Солдат кызы (Татар Әбдекие авылында яшәүче Әлфия Нуртдинова хикәясе)

БезымянныйМатур итеп бизәкләп-сыр­лап ясаган ишек алдыннан биш-алты яшьләрдәге кыз йөгереп килеп чыкты. Чыга килешли кичтән калдырган чыбык кисәген эләктереп алды да сикергәләп йөрүен дәвам итте. Аның күңеле шат, дөньясы түгәрәк иде. Йорт уртасына җиткәч, чыбыгын җиргә суккалап бер урында әйләнгәләп алды, нидер сызгалады һәм ишеккә карап түземсезләнеп:

- Тиз бул инде… — дип кычкырды.

Ишектән, таякка таянып, өстенә иске шинелен бөркәнеп, әтисе чыгып килә иде.

Бераздан тагын:

- Әйдә тизрәк… — дип әйтеп бетерер-бетермәстән, кинәт кенә игътибар белән әтисенә карап тора башлады… һәм, беренче кат күргәндәй, күзләрен зур ачып һәм җитдиләнеп:

- Әти, нигә син таякка таянып йөрисең, ә? Синең аякларың бар бит… Таяк белән беркемнең дә әтисе йөрми безнең авылда… — диде, аска карап.

Көтмәгәндә әйтелгән бу сүзләрдән солдат катып калды. Күлмәк изүен капшап тапты да, сәдәфен ычкындырып, тын алды, аннары, йомшак кына:

- И-и, кызым, — дип башыннан сыйпады. Бу сорауны абыең белән апаң да биргән иде… син дә бирдең менә… энекәшең дә бирер…

Аннан, кайдадыр еракка карап, сүзен дәвам итте:

- Сугыш, кызым, каһәрле, дәһшәтле сугыш гаепле…

- Ә нәрсә ул сугыш? Дию пәриеме?

- Дию пәрие генәме… Бер көтү дию пәриләре…

Кызчыкның күз алдына абыйсы укыган әкияттәге кебек бер көтү дию пәрие килеп бас­ты. Димәк, аның әтисе алар белән сугышкан…

- Син аларны җиңдеңме, әтием?

- Җиңдек, кызым, җиңдек… Мин дә берүзем түгел идем. Тик менә аякларымны гына саклап бетереп  булмады шул… – дип, тагын уйга чумды.

Шунда ул кызының дәшми торуын күреп, аңа таба борылды. Аның бәләкәй генә йодрык­лары йомарланган, сагыш тулы күзләрендә чык тамчылары ялтырап тора иде.

- Син нәрсә, кызым?! Син бит солдат кызы! Солдат кызы елак булмый. Ул батыр була!

Бу сүзләрдән соң кыз читкә борылды, һәм, борынын мышкылдатып, күзләрен сөртеп алды. «Ник мин батыр булмаска тиеш соң әле», — дип, бар көчен җыеп, дулкынлануын җиңеп, сорап куйды:

- Ә кем соң ул солдат?

- Солдатсыз булмый, кызым. Солдат ул туган илебезне, җиребезне дошманнан саклау­чы кыю ир-егет. Үскәч барысын да аңларсың әле. Әйдә, әнә теге тактаны да бизәкләп куйыйк. Бар да яхшы, кызым, бирешмибез әле…

Бу сөйләшү Әлфирәнең күңеленә  күз яшьләре белән язылып, мәңгегә уелып калды, чөнки сугыштан соң туган солдат кызының йөрәгенә еллар аша гөрселдәп килеп бәрелгән яуның беренче кайтавазы иде. «Сугыш» сүзенә беренче мәртәбә игътибар итүе иде. Ә менә таяк шакылдаган тавыш аңа туганнан бирле таныш. Кыз аларның кайчан нинди тавыш чыгарганын карамыйча да белә. Кайчакта алар сөяп куйган җирдән шаулашып идәнгә егылалар. Кыз тиз генә йөгереп килеп урынына бас­тырып куя, чөнки әтисенә иелеп алырга уңайсыз икәнлеген белә. Әтисе кузгалып китәр алдыннан таякларны кулына алганда, ничек чыңлаганнарын да аера белә. Кызчык аларга күнгән, инде ишетми дә иде кебек. Ә бүген алар әллә ничек яңгырап ишетелә башлады, сизми мөмкин түгел…

