Индус Таһиров: Алда безне ни көтә? — «Мәдәни җомга» газетасы

KSF_8814Бу сорауга җавап бүген тирән караңгылыкта. Коронавирус зәхмәте моны тулысы белән раслады, ди галим. 

Бу сорауга җавап бүген тирән караңгылыкта. Коронавирус зәхмәте моны тулысы белән раслады.

Бөтен дөнья аның кармагына эләгеп, аннан чыгу юлларын эзләү белән мәшгуль. Ләкин ул юллар битлек күләгәсендә. Битлек кайчан салыныр? Аптырашта яшибез.

Тик шунысы ачык, үткәндәгечә яшәүгә нокта куелды. Аерым шәхесләргә, ил башлыкларына ышаныч бетте. Адәм балалары өчен эчке дөньяларына бикләнеп, тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышанып яшәү вакыты җитте.

Иртәгә дәүләтләр, бигрәк тә Россия нинди булыр? Коронавирус кайчан тәмамланыр? Милләтебез нинди хәлдә калыр? Иң борчыган сораулар шуннан гыйбарәт. Ә аларга җавап күп рәвештә дөньяның нинди булуыннан тора.

Илләр-җирләр ничек үзгәрер? Моңарчы дөньяга үзенчә үрнәк булып торган илләрнең иң йогынтылысы АКШ ни кичерер? Ә бит бу илнең икътисады үсештән туктау дәрәҗәсендә, дөнья валютасы булган доллар йомшарды, аңа ышаныч кимегәннән-кими бара. Өстәвенә, анда хөкүмәткә каршы һәм үзара бәрелешләр арта. Аның берничә штаты моңа кадәр үк дәүләттән аерылып чыгу юлына баскан иде. Бүгенге шартлар аны бөтенләе белән таркалу сукмагына алып чыкмасмы? Аның кайчан да булса таркалачагына шик юк. Ләкин бу очракта сүз ул ераклык­тагы вакыт турында түгел, ә якындагы еллар турында бара. Бу хәл була калса, Америка континентындагы Бразилия, Мексика, Никарагуа, Куба кебек илләр ни хәлдә булыр? Аларда тынычлык, иминлек сакланырмы, үзара бәрелеш утында калмаслармы икән?

Европа шулай ук җиңел булмаган елларын кичерә. Андагы илләрнең икътисады шактый ныклы булса да, коронавирус аларга да зур зыян китерде. Глобальләшү рәвешендәге яшәешләре тукталу дәрәҗәсендә. Коронавирус Испаниянең һәм Италиянең бөтенлегенә зыян китермәсме, дигән сорау туа. Әлегәчә алар составындагы Барселона яки Венецияне аерылып чыгу очкыны бөтенләе үк биләп алмасмы соң?

Бу сорауларның тик кайберләре генә. Алар исә артканнан-арта тора. Чит илләрдәге хәлләр Россиягә, гомумән күпчелек татарлар шунда яшәгән элеккеге БДБ илләренә турыдан-туры йогынты ясый.

Әйе, нәкъ татар язмышы борчый безне. Милләтебезне иртәгә билгесезлек көтәме? Әйе, билгесезлек. Ләкин аны өметле билгесезлек дип атап булыр иде. Чөнки татар шушы шартларда да аннан чыгу мөмкинлекләрен таба тора. Татарстанның икътисады үсешен акрынайткан булса да, алга бара. Бүген Татарстанда 36,5 млн тонна нефть табыла. Аның 23 млн тоннасы эшкәртелү дәрәҗәсенә әверелде. Шуның белән Татарстан Россия өчен нефть энәсеннән төшеп, чимал белән түгел, ә нефтепродуктлар җитештерү мисалын тудырды.

