Индус Таһиров: «Президент халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, динен, милли моңын саклау өчен борчыла»

KSF_8814

Президент халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, динен, милли моңын саклау өчен борчыла.

Илбашының милләтебезнең тарихына, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган мәкаләсе юкка гына язылмаган. Ул, бер яктан, аның язмышына борчылуын белдерү булса, икенчедән, аның якты киләчәгенә зур ышаныч белән сугарылган. Президент халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, динен, милли моңын саклау өчен борчыла. Аның өчен милләтебезнең бөтенлеге, бердәмлеге беренче урында. Бу исә булачак халык санын алу вакытында үзебезнең бербөтен бер җан һәм бер тән булып калуның иң зур максатларыбызның берсе икәнлеген аңлап эш итү дигән сүз.

Президентыбызның бу мәкаләсендә яшь буынны тәрбияләү, аңа ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне сеңдерү кирәклеген ассызыклый. Бу исә ата-аналарның киләсе буыннарга телебезне, милли моңыбызны ядкарь буларак калдырырга бурычлы икәнлегенә ишарә.

Татар – гомер-гомергә мөстәкыйль халык. Ул бер кайчан да кемнәрнеңдер күрсәтмәләре белән яшәмәгән, киресенчә, башкалар өчен үрнәк була килгән. Президентыбыз укучыларга тәкъдим иткән мәкаләсендә бу фикерне ассызыклаган. Татарстаныбызның ышанычлы адымнар белән алга баруына басым ясаган. Татарстан – татарлар өчен, аларның кайда яшәүләренә дә карамастан, тарихи Ватан, ә Казан – барыбыз өчен дә рухи башкала. Бу – мәкаләнең лейтмотивы. Мәкалә, һичшиксез, һәммә татар кешесенең үз- үзенә ышанычын ныгытачак.

vatantat.ru

Просмотров: 817

Комментирование запрещено