Тормышыбызның алтын хәзинәсе

s1200-11Һәр кешенең гомере тыгыз йомгак сыман – сүтә башласаң, озын тоела, ә яшәгәндә өч көн кебек кенә уза да китә. Похвистнево районының Гали авылында гомер иткән Фоат белән Халидә Таҗетдиновларның да гомере шулай – вакыйгаларга бай, ләкин кыска булып тоела. Алар бит заманында аккошлар кебек бик матур пар иделәр. Уртак тормышлары гына озын булмады шул.

Алма кебек өч малай һәм ике кыз — Ринат, Илфат, Гөлшат, Айсылу һәм Иршатны үстереп, Гөлшат белән Ринатны олы юлга бастырып йөргән чакларында, уйламаган да җирдән, әниләренә онкология чире ябыша, һәм Халидә якты дөньяны ташлап китә…

- Әниебез вафат булгач, әтиебез бик өзгәләнде. Ләкин йөрәк яраларын вакыт дәвалый, диләр. Аллаһы Тәгаләгә таянып, ышанып, безгә әти дә, әни дә булып яши башлады ул. Бераздан, Әсәкәй ягыннан искән җылы җилләр хәбәр китерде – аны ике баласын кочагына алып тол калган Хәлимә апа белән таныштырдылар. Ике ялгыз йөрәк кавышып, бер теләктә булып, җиде баланы бертигез күреп үстереп, туйлар ясап, барысын да олы тормыш юлына чыгардылар. Шулай итеп, үзебезнең инәкәебез белән 34 ел яшәгән әтиебез, Хәлимә апа белән тагын 26 ел яшәде. Кызганыч, бер ел элек әтиебез дә мәңгелеккә күчте. Хәзерге вакытта Хәлимә апа 57 яшьлек энебез Иршат карамагында. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп матур гына яшәп яталар. Кайчан гына килсәк тә, Хәлимә апа тәм-томнары белән сыйлап кына калмый, һәрвакыт нинди дә булса күчтәнәч тә биреп җибәрергә тырыша. Хәлимә апаның кызы Әминә һәм улы Илдус та безгә бертуганнарыбыз кебек якын. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз, бик тату яшибез. Хәлимә апа – безнең тормыш бизәгебез, күңелебезнең алтын хәзинәсе. Аның ачык йөзе, ягымлы карашы, олы йөрәге безнең барыбызны да җылыта һәм бүгенге көндә дә яшәргә көч бирә. Шулай ук ул 12 оныгы өчен назлы сүзен кызганмаучы, ярдәм итеп торучы сөекле әби дә. Саимә апа, Хәлимә апаның яхшылыкларын еламыйча сөйли алмыйм. Күп кеше андый мәрхәмәтне туган әнисеннән дә күрми, ә ул барыбызга да ана була белде. Без аны беркайчан да ташламабыз. Ул — безнең алтын хәзинәбез! Хәлимә апабыз гомеренең 74нче баскычына атлады инде. Тагын да югарырак, иң биек ноктага кадәр менәргә насыйп итсен иде Аллаһы Тәгалә! Ул – безнең таянычыбыз һәм ныклы терәгебез,  - дип сөйләде Гөлшат.

…Мин аның сөйлә­гәннәренә шаккатып, хәйран калып тың­лап утырдым. Менә нинди үги әниләр дә була икән!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 846

Комментирование запрещено