«Мөәзин булып кайттың мәллә?» — Раяз Фасихов Югары Курсада мәчет ачылышында катнашты

news_2990125 июль көнне Татарстанның Арча районы Югары Курса авылында зурлап мәчет ачтылар. Мәртәбәле чарада Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов та катнашты.

“Дустым Илһамның тырышлыгы нәтиҗәсе, әтисе исемен йөртүче Илдус мәчетен ачу тантанасында. Арча районы, Югары Курса авылы”, — дип исемләгән ул инстаграмдагы постын.

Фото һәм видеолардан күренгәнчә, мәчет бик зур, затлы итеп эшләнгән. Зур шәһәр мәчетләреннән бер дә ким түгел. “Шундый матур көн. Безне Рөстәм хәзрәт каршы ала. Менә дустым Илһам”, — дип сөйли Раяз.  

Пост астында исә җырчы Марсель Вәгыйзов дусларча шаяру калдырган: “Мөәзин булып кайттың мәллә?”  

Күп җырлар авторы, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова исә болай дигән: “Сөбханалла. Бик матур мәчет. Иман нуры таратсын Курсави оныклары”. 

matbugat.ru

Просмотров: 808

Комментирование запрещено