Тарихны саклыйк

img121Һәр укытучының үз архивы була. Анда фоторәсемнәр, мәктәп өчен мөһим булган мәгълүматлар (мемнар) һәм, әлбәттә, укучыларның төрле язма эшләре саклана. Озак еллар эшләү дәверендә минем җыентыкта да бик күп эш­ләр тупланган. Бүген, Бөек Җиңү көненең 75 еллык юбилее уңаеннан, газета укучыларына бүгенге һәм элеккеге укучыларымның иншаларыннан өзекләр тәкъдим итәсем килә. Алар ачы сугышта катнашкан әби-бабалары турында. Әлбәттә, балалар сугыш турында аз беләләр, әмма ата-баба­ла­рының бөек батырлыгын олылар сөйләгәннән хәтер­лиләр. Иншаларның сти­листикасын үзгәртмичә бирә­сем килә, чөнки бу — «чын тере» эшләр һәм шундый булып калсыннар да. Укучыларым һәм аларның әти-әниләре үпкә­ләмәс, дип ышанам.

Бу — хәтер дип аталган бәһасез мирасның бик аз гына өлеше. Яшь буын кешеләре тарихны белергә, истә тотарга, сакларга тиеш. Хөрмәтле ата-аналар, әйдәгез, моны бергәләп эшлик. Бу иншаларны язганда, балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабалары үз гаиләләренең тарихын белмәү белән очрашты. Бу бик күңелсез хәл. Укучылар, ата-аналар элеккеге буын турында берни дә белми, дип әйткән саен, мин аларны, аларның вакыты гына юктыр, дип юаттым. Юкка түгелме икән?   

Хөрмәт белән, хәтер сакчысы, тарих укытучысы Лилия Сәлахова.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

«Мин Сәлаховлар нәсе­ленең тарихын өйрәнүне дәвам итәм һәм менә аның тагын бер бите ачыла. Икетуган бабам Исламнур Фәсах улы Сәлахов 1925 елгы. Сугыш башланганда аңа 16 яшь тә тулмаган була әле. Ә аның олы абыйсы Гатаулла сугышта катнаша. Анардан, кыска гына булса да, шундый җылы һәм тансык өчпочмаклы хатлар килә. Гатаулла башлыча исән-сау булуы турында яза, ә сугыш турында бик аз мәгълүмат бирә. Фәсах бабай да олы улы өчен бик кайгырган, ә әнисе һәм Гатаулланың яшь хатыны хәсрәттән үзләренә урын таба алмаганнар. Моның өстенә, әле генә 18 яше тулган икенче уллары Исламнур да үз теләге белән сугышка китә. Шулай итеп, ата-ана фронттан икенче улларыннан хатлар көтә башлый.

Исламнур бабай 17нче механикалаштырылган гвардия полкына эләгә. Танылган Суворов һәм Кутузов орденнары, Сугышчан Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән бу полк Украина фронтында сугыша. Минометчылар командиры сержант Сәлахов күңелендә сугыш куркынычы, әрнүләре тирән уелып кала. Сугыш истәлекләренең бер өлешен ул якыннарына сөйләп калдырган.

- Безгә чал чәчле, озын буйлы матур бер абзый кунакка килгәндә, миңа нибары 5 яшь иде. Бабам кармаклар сатып алды да без елга буена балык тотарга киттек. Яр буена килеп  җиткәч, кунак абый тирә-юньне күзәтеп утырды, ә аннары миннән сораштыра башлады, үз тормышы турында да сөйләде. Биш яшьтә әле бәләкәй идем, билгеле, әмма мин аның сугышта куркыныч булуы турында сөйләгәнен әйбәт хәтерлим. Балык тотып кайткач, мин әнигә бабайның сугышта булуын әйттем. Әни дә аңа сораулар яудыра башлады. Инде күптән төн җитсә дә, бабайның тарихын, сугыш, мәхәббәт, тормыш истәлекләрен тыңлап, ай яктысында без әле озак утырдык. Бу 1996 елда булды. Кызганыч, мин аның сугышчан юлы турында бик аз беләм, әмма аңа һәм аның сугышчан иптәшләренә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән бабамның истәлекләре белән уртаклашасым килә.

Ерак 1944 елда командир Исламнур Фәсах улы Сәлахов җитәкчелегендә минометчылар дошманның солдатлар төягән 3 машинасын юк итә. Батырлык­лары өчен сержант Сәлахов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1945 елның 20 апрелендә Германиядә Швар­цепутис дигән урында бабам командованиесендәге ми­нометчылар батальоны фа­шистларның 2 ут ноктасын, дистәдән артык солдат һәм офицерны юк итә, безнекеләр өчен мөһим стратегик объект булган авылны яулаганда күпсанлы югалтуларны булдырмый. Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен башка сугышчан бүләкләр белән дә бүләкләнә. Юбилей медальләреннән тыш, аның күкрәгендә хәрби Кызыл Байрак һәм IIIдәрәҗә Дан ордены да бар».