Татар авыллары да яшәү һәм уңышлы эшләү мисалларын тудыра. Икмәк үстерү, мал үрчетү Татарстаннан читтәге татар авылларына да хас. Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 10 меңнән артык халык яши, андагы татарлар бернинди коронавируска да карамастан, эшләрен туктатмый. Чуашстандагы Шыгырдан, Тукай авыллары нәкъ шулай, бүген дә элеккечә яшәргә тырыша. Ләкин коронавирус зәхмәте шәһәрләрне генә түгел, авылларны да әйләнеп үтмәде, аларга да куркыныч тудыр­ды. Татар яшәешенә дә үтеп керде. Мордовиядәге шулай ук зур, 7 меңгә якын кеше яши торган Аккүл (Бело­зерье) авылында да берничә милләттәшебез шушы зәхмәткә тарыды. Авыручылар башка авылларыбызда да күренгәли. Ләкин татар тормышы дәвам итә.

Ураза аенда мәчетләребез бикле булуга да карамастан, дин әһелләребез ифтар ашларын өй шартларында гына түгел, аларны үткәрүнең яңача җайларын табып, халык белән аралашуларын дәвам итте. Мәчетләребез 180 мең кешене тукландырган.

Гомумән, дин әһелләребез коронавирус шартларында да актив хәрәкәттә булды. Хәзер мәчетләребездә элеккегечә җомга намазлары укыла. Камил хәзрәт җитәкчелегендәге мөфтиятебезнең телебезгә карата артканнан-арта барган һөҗүмнәргә җавап рәвешендәге гамәлләре игътибарга лаек. Әгәр телебезне өйрәтү курслары моңа кадәр Татарстанның 22 мәчетендә эшләп килгән булса, көзен аларның саны 100 гә җитәчәк. Мөфтият журналистлар өчен “Динем Ислам, милләтем татар” исемле конкурс игълан итте. Татар телен пропагандалау эшен “Азан” радиосы, “Хозур ТВ” телеканалы уңышлы рәвештә алып бара.

Шунысы игътибарга лаек, мәчетләрдәге татар теле курсларына рус кешеләре дә йөри башлаган. Бу исә – русларга татар теленең киләчәге өметле икәнен аңлау хисе урнашуына ишарә. Шулай булсын, халыклар үзара аңлашып яшәсен. Арабызга чи кагучыларга урын калдырмасын.

Тик телебезне, яшәешебезне сак­лау һәм ныгыту бигрәк тә татарның үзенә кирәк. Халкыбыз тулаем рәвештә ата-бабадан килгән үз яшәешендә булырга тиеш. Моның өчен һәрбер гаиләдә татарның мәңгелегенә юнәлтелгән, буыннан-буынга күчеп барырдай кулланма кирәк. Аның ниндидер күп сүзле акыл күрсәтмәсе булудан гайре, кып-кыска, максатыбызга ирештерердәй юллама булуы зарур. Ә татарның максаты – ул мәңгелек һәм шуңа бәйле дәүләтчелеге. Татар аңа ирешәчәк, бер шигем дә юк. Ләкин аксак-туксак рәвештәме, яки заманындагыча бөек, дәһшәтле-шөһрәтле милләт буларакмы? Кулланма әнә шул сорауга уңай җавап бирергә тиеш.

Әгәр без мәңгелекне максат итеп билгеләгәнбез икән, аңа ирешердәй юл башын да күрсәтергә мәҗбүрбез. Ул юл башы – гаилә. Адәм баласын дөньяга ул кабул итә, гомерлек юлдашы да була, соңгы юлына да ул озата.

Гаилә – ул үз-үзенә бикләнеп яшәү урыны түгел, ә эченә заман сулышын ныклап сеңдерердәй кечкенә генә бер дәүләт. Монда туган телгә дә, милли моңнарга да, көнкүрешкә дә, динебезгә дә, гореф-гадәтләребезгә дә – барысына да урын бар.

Кеше бишектә үк әнә шул рухи кыйммәтләрне сеңдерә башлый, үскән саен аларны камилләштерә, татар булып өлгерә. Ул дөнья мәйданына әнә шул рухи байлык­ка төренеп чыга. Бала коштай, оясында ни күргән булса, очканда да шул була. Борын заманнарда шулай булган, бүген дә шулай.