Шушы вакыйгадан соң кыз «сугыш» сүзен ишетү белән колагын тырпайта торган булды. Зурлар бу сүзне еш әйтәләр икән бит, аның гына игътибар иткәне булмаган. Күрше Җәмил абый да гел кабатлый аны. Гел дигәч тә, гел түгел инде, бераз «кәефләнеп» алгач кына: «Бүген минем  «илле көнгә бер тиле көнем», — дип килеп керә дә әтисе белән өстәл артында озак кына сөйләшеп утыралар. Аз сүзле, тыйнак холыклы абый андый вакытларда буасы ерылган елга кебек үзгәреп китә. Күзләреннән аккан яшьләрен дә сизми шикелле. Әллә  «тиле» көн тәэсир итә микән? Олы кешеләр еламый дип уйлый иде кыз, булгалый икән шул. Бигрәк тә «сугыш» сүзе ишетелгәндә бер дә күңелле булмый. Бар да я  тынып кала, я сөйләшү моңсу төс ала. Әтисе дә нигәдер кырысланып киткәндәй була андый чак­ларда…

Тагын бер вакыйганы яхшы хәтерли кыз. Бервакыт шулай, кыш көне булгандыр, әнисенең шәһәрдә укый торган туганы Анзар абый килеп керде.

- Кара син аны! Нинди зур үскән! — дип, Әлфирәне күтәреп алып, күккә чөйде. Бу  «очышны» көтмәгән кыз башта куркып китте. Икенче тапкыр да кабатлангач, ошатты да. Аны бит моңача беркем дә болай “очырмады”, чөнки әтисе баланы утырган килеш кенә күтәрә ала иде.

Олылар озак кына сөйләшеп утырдылар, ә ахырда Анзар абыйсы әтисенең аркасыннан кагып:

- Ярар, абый. Син әле исән калдың, кайттың менә! Ә минем әтием сугыштан кайтмады! Утырып торырлык кына исәнлеге булса да, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде…  — дигән чакта калтырап киткән тавышы да кызчык күңеленә кереп сеңде.

Димәк, сугыштан кайтмау­чылар да булган!.. Әтисе кебек имгәнеп кайтучылар да күп. Берничәсен Әлфирәнең күргәне дә бар. Иң нык тәэсир иткәне — күрше авылдан хатыны белән ат арбасында килгән абый иде. Аларга чәй эчәргә кергәч, кыз егылып китә язды: абыйның ике кулы да терсәктән юк, ике күзе дә күрми иде. Менә нинди коточкыч булган икән бит ул сугыш! Чынлап та каһәрле сугыш! Шулай итеп, үскән саен кызның күргән-белгәне, ишеткәне арта барды. Ул хәзер күпне аңлый, сугыш гарасатын тулысынча күзаллый иде. Урта мәктәпне  тәмамлаучы кыз сугыштан соң узган  ун — егерме елның сугыш яраларын төзәтү, кайгы-хәсрәтләрне оныту өчен бик аз икәнен яхшы аңлый башлады.

Әтисенең дә кайсы фронтта сугышканын, яшьлек чакларын белә хәзер кыз. Ул җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң бухгалтерлыкка укып кайткан һәм урман хуҗалыгында үз профессиясе буенча эшли башлаган, шуннан армия хезмәтенә алынган. Ел ярым да хезмәт итеп өлгермәгән, сугыш башланган. Аларны, хәзерлеге булган егетләрне, фронтка беренчеләрдән булып озаталар. Мәскәү янында тупланган дивизияне Сталинград юнәлешенә ташлыйлар. Әтисе Волгоградның трактор заводы янында барган канкойгыч сугышларда катнаша, взвод командиры буларак күрсәткән батырлыгы өчен ике Дан ордены кавалеры исеменә лаек була. Сугышларның берсендә, мина ярчыгы башына тиеп, яраланып аңын югалткач, иптәшләре командирларын калдырмыйлар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, яу кырыннан алып чыгалар һәм Идел аша чыгаралар. Әтисе бер елдан артык госпитальдә дәвалана, шулай да  егерме бер яшендә инвалид булып кала.

