, Гыйзинур гаиләләре белән.
* * *
Тупли авылы
Гөлсинә Хәсән кызы Бәшировага — 50 яшь!
Кадерле, сөекле кызым, тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Исәнлек-саулык сиңа, гаилә бәхетең тњгәрәк, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, књк йөзең аяз булсын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-
куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Һәр көн сине котлап кояш
чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр
үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-
борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш
булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын
йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан
узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән әниләрең Гөлфия hәм Минниса, тормыш иптәшең Исмәгыйль, кызларың Римма, Гөлназ, улың Илнур, кияүләрең Рәмис, Фәнис, оныкларың Алинәhәм Руфинә.
* * *
Самара шәһәре,
Аэродромный урамы
Кәүсәр Мөсәгыйть кызы Галәүтдиновага!
Кадерле дустыбыз! Зур юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, сәламәтлек, бәхет, хәерле озын гомер телибез. Без бергә эшләгән еллардан бирле дуслыгыбызны югалтмыйбыз, хәлләребезне белешеп, кирәк булганда ярдәм итешеп, сагынганда очрашып яшибез. Балаларыбыз да бергә үстеләр, хәзер инде оныкларыбыз телдән төшми. Шулай киләчәктә дә бергә булырга, иңне-иңгә куеп алга барырга, дуслыгыбызны югалтмаска Ходай насыйп итсен иде.
Бергәләшеп әле бик күп тапкыр
Үткәрербез туган көннәрне.
Алтмыш кына түгел,
житмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.
Туган көндә үзеңне гел
Мактыйсы килеп тора.
Сөйләп тормыйм, шәплегеңне
Дусларың белеп тора.
Изге теләкләр белән Раушания, Рәйсә, Кадрия, Эльмира.
* * *
Самара шәһәре,
Свобода урамы
Әминә Минетдин кызы Мәгъдиевага – 70 яшь!
Әниебез Иске Усман авылында Минетдин белән Шәмсезоха гаиләсендә туа. Әтисе гомер буе мулла булып эшли, бик ярдәмчел кеше була. 17 яшендә Әминә Куйбышевка килеп эшкә урнаша. “Прогресс” заводында эшләп, лаеклы ялга чыга. Эшендә дә аны бик хөрмәт итәләр, яшьләргә үрнәк була. Әти-әнисенә дә, безгә — балаларына да, гел ярдәм итеп тора, тәмле ризыклар пешереп каршы ала.
Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыем! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, исәнлек-саулык, озын тыныч тормыш телибез.
Без бәхетле, әни, син
булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 70 яшең тулганда.
Гомерләрең, әни, озын булсын,
Имин булсын дөнья-
йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде,
Учагыңда янган утларың.
Изге теләкләр белән кызларың Алсу, Динә гаиләләре белән һәм Камышлыдан кодагыең Әминә.
* * *
Самара шәһәре,
Пензенский урамы
Җария Шакир кызы Кәлимуллинага – 70 яшь!
Кадерле кодагыебыз! Без сине матур юбилеең белән тәбриклибез. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы, тулы бәхет, шатлык-куанычлар, рәхәт тормыш телибез. Һәрвакыт шундый ук шат күңелле, ачык йөзле, ягымлы булып кал. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Теләкләрнең телибез
изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә
генә,
Килә торганнарын — нурлысын,
Теләкләрнең кайсын
теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә,
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән кодагыең Рузалия һәм кодаңӘхтәм.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Разия Әхмәдулла кызы
Бахтеевага – 75 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең чын күңелебездән котлыйбыз. Ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа.
Әни диеп дәшер кешең булу
Нинди бәхет үзе дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак
була,
Кайгылары булса — югала.
Син булганда, әни, без
бәхетле,
Синең белән якты көнебез,
Безнең белән син дә бәхетле
бул,
Озын гомер сиңа телибез.
Изге теләкләр белән кызларың Әлфия, Румия, Гүзәлия, кияүләрең, улың Рәмис, киленең Юлия һәм оныкларың.
Просмотров: 1265