Сагынып йортны кайтсын җаннарың (Иске Ярмәк авылында яшәүче Тәлгать ВАҺАҖЕВ шигыре)

f3a64066b87d4f2da9f234f0e77a23b6Быел кадерле тормыш иптә­шемнең бакыйлыкка кит­кәненә 12 ел тулып узды. Шигыремне аның истәлегенә багышлыйм. Мин аны са­гынып, догалар укып һәр көн саен искә алуыма куанам. Ходай түшәгендә шатланып ятсын иде.

Миңа карап шушы йортым яши,
Минем белән йортым тын ала,
Миңа карап сандугачлар сайрый,
Мин булганга йортым куана.
 
Бәгырькәем, сиңа сәлам язам,
Кичен яткач, телим теләкләр.
Һаман сагынып һәр көн көтәм сине,
Сине сагынып өзелә үзәкләр.
 
Шушы йортта синең гомерең узды,
Шушы йортта чыкты җаннарың,
Ташлап китим, дисәм, күзем күргән якка
Җаннарың да кайтмас аннары.
 
Әле яшим җомга көннәрендә
Кайтадыр дип, бәлки, җаннарың.
Ташлап китсәм мин дә туган йортны,
Һич кичермәс мине җаннарың.
 
Әрни йөрәк, өзелә үзәкләрем.
Нишләр идең әгәр син күрсәң?
Кабереңнән торып чыгар идең,
Ялгыз тормыш авырлыгы әгәр син белсәң.
Ник, бер Ходай, озын гомер бирдең?
Туйдым, иркәм, мин дә тормыштан.
Болытларга очып китәр идем -
Һич тә узып булмый язмыштан.
 
Иртән торгач, сурәтеңә карап,
Сиңа сәлам бирәм, бәгырем.
Мин шат булыр идем, әгәр
Янәшәңдә булса каберем.
 
Юлга якын ике кабер торыр,
Бер-берсенә бик тә ошарлар,
Авылдашлар кереп сәлам бирер.
Бәлки, чәчәк бәйләмнәре куярлар
Ераклардан кайткач балалар…

Тәлгать ВАҺАҖЕВ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1297

Комментирование запрещено