Авылга кайткач, яшәү өчен көрәш башлана. Үсмер кызлар һәм егетләр, өлкән яшьтәге кешеләр дөнья арбасын көч-хәл белән тарталар икән. Шулар арасында әтисе дә биш ел буе бригадир булып  эшли, тормышның бөтен ачысын тулысы белән татый. Тырыш хезмәте өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә, шул вакытта уңган-булган һәм бик тә үткен кызны очрата. Алар өйләнешеп, дөньяны бергә көтә башлыйлар. Сугыш бетсә дә, тормыш бик авыр була әле. Төп йортта калган туганнары ярдәме белән башка аерылып чыгалар, әтисе өй эчендәге өс­тәл-урындыкларны, шкаф-ка­раватларны сырлап-сырлап үзе ясый. Бу осталык аңа нәселдән килгән икән. Тормышлары җайланып китеп, яңа өй салып кергәч, тагын да матуррак диван-кәнәфиләр, челтәрле тәрәзә капкачлары ясый…

Әнисенең дә ачлы-туклы сугыш еллары турында әрнешеп сөйләгәннәрен хәтерли Әл­фирә. Аңа да бит сугышка китеп югалган әтисе мәңгелек ядкәр итеп исемен генә калдырган. Тузан туздырып гражданнар сугышына киткән атлы отряд артыннан тулгагы тулган хатын карап калганда:

Кыз бала туса, Хәмдия кушарсы-ың… — дип кычкырганын ишетеп ала һәм Әл­фирәнең әнисенә шул матур исемне куша. Ә бабасы шул китүдән кайтмый, беренче бала булып туган Хәмдиясен да күрәлмичә һәлак була. Кара төннәрдә йоклый алмыйча якыннарын сагынгандыр, күрешү турында хыяллангандыр ул…

Талдан-талга тал

                             тибрәтеп,

Сайрый сары сандугач.

Җырлау түгел, еларсың да,

Өзелеп-өзелеп сагынгач…                                                                                                           Ләкин сугыш Хәмдиянең дә язмышына килеп керә, читләп узмый. Зәңгәрсу-соргылт күз­ле, кара бөдрә чәчле, ак йөзле яшь кенә бригадир кыз, атка атланып, көне-төне колхоз биләмәләрен тикшереп кенә йөрми, печән чапканда да, урак урганда да беренче сафларда була. «Все для фронта, все для победы!» дип еш  кына уздырыла торган ярышларның берсендә үз өлешен беренче урып, көлтәләп куйган өчен алсу төстәге ефәк күлмәклек алу бәхетенә ирешә. Кадерләп сак­ланган шул күлмәкне дә яхшы хәтерли кыз. Кырык дүртенче размер гына ул. Менә шундый  үсеп, ныгып, өлгереп җитмәгән балалар, хәлсез, ләкин акыл өйрәтерлек зирәк әби-бабайлар хезмәте белән дә яуланган ул Җиңү!

Таякның авыр башы әтиләре сугыштан кайтмаган ятим балаларга, тол хатыннарга төшкән, әлбәттә. Кешенең кайгы-хәсрәтен, күз яшьләре ачысын, сагышын күрсәтә торган берәр үлчәү булса, аларның кичерешләре үлчәгечнең иң соңгы ноктасын да узып, кырыена бәрелеп, челпәрәмә килер иде. Аларның тетрәндергеч кичерешләрен, язмаларын тыныч кына уку мөмкин түгел. Андый вакытларда Әлфирә, үзе дә сугышта катнашкан  Александр Твардовскийның шигырь юлларын исенә төшерә:

Переправа, переправа !   (…)

Кому память, кому слава,

Кому темная вода, -

Ни приметы, ни следа…

Әйе, һәркемнең үз язмышыдыр, күрәсең. Күзләрне камаштырып төнге күкне ярып ялтыраган яшен кебек якты да, кыс­ка да. Ничә еллар узып та, онытылмый батырлар язмышы…

Шуңа күрә сугыш турындагы хатирәләрнең берсе дә югалырга, онытылырга ти­еш түгел! Сугыш ялкыны йө­рәк­ләрне яндырган, көй­дергән, кайбер урыннарын кара кү­мергә әйләндергән вакый­галар бермә-бер тер­кәлеп, язылып, сөйләнеп, халык кү­ңеленә җыелган ядкәр бу­лып, бер китапка әверелеп мәң­ге сакланырга һәм буыннан-буынга күчеп барырга тиеш… Хәтерлисезме, Роберт Рождественский үзенең “Реквием” дип аталган поэмасында:

“Помните! Через века,

         через года, — помните!

О тех, кто уже не придет

              никогда, — помните!

Не плачьте! В горле сдержите

         стоны, горькие стоны.

Памяти павших будьте

дос­тойны! Вечно достойны!”, — дип язган иде. Бөтен буыннар да бабалары китергән корбаннарга мәңге лаек булырга тиеш.

