Чувашия татарлары Фәрит Гыйбатдинов исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрә

news_2978415 июльдә Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең чираттан тыш утырышы уза. Бу хакта автономиянең инициатив төркеме хәбәр итә.

Инициатив төркем хәбәр итүенчә, көн тәртибенә ике мәсьәлә тора.  

Беренчесе — Чувашия татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов вафат булуы сәбәпле аның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе. Икенче мәсьәлә булып Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисен сайлау тора, дип яза Татар-информ.  

Инициатив төркем 2020-2021 елларда Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрәчәк бөтен мәдәни чараларны Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышларга тәкъдим итә. Фәрит Гыйбатдинов Урмай авылы клубына һәм урамнарының берсенә аның исемен бирү тәкъдимнәре дә каралачак. Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелек иткән Балалар музыка мәктәбенә аның исемен бирү тәкъдиме белән Комсомол районы администрациясенә чыгарга җыеналар.  

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Фәрит Гыйбатдиновка багышланган истәлекләр китабы чыгару, шулай ук Гыйбатдинов укулары уздыру тәкъдимнәре дә бар.  

Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Мишәр” фольклор ансамбленә нигез салган Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне вафат булды.   

matbugat.ru

Просмотров: 889

Комментирование запрещено