Венера Ганиева: Телебезне, йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы

венераАртист республикада милли тәрбия һәм белем бирүче «Гаилә академияләре» булдырырга кирәк дип саный.

Россиянең Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Венера Ганиева Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын укыганнан соң туган фикерләре белән уртаклашты.

«Рөстәм Миңнехановның милләтебезнең киләчәге өчен кайгыртып язган мөрәҗәгате белән тулысынча килешәм. Әйе, безнең миллилек җанда булырга тиеш. Өстән: — Син — татар! — дип төртеп күрсәтеп кенә татар булып булмый. Ничәмә-ничә гасырлар буе ата-бабаларыбыздан килгән милли байлыкларны безнең буын „тар-мар“ итәргә тиеш түгел. Без миллилекне, телебезне, милли йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы!», — диде Венера Ганиева.

«Тәрбия — иң элек гаиләдән башлана. Минемчә, республикада бу юнәлештә белем бирүче „Гаилә академияләре“ эшләргә тиеш. Анда, ата-аналарга бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирү, баланы кече яшьтән милли рухта тәрбияләүне, укытуны кертсәк, бу һичшиксез берничә елдан үз җимешләрен бирер иде. Балада милли горурлык хисен нәкъ менә кече яшьтән үк тәрбияләү зарур», — дип саный ул.

«Шәхсән үзем милли мәдәниятебезне саклауга, аны киләчәккә илтүгә максатлы юнәлештә эшлим. Шәкертләремне дә ияртәм. Ел да уздырыла торган „Сандугач-Соловей“, „Иҗади гаиләләр бәйгесе“, „Укытучылар бәйгесе“, Р.Ваһапов фестивален һәм Ә.Авзалова исемендәге Халыкара фестивальләрне генә алыйк. Бүгенге сәхнә яшьләре өздереп татар моңнарын сибәләр, халык күңелен уяталар», — дип әйтте Россиянең Халык артисты.

«Республикабызда телне, милләтне саклауга зур эш башкарыла. Бигрәк тә читтә яшәүче татарларны берләштерүче Бөтендөнья Татар Конгрессының, аның канаты астында эшләүче Бөтендөнья „Ак калфак“ хатын-кызлар оешмаларының кирәклеген һәм алып барган эшен югары бәяләр идем. Татар милләте беркайчан да бетмәс, иманым камил!» — ди мәдәният һәм сәнгать институты профессоры.

«Шәхсән үзем, татар милләтеннән булуым белән чиксез горурланам! Минем тамырларымда татар һәм керәшен каны ага, шуңадырмы милли хис миннән ташудай ургылып моң булып түгелә!» — дип хисләре белән уртаклашты Венера Ганиева. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 758

Один комментарий

  1. Нигә түрәләренә, атаклылары, сайланганнары янында булганда, аларга шулай әйтмәгән???
    Бер сүзе җиткән булыр иде бит?
    Нигә каршы чыкмаган?
    Татар халкын санламаган булып, мондый чыгыш ясарга кирәкме?