Денис авылы туган тел сагында

минзакир нуретдиновШенталы районының Денис авылы мәктәбе киләсе елда йөз еллыгын каршыларга әзерләнә. Беренче көненнән башлап бүгенгәчә биредә татар теле һәм әдәбияты укытылып килә. Уйлап карагыз әле! Гасыр буе авыл кешеләре милләтебезнең кабатланмас гореф-гадәтләре, мәдәнияте, иң мөһиме – бөтен төрки телләр ачкычы булган татар теле сагында тора.

Бөтен милләтләрнең дә мәдәнияте ана теленә таяна. Туган телен кирәксенмәгән кеше милләте тамырына балта чаба, тарихын хөрмәт итүдән ваз кичә, дип бик дөрес әйтәләр. Бу турыда авылдашыбыз, милләтпәрвәр, татар халкының мәдәни һәм рухи байлыгын саклап калу өчен бөтен көчен куйган авылдашыбыз, укытучы, татар теле белгече, методист, журналист  мәрхүм Минзакир Шакир улы Нуретдинов та гел әйтеп килә иде.  Аның Самара өлкәсендә татар телен сак­лау эшенә керткән хезмәте искиткеч зур. Өлкә мәктәпләрендә татар теле дәресләрен саклап калуга бөтен күңелен биреп эшләгән бу кеше үзеннән соң тиңсез мирас калдырып китте. Денис мәктәбендә эшләгән елларында Минзакир Шакир улы милли мәгариф системасының чишмә башында торган як­ташларыбызның берсе иде. Ул баланы укырга-язарга өй­рәтү белән генә чикләнмәде, күңеленә милләтен сөю орлык­лары да салып калдыра белде, халык иҗаты аша илен, халкын сөяргә өйрәтте. Ул салып калдырган укыту традициясе безнең мәктәптә әле дә саклана.

Бүген Денис мәктәбендә татар теле дәресләрен Нурсинә Гадый кызы Хәмәтшина укыта. Аның бөтен тормышы туган җиренә риясыз хезмәт итүдән тора. Ул шушы авылда туып үскән, шушында Ходай биргән талантына тиң профессия тапкан, утыз елдан артык тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләгән, ә берничә ел элек балаларга ана теле дәресләре укытуга алынган. 

- Без укыганда татар теле дәресләре ешрак керә иде шул. Укытучылар грамматикага гына түгел, татар халкының рухи байлыгын, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәләр иде. Үзеңнең тамырларыңны бе­лү, халкың, авылың тарихы серләрен ачу мөһим дә, кызык­лы да. 

Ә бүген 5-9 сыйныфларда татар теле атнасына бер керә. Кайбер классларда аннан да азрак.  Башлангыч мәктәптә татар теле әдәбиятен әле өйрәнәләр, ә менә өлкән сыйныфлар аны класстан тыш дәресләрдә генә укырга мәҗбүр. Кызганыч, атнасына бер сәгать эчендә татар теленең моңын һәм байлыгын, татар язучыларының әсәрләре тирәнлеген бала күңеленә салып өлгереп булмый.

Балалар Россиянең иң яхшы университетларында эшләүче Р.К. Сәгъдиева, Э.Х. Кадыйрова кебек профессорлар, филология фәннәре кандидатлары төзегән дәреслекләр буенча укыйлар. Нурсинә Гадый кызы балаларны татар халкының авыз иҗаты белән дә, танылган композиторларның музыкасы белән дә, рәссамнар һәм шагыйрьләр, танылган язучылар белән дә таныштырырга тырыша. Денис авылы борынгы татар авылы булганлыктан, гаиләләрдә балалар башлыча ана телендә сөйләшәләр, иркен фикер йөртәләр, халкыбызның гореф-гадәтләрен ана сөте белән сеңдереп үсәләр.

Телебез белән бергә халкыбызны, культурабызны да югалту куркынычы бар. Булганын саклап, белемебезне тагын да арттырып татар булып яшәсәк иде. Кызганычка, ата-аналарның күпчелеге моның әһәмиятен аңлап бетерми. Шуңа күрә алар белән аерым очрашып сөйләшергә, татар теленең мөһимлеген аңлатырга туры килә. Шуннан соң күпчелек ата-аналар фикерләреннән кире кайтып, балаларын татар теле дәресләренә йөртә башлыйлар. Ана телен кыстап укыту дөрес түгел, дип саныйм. Ихлас күңел белән, яратып эшләгән эш кенә нәтиҗәгә китерә. Күрәм, кечкенә балалар татар әкиятләрен яраталар, олыраклары шигърияткә, әдәби әсәрләргә тартылалар. Миңа калса, төрки телләр арасында татар теле иң йомшак, иң моңлы тел, — дип сөйли Нурсинә апа.

Денис авылы мәктәбе татарларның очрашу урынына әверелеп бара. Биредә сәнгатьле шигырь уку конкурслары, олимпиадалар, фес­тивальләр һәм кон­фе­рен­цияләр үткәрелеп тора. Шу­шы бәйгеләрдә Дәнис авылы балаларының татар телен белү дәрәҗәсе күренә. Әйтергә кирәк, безнең авыл балалары сынатмыйлар, өлкә олимпиадаларында да җиңүләр яулап киләләр. Ә үткән елда Айдар Фәләхов исемле укучы Казанда узган олимпиададан җиңү белән кайтты. Шулай ук  җирле Мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче “Мизгел” фольклор ансамбле дә Самарада узган халыкара “Мирас” фестивалендә  катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән иде.

Денис мәктәбенең 10 сый­ныф укучысы Камилә Вә­лиева туган телебезне белү мө­һимлеге турында болай әйтте:

- Төрки телле дөньяда киң танылган шагыйребез Габдулла Тукай 1909 елда язган  “Туган тел” шигырендә өзелеп: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”,- дип язган. Мин бу шигырьне бик яратам, чөнки минем дә ана телем – татар теле. Безнең мәдәният кабатланмас колориты белән аерылып тора. Бөтен дөнья татар фольклор коллективлары чыгышын алкышлый, әкиятләренә соклана, милли ашларын ашап туялмый. Шуңа да без шушы милли традицияләребезне, телебезне һәм илебезне саклап, татар булып яшәргә тиешбез.

Харисова образование1

Алинә ХАРИСОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 955

Комментирование запрещено