25 июль – Россия сәүдә хезмәткәрләре көне
Яраткан эшең шатлык китерсә — бу зур бәхет инде. Самараның Победа урамында урнашкан “Хәләл” кибете сатучысы Рузалия Кравченко (Сөнгатова) да эшенә күтәренке кәеф белән бара, көне буе аяк өстендә эшләсә дә, ару-талуны сизми. Егерме елдан артык сәүдә тармагында көч куйган Рузалия сатып алучыларны ачык йөз белән каршы ала, товар ассортименты белән таныштыра һәм иң яхшысын сатып алырга ярдәм итә. Ә кибеттәге хәләл ризыкның төрлелегенә исең китәрлек: ат, сарык, сыер, күркә, каз, үрдәк һәм тавык итләре, кулдан ясалган күптөрле ярымфабрикатлар һәм колбасалар, сөт һәм сөт эшләнмәләре. Бәяләре дә әллә ни кыйбат түгел, сыйфатлары да югары.