…Ни генә булса да, вакыт туктамыйча алга бара, тормыш дәвам итә. Киләчәк тормышында Әлфирәгә әтисе белән әнисе гомер буе үрнәк булдылар. Үзләренең тырыш, булдыклы, максатчан, көчле рухлы булулары, һәр нәрсәнең яхшы ягын күрә белүләре белән, авырлык­ларга бирешмәүчәнлекләре белән алга барырга әйдәп тордылар. Аларның әйткән һәр сүзе, эшләгән эшләре, кул кушырып утыра белмәүләре, тату гаилә корып яши белүләре белән өлге булдылар балаларына. Балалары да бик яшьли эшкә җигелеп, аларга булыштылар. Абыйлары мәктәпне бетереп киткәч, йорттагы ир-ат эше әнисе белән ике кызына калды. Бу эшләрне алар авырлык итеп санамыйча, зарланмыйча, яшәү рәвеше итеп кабул итеп, тырышып башкардылар. Утын да кистеләр, печән дә чаптылар, йорт тутырып мал да үстерештеләр, бакчаны да тәртиптә тоттылар. Эш күп булуга карамастан, укуга да өлгерделәр, мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамладылар…

Бәлки шуңадыр да, Әлфирә, әтисенең илле яшьләрдә булуына карамастан, аркасына рюкзак асып совхоз машинасына утырып  китеп, шоферлыкка укып кайтуын югары бәяләде. Авылда берничә генә җиңел машина булган заманда, сугыш ветеранына хөкүмәт бушлай биргән яңа  «Запорожец» машинасына утырып кайтуы үзе бер вакыйга иде. Кайберәүләр хәтта күпсенеп әйткән сүзләрне дә әтисе гаепләмәде, тыныч кына:

- Миңа моның әллә ни кызыгы юк. Кызганыч та түгел. Аяк­ларымны китереп бирүче булса, берсүзсез шушы машинаны биреп җибәрер идем, — дип җавап биргәнен озак еллар сөйләделәр авылда.

Дөньяны күп күргән, төрле хәлләргә юлыкса да, күңел төшенкелегенә бирелмәгән әтисе, гаиләсе белән күчеп китәргә җыенган кызын озат­канда, күзләрен дымландырып болай диде:

- Кызым, еракка китәсең. Бә­хетле булыгыз, исән-сау яшәгез… Мин егерме бер яшем­дә, илебез өчен сугышып, инвалид булып калдым. Бертуган абыем, ике җизнәм сугыштан кайтмадылар. Бергә хезмәт иткән дусларым, иптәшләрем гомерләрен бирделәр. Без илебез халкына, балаларыбызга яхшы тормыш булсын өчен көрәштек! Хәзер инде рәхәтен күрегез.

Җиңелмәс каһарманнар буыны вәкиле булган солдат сүзләре иде бу. Ә көз  җиткәч, бары тик илле алты яшендә, каты авыруына солдатларча чыдап, бакыйлыкка күчте… Бу зур югалтуны тату, бердәм гаилә әгъзалары бик авыр кичерделәр.

…Менә шундый хатирәләр саклана солдат кызы күңелендә. Менә шулай үсте әти-әнисе кочагында ачлык күрмәгән солдат кызы. Менә шулай үсте  Әлфирәләр буыны. Кайчагында, тулган күңеленә сыеша алмыйча, ак кәгазьгә шигъри юллар агыла:

Хатирәләр җепсез генә

                                   тезелә,

Искә төшкән саен үзәк өзелә,

Үткән гомер кайтмый,

                           аңлыйм мин,

Үткәннәрсез яши алмыйм

                                      мин…

Ә сугыш онытылмады. Икенче, өченче, дүртенче буын балалары сандыклардан ата-бабаларының сурәтләрен чыгарып зурайттылар һәм урамнарга чыктылар. Сугыш геройлары һәм хәзерге буын кешеләре, урам тутырып  «үлем­сез полк» агышын оештырдылар.  Карап торышка тән­нәрне чемердәтерлек бу көч авылдан — авылга, шәһәрдән — шәһәргә, илдән — илгә күчеп, мәйданнарны тутырып һаман агыла да агыла… Бөек Җиңүдән соң туган өченче — дүртенче буын кешеләре куәтенә бәрелеп, набат кебек, бөтен Җир шарына яңгырый: “Помните! Через века, через года, — помните!” Җир шарын канкойгыч сугышлардан аралап гөрселдәгән бу сүзләр бабаларыбызның тетрәндергеч язмышының кайтавазыдыр…

 

Әлфия НУРТДИНОВА.

Татар Әбдекие авылы,Шенталы районы.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1319

Комментирование запрещено