Яшәешебездә рухи кыйммәтләргә махсус урын булуы зарур. Аның беренчесе – тел. Икенчесе, аны ана җыры белән озатып баручы милли моң. Болар икесе балага тумыштан сеңеп, аның гомерлек юлдашларына әверелә, татар булып яшәү юлларын яктыр­тып тора, аны милли горурлык хисләре белән яшәтә. Тукайның милли гимныбызга әверелгән “Туган тел”е бу хисләрне ныгытсын һәм һәрбер татар кешесе аны яттан белсен иде.

Ислам милләтебезнең төп терәге. Ул милләткә һәрвакыт, хәтта түзә алмастай авыр чорларында да яшәү көче бирә торган. Аны башкалар арасына сеңеп, юкка чыгудан коткарып калган. Шушы хакыйкатьне гаилә, үзенең яшәү тәртибенә әверелдерсә, катнаш никахларга ышанычлы киртә барлыкка килер. Шунлыктан гаиләдә дини тәрбиягә махсус урын булуы зарур.

Руханиларыбыз халкыбызда динебезне ныгыту эшенә махсус игътибар биреп, аны Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычлары итеп санасын иде. Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин шул рәвештә яшәүнең мисалы булып тора. Муллаларыбыз аңардан үрнәк алып, халык белән, бигрәк тә яшь буын, балалар белән эшләүне, җиң сызганып башкара торган булсын иде.

Балалар белән эшләүнең уңай мисаллары юк түгел. Аларның берсе – Чуашстандагы Тукай авылы. Монда халкыбызның төп таянычы – иман, Аллаһы Тәгалә үзе. Авылда вакыф рәвешендә яшәү барлыкка килгән. Колхоз беткәч халык үзенең пай җирләрен мәчеткә тапшыра һәм аның каршында идарә барлыкка килә. Идарә, ә аның составында муниципаль берлеге рәисе дә, мәктәп директоры да һәм аның эшендә катнашырга теләгән башкалар да булганлыктан, ул барлык эшләрне җитәкләүче көчкә әверелә. Авылда яшь буынны тәрбияләүгә махсус урын бирелә. Балалар мәктәпкә керер алдыннан мәдрәсәдә дини белем ала, намаз һәм догалар өйрәнә. Нәтиҗәдә алар бердәм яшәү рәвешендә ныгый, башка милләтләр белән яшәү тәртибен дә үзләштерә. Ләкин алар өчен татарның үзара дуслыгы, бер-берсе белән якынлыгы беренче урында. Шунысы игътибарга лаек, авылда яшьләр күп, бала туу арта тора.

Моңа охшаш мисаллар әлегә күп түгел. Бу эштә дин әһелләребездән гайре, инде шактый зур уңышларга ирешкән “Ак калфак” җәмгыяте, Гаилә фонды да үз өлешләрен кертә. Мөмкинлекләре зур. Бу оешмаларның милли бердәмлегебезне тәэмин итү мөмкинлекләре әле тулысы белән гамәлләшмәгән. Аларга бу изге эшләрендә дәүләти һәм фәнни ярдәм кирәк. Язучылар, рәссамнар, композиторлар бердәмлекләре дә бу изге эштә шулай ук үз урыннарын билгеләргә бурычлы икәннәрен онытмаска тиеш.

Татар – горур халык. Горурлык – татар яшәешенең төп нигезе. Горур халык беркайчан да төшенкелеккә бирелми, аның үз-үзенә ышанычы арта тора. Тик бүгенге шартларда коры горурлык белән генә яшәп булмый. Үткәнебезгә күз салып, нилектән татарлар ничәмә-ничә дәүләт төзеп тә, бүген дәүләтләре юк, дигән сорауга җавап эзләргә тиешбез.