Азат Сәлахов, 8нче сыйныф. 2007 ел.

«Минем әтиемнең әнисе Мәрьям Сәйфулла кызы Вә­лиева авыл хезмәтчәннәре гаилә­сендә икенче бала булып дөнья­га килә. Әтисен сугышка алганда аңа нибары җиде яшь була. Шундый кечкенә бала нәрсә хәтерли алсын, диярсез. «Тормыш бик авыр булды, шуңа хәтердә калды да», — дип сөйли иде әби.

Гаиләдә өч бала була. 12 яшьлек олы апасы белән әнисе иртәдән кичкә кадәр кырда эшләгән. Җиде яшьлек Мәрьям өйдә кала һәм ике яшьлек энесен карый. Өйдә алар белән сукыр бабай (кайната) һәм чук­рак әби (кайнана) дә калган. Мәрьям әбиемнең әнисе бик нык һәм чыдам була, шуңа күрә аңа еш кына ир-ат эшен йөкләгәннәр — Кләүледән ат белән ягулык ташыган. 1943 елда кара мөһерле конверт килеп төшә. Анда Сәйфулла Әһлиулла улы Вәлиев хәбәрсез югалган, дигән коточкыч хәбәр язылган була. Сугыштан соң ул балаларын берүзе үстерә, кайнана һәм кайнатасын да карый.

Әнием ягыннан ике бабам — Мөхтәр Әһлиуллин һәм Әхмәтгали Арсланов сугыш башлангач ук фронтка киткәннәр. Беренчесе 1943 елда вафат булып, Витебск өлкә­сендә җирләнә, ә икенчесе хәбәрсез югала. Минем бабам — 6 яшьлек Дамир Арсланов әтисе кайтуын бик көткән. Аны беренче булып каршы алу өчен көн саен авыл читенә чыккан. Еллар үтә торган, ә әтисе кайтмаган. Мәктәптә немец телен өйрәнер вакыт җиткәч, ул аны фашист теле дип атый һәм бу дәресләргә бер тапкыр да бармый».

Лилия Вәлиева, 9нчы сыйныф. 2014 ел.

«Минем бабам Кыям Мир­сәях улы Сабитов 1908 елда Яңа Ярмәк авылында туган. 1940 елда аны фин сугышына алалар, әмма ул фронтка кадәр барып җитми, әйләнеп кайта, чөнки сугыш тәмамланып өлгерә.

1941 елда аны Бөек Ватан сугышына алалар. Ул Волхов фронтында разведчик булып хезмәт итә. Бабам «Батырлык өчен» медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 1942 елда, разведкадан соң бер подвалда ял иткәндә, дошман бинаны бомбага тота. Алар өстенә подвал ишелә, взводтан 12 кешене генә казып алалар. Бабайның кулы һәм бер аягы сынган була. Аны госпитальгә озаталар. Госпиталь фронт сызыгында була һәм аны фашистлар басып ала. Яралыларны, бүрәнә кебек, машиналарга төяп алып китәләр. Шулай итеп, ул әсирлеккә эләгә һәм концлагерь көннәре башлана. Бабай качарга тырышып карый, әмма өйрәтелгән немец овчаркала­ры куып тоталар һәм аны тимер чылбырлар белән кыйныйлар. Август аенда конц­лагерьны совет гаскәрләре азат итә. Әсирлектән соң бабай госпитальдә ята. Аннары әсир немецлар эшләгән Ленинградтагы ТЭЦ төзелешен саклый. Өйгә 1947 елда гына кайта.

Без — аның оныклары, бабабызны горурлык һәм хөрмәт белән искә алабыз. Кызганыч, бабам бүгенге тыныч тормышыбызга сөенә алмый.     

Икенче бабам, Нәгыйм Гайфулла улы Зәйнәгетдинов 1921 елда туган. 1939 елның октябрендә унсигез яшьлек егет армиягә алына. 1940 — 1941 елларда минометчы булып хезмәт итә. 1941 елда аны 973нче артиллерия полкына 122 миллиметрлы гаубица төзәүчесе итеп билгелиләр. Ә 1944 елда янә 43нче артиллерия полкына күчерәләр. 1944 елның августында сул аягы яралана һәм ул госпитальгә эләгә. Аннан өенә кайта».

