Шәһәр транспортында әйберләрегезне югалтсагыз

S_f651d43a6d1Журналистларның эш вакыты чикләнмәгән: төрле вакыйгаларны, бәйрәм чараларын яктырткан көннәрдә өйгә соң гына кайтасың. Менә бу көнне дә милли оешмабызның җыелышыннан чыкканда инде караңгы төшкән иде. Тукталышларда беркем юк диярлек, 38 санлы автобусның да соңгы рейсы бугай – кеше әллә ни күп түгел. Юл буе узган чараны ничегрәк язарга, нинди мөһим сорауларга басым ясарга дип уйланып кайттым. Әллә шул уйланулар, әллә арыганлык йогынты ясады – автобуста фотоаппаратымны онытып калдырганмын!

Бу югалту иртән, эшкә җыенганда гына ачыкланды. Инде нишләргә? Кирәкле маршрут автобусының диспетчерлык пункты мин яшәгән йорттан ерак түгел. Җыендым да тизрәк шунда йөгердем. “Кичә кич белән сезнең кондуктор яисә автобус йөртүче фотоаппарат тапмадымы икән? Сезгә калдыручы булмадымы?” – дигән сорауга диспетчер: “Мин кичә дежурда түгел идем, белмим шул. Аны-моны әйтүче дә булмады”, — дип җавап бирде. Нык борчылуымны күрептер инде, бераздан апа: “Телефон номерыгызны калдырыгыз, әгәр берәр хәбәр булса, шалтыратырмын”, — дип өстәп уйды.

…Диспетчер шалтырат­кан­да көн кичкә авышкан иде инде. “Әминә? Автобус йөртүче фотоаппаратыгыз­ны тапкан”, — дип, ул миңа ки­рәк автобусның номерын атады һәм аны сәгать алтыларда соңгы тукталышта “тотарга” була дип аңлатты.

Әлбәттә, билгеләнгән вакытта мин шул тукталышта тора идем инде. Автобус йөртүче машинадан төшүгә, аңа каршы йөгердем. Александр (шатлыгымнан фамилиясен сорарга да онытканмын) шунда ук табылдыкны миңа сузды, хәтта рәхмәт йөзеннән сузган акчамны да алмады. Бары тик: “Бу бит сезнең техника, ничек аның өчен акча алыйм ди инде? Игътибарлырак булыгыз, әйберләрегезне онытып йөрмәгез”, — дип әйтеп куйды.

Миңа чынлап та бәхет елмайган икән: кичә бу автобусның соңгы рейсы булган, ә фотоаппаратны Александр иртән автобусны тикшергәндә тапкан. Берәр намуссыз пассажир кулына эләккән булса, ул миңа әйләнеп кайтыр идеме икән?!

- Шәһәр транспортында халык еш кына әйберләрен онытып калдыра. Аеруча балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Соңгылары бик кыйммәтле булмаган әйберләр өчен дә борчылалар. Мәсәлән, бер әби дачага барганда автобус­та онытып калдырган тишек чиләге белән иске сумкасын  эзләткәне хәтеремдә.

Табылдыклар арасында язулар, шәхси документлар, телефон-планшетлар ае­руча күп. Мәктәп укучыла­ры, гадәттә, икенче аяк кием­нәрен, спорт сумкаларын калдыралар, — дип сөйләде автобус йөртүче. Ул шәхси әйберләрен шәһәр транспортында онытып калдыручылар өчен берничә  телефон номеры бирде. Әгәр  берәр әйберегезне “СамараАвтоГаз” автобусларында онытып калдыргансыз икән, 8-917-101-15-64телефоны аша шалтыратып, сорый аласыз. Мет­ро станциясендә яки поездында онытылган әйберләрне эзләп табарга станция буенча дежур торучы табарга ярдәм итә ала. Әгәр югалтуыгыз бер тәүлектән соң ачыкланса, 227-95-75, 227-95-78телефоннары буенча “Онытылган әйберләр бүлмәсенә” мөрәҗәгать итәр­гә мөмкин. Ул “Советская” стан­ция­сендә урнашкан.

Трамвайда һәм троллейбуста онытылып калган әйберләр буенча трамвай-троллейбус идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яисә 338-34-53 (шәһәр трамвай депосы), 951-99-62 (Киров районының трамвай депосы), 953-37-38 (Самараның Северное трамвай депосы), 338-25-96, 951-99-64, 953-31-29 (1,2 һәм 3 санлы троллейбус деполары) буенча шалтыратып, белешә аласыз. 

Ә мин “СамараАвтоГаз” оеш­масының электрон адресына  38 санлы автобусның дәүләт номерын күрсәтеп, аны йөртүче Александр исеменә рәхмәт сүз­ләре язып җибәрдем. Аның юллары тигез һәм җиңел булсын!

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек»


 

Просмотров: 1232

Комментирование запрещено