Ркаил Зәйдулла: Президентыбызның мәкаләсен татар халкының стратегиясе дип атарга була

184Аңлаган кешегә мәкаләдә барысы да ачыктан-ачык әйтелгән дип саный халык шагыйре. 

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халык шагыйре, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның матбугатта чыккан милләт язмышына багышланган мәкаләсен татар халкының стратегиясе дип атап булуын әйтте.

«Рөстәм Нургалиевичың мөрәҗәгате татар дөньсы өчен зур вакыйга. Андагы сүзләрнең Президентыбыз исеменнән әйтелүе бик мөһим! Дөресен генә әйткәндә, бу мәкаләне татар халкының стратегиясе дип атарга була. Аңлаган кешегә монда барысы да ачыктан-ачык әйтелгән», — дип хәбәр итте Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Шагыйрь фикеренчә, стратегия турында хезмәт әллә ни озын булырга тиеш түгел, ул шулай кыска, төгәл булырга тиеш.

«Озак уйланулардан соң, фикерләшүләрдән соң туган язма дип уйлыйм. Чөнки монда үткәннәрне барлау да, бүгенгене күзаллау да, киләчәкне уйлау да бар. Бүгенге глобальләшү, чикләр җуелган заманында, милли тәңгәллекне саклап калу, чыннан да, кыен. Рөстәм Миңнеханов милләтне саклап калу юлларын билгели. Мәдәниятне, телне саклауга басым ясала», — дип әйтте Ркаил Зәйдулла.

«Бездә милли үзаң булырга тиеш. Хәтта телен җуйган кеше дә үзен татар дип саный икән, димәк, өмет бар дигән сүз. Ул Зиннур Мансуровның „Тукай кодексы“ китабын да искә алган. Мәгарифсез без мәдәниятле дә, телле дә була алмыйбыз, хәтта үз тарихыбызга да ия була алмыйбыз. Монда уйланырга, алга таба хәрәкәт итәргә бик күп фикерләр биргән Президент. Хөкүмәт телне, мәдәниятне саклау эшенә ярдәм итәргә әзер ди ул. Бу бик мөһим. Бу бик вакытлы чыккан мәкалә», — дип фикерен җиткерде халык шагыйре.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 765

Комментирование запрещено