Ринат Минһаҗев, 8нче сыйныф. 2013 ел.

«Минем бабам Мәрдегалим Рәхимҗан улы Мөхәммәтҗанов 1918 елда гади крестьян гаиләсендә туган. 4нче сыйныфны тәмамлагач, 1939 елда армиягә алына. Сугыш башланганда ул Забайкальск хәрби округында хезмәт итә. Аны һәм иптәшләрен тиз арада көнбатышка күчерәләр. Анда 1941 — 1945 елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Августтан Япон сугышына китә, аркасына мина кыйпылчыгы эләгеп, яралана. 1946 елда туган ягына кайта.

Икенче бабам — Шаһгазыйм Шиһап улы Шамкаев 1910 елда туган. 1941 елда фронтка китә. 1943 елда Смоленск янында һәлак була, бер хезмәттәше аны шунда ук җирли. Полктан аның үлеме турында килгән хәбәр белән бергә бабамның хезмәттәшеннән дә аның соң­гы минутларын тасвирлаган хат килә.

Әбием Сәгъдия Гыйззаметдин кызы Шамкаева сугыш вакытында колхозда ат караучы булып эшли. Башка хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм картлар белән бергә икмәк басуларында эшли, сыерлар җигеп, утын ташый. Әнием, әби кырда оннан умач пешереп, аны шатлана-шатлана ашаганнарын искә ала иде, дип сөйли.     

Тагын бер бабам Низаметдин Фәләхетдин улы Шәй­хетдинов 1925 елда туган. Сугыш башлану белән, 16 яшендә фронтка китә һәм сугыш азагына кадәр өченче Украина фронтында хезмәт итә».

Альмира Мөхәммәтҗанова, 9нчы сыйныф. 2014 ел.

«Бүген мин әбием, зенитчы Кәримә Сәлахетдинова турында сөйләргә телим. Ул, фронтовик шагыйрә Юлия Друнина кебек, «Мин тумышым белән балачактан түгел, ә сугыштан», — дип язган кешеләрнең берсе.

Сугыш башланганда аңа нибары 17 яшь була. Әле генә мәктәпне тәмамлаган кыз моның озакка булмавына ышана. Ә дошман якынайганнан якыная бара, көн саен фронтка дуслары, танышлары китә тора. Авылга кайгылы, кара тамгалы хатлар килә башлый. 1942 елда ул дусты София белән үз теләкләре буенча фронтка китәләр. Якыннары белән сау­­буллашканда, озакка түгел, тиздән әйләнеп кайтабыз, дип чын күңелләреннән ышаналар. Туганнары аларны Кләүлегә, хәрби комиссариатка кадәр озата баралар. Ә анда тагын унбишләп кыз елашып утыра икән. Куйбышевка кадәр юл буе бергә елашалар. Аларны күченү пунктына илтәләр.

Сугышта кызлар өчен бернинди шартлар да юк, билгеле. Кайда урын табасың, шунда өстәл дә, йокы бүлмәсе дә. Икенче көнне иртән кичәге мәктәп укучыларын Идел буе хәрби округының 861нче Куйбышев дивизионы зенит-ар­тил­лерия полкының һава һө­җүменә каршы оборона дивизионына алып китәләр. Курслар башлана. Анда кызларны хәрби һөнәргә өйрәтәләр, ә ярты елдан Кәримәне һәм Софияне Төньяк фронты каршы ала. Кәримәне зенит-ракета полкы бүлекчәсе командиры итеп билгелиләр.

Әбиемә бик күп авырлык­лар күрергә туры килә. Алар иптәшләре белән бергә бихисап дошман самолетларын бәреп төшергәннәр! Башта санап барганнар, ә аннары бу эшне ташлаганнар – вакытлары булмаган. Бомба, снарядлар шартламаган бер генә көн дә булмаган. Тирә-юньдә берөзлексез пулялар сызгыра, автомат чиратлары яңгырый… Шартлаулардан җир тетрәп тора…

“Искиткеч авыр пушканы борып, икенче урынга күчереп кую шулкадәр авыр иде. Без кычкырып елыйбыз. Әмма каяндыр көч килеп чыга иде. Иң авыры – иптәшләреңнең, дус кызларыңның үлемен күрү», — дип яза әби хатирәләренең берсендә.

Бу дәһшәттә аның күп сугышчан дуслары, полкташлары һәлак була, әмма әбиебезгә исән калырга насыйп булган».

Люзия ИБРАҺИМОВА, 6нчы сыйныф. 2020 ел.

«Бердәмлек»

Просмотров: 964

Комментирование запрещено