Шушы нисбәттән, коллык упкынында калуыбызның кайбер сәбәпләрен билгеләп үтүне кирәк саныйм. Сүз тискәре сыйфатларыбыз турында. Ә алар әле, ни кызганыч, җитәрлек.

Коллык упкынында калуыбызга Явыз Иван гаепле, ул безнең дәүләтебезне җир белән тигезләде, гасырлар буе җыелган рухи һәм матди байлыкларыбызны юк итте, диярләр. Һәм хаклы да булырлар. Тик менә кайсы дәүләтнең дошманы булмаган һәм юк, дигән сорау да туа. Дошмансыз дәүләтләр элек тә булмаган, хәзер дә юк. Ләкин бит аларның күбесе исән-имин. Ә татарның бәйсез дәүләте юк.

Казан фаҗигасенең төп сәбәбе – татарларның үзара дошманлашып, Тукай язганча, бер-беренә ук атып яшәүләре. Бу беренчедән, татар дәүләтләренең үзара бәрелешеп торуларына китерсә, икенче яктан, Мәскәүгә татарларны бер-берсе белән дошмани мөнәсәбәттә яшәтү мөмкинлеген тудырган. Мәскәү кенәзләре татар морзаларын төрле рәвештә үз якларына тарта торган булган. Ул байлык өләшүме, марҗаларга өйләндерүме, болар инде гадәти хәлгә әверелеп беткән. Йогынтылы морзалар бер-берсе белән көрәшкәндә ярдәм сорап күршеләргә, күпчелек вакытта Мәскәү кенәзләренә, мөрәҗәгать итә торган булган.

Бүген күпләребез бергә булыйк, бердәм булыйк, дигән сүзләрне кабатларга ярата. Хак сүзләр. Чөнки дәүләтсез калуыбызның төп сәбәбе – бердәм булмавыбыз. Казаныбызны шуның аркасында югалттык, дәүләтсез, кол халыкка әверелдек. Моңа Мәскәү бусагасын атлап йөрүчеләр юл ачты. Шулар хурлыклы рәвештә Сөембикә ханбикәне дошман кулына тапшырды. Бүген безнең бердәмлегебез җитәрлекме? Бу сорау­га,ни кызганыч, юк, дип кенә җавап биреп була.

Бүген сиксәненче еллар ахырындагы, туксанынчы еллар башындагы халык һәм җитәкчелек арасындагы бердәмлек юк. Мәскәү күгенә карап яшәү беренче урында. Әлбәттә, ул күкне барлап, күзәтеп тору кирәк. Чөнки Татарстан Россия яшәешенә нык береккән. Ләкин үзеңнеке үзәктә булырга тиеш. Милли яшәешебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне беренче урынга куеп, аларны яклау халык һәм хакимият арасындагы бердәмлек нәтиҗәсендә генә тормышка ашырырга мөмкин икәнлеген истән чыгару ярамый.

Бүген күп мәсьәләләр шәһәрләрдә хәл ителә. Татар телен гамәлләштерү, яки аны гаилә һәм яшәү теленә әверелдерү, катнаш никахларга киртә салу, гомумән милли яшәешне беренче урынга чыгару шәһәр татарларының иң зур бурычларының беренчесе. Шул ук вакытта бездән шәһәр яшәешебезне һич тә онытмастан, татар авылына тиешле урын билгеләү таләп ителә. Күп еллар буе телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне авылыбыз саклап калган икәнлеген онытырга ярамый. Авыл татар яшәешенең терәге була килгән. Бүген исә аның үзенә төрле рәвештәге куркынычлар яный. Шуның өчен авылны саклау милләтебезне саклауга тәңгәл.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 532

Один комментарий

  1. Индус абый Сез инде безне куркытмагыз Сез хэр вакытта оптимис.Берэр нэрсэ уйлап табарсыз эле.Сез бит Галимэр. Авыр вакытлар куп булды бит .чыгу юлларын таптыгыз бит

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>