Фаяз Хуҗин: Халыкның потенциалы, киләчәккә ышанычы әлегә бетмәгән

KSF_6216Иң мөһиме, милли проблемаларыбызны яшермәгәч, алга барырга өмет бар дип саный тарих фәннәре галиме. 

Танылган археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстанның Фәннәр академиясе әгъзасы Фаяз Хуҗин Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын укыгач туган фикерләре белән уртаклашты.

«Без телебезне дә югалтып бетермәдек әле, мәдәниятебез да бар, тарихыбыз да өйрәнелә. Халыкның потенциалы, киләчәккә ышанычы әлегә бетмәгән. Менә шушындый фикерләр уятты миндә Президентның мәкаләсе. Халыкка нәкъ бүген кирәкле гамәл булды бу», — дип уртаклашты Фаяз Хуҗин.

«Һәркемгә аңлаешлы телдә язылган җыйнак кына, шул ук вакытта тирән эчтәлекле мәкалә бу. Халкыбызның киләчәге булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Президент шушы сорауга җавап бирергә тырышы. Аның төп фикере — бөтен нәрсә үзебездән тора, әмма хөкүмәт ярдәме дә кирәк. Мин аның белән килешәм. Шул ук вакытта сорау да туа. Никтер халыкның күптәнге хыялы — милли университет ачу зарурлыгы турында фикер әйтелмәгән», — дип белдерде галим.

«Тарихи мирасыбызны барлау, баету, аннан файдалану ярыйсы гына урын алган. Тарихчыларны Президентыбыз онытмый. Әмма чит ил туристлары да күпләп йөргән, татар мәдәнияты тарихын күрсәтә торган милли үзәгебез яшәүдән туктады. Китапханәгә башка урын табылмады микән? Сүзләребез эштән аерылмасын иде», — дигән теләк белдерде археолог.

«Телебезне саклау комиссиясе дә булдырылды. Иң мөһиме, милли проблемаларыбызны яшермиләр. Авыр, ләкин алга барырга өмет бар. Мәкаләне укыгач өмет тагы да ныгыды», — дип тәмамлады фикерен Фаяз Хуҗин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 774

Комментирование запрещено