Казан көтә: чит төбәк татарларына Татарстан вузлары нинди өстенлекләр тәкъдим итә?

9cec2bcd51e39d0973d2c106Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрнең сәләтле балалары Казанның югары уку йортларына бушлай укырга керергә мөмкин — алар өчен вузларда максатчан урыннар каралган. Бу программа турында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков белән сөйләштек.

Илгиз Илдарович, чит төбәкләрдә яшәгән татар балалары Казанның югары уку йортларына ничек керә ала?

Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстандагы югары уку йортларына укырга керергә ярдәм итү эше Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә башкарыла.

Абитуриент белән югары уку йортын бәйләүче ролен Бөтендөнья татар конгрессы үти. Без мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез һәм чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә вузларда каралган максатчан урыннарга республикадагы эре сәнәгать предприятиеләреннән юллама алу буенча оештыру эшләрен алып барабыз.

Хәзерге вакытта бу программа буенча абитуриентларны Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт сәнгать институты, Казан милли тикшеренү техник университеты (элекке КАИ), Казан милли тикшеренү технология университеты (элекке КХТИ) кабул итә.

Чит төбәкләрдән укырга керергә теләүче балалар исемлеген төбәкләрдәге милли-мәдәни автономия җитәкчелекләре раслый. Һәр абитуриент анкета тутыра. Анда ул керергә теләгән уку йортын күрсәтә.

Абитуриентларны үзебез дә эзлибез: төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда яхшы чыгыш ясаган балаларны күзәтеп, барлап торабыз, һәм аларны Татарстандагы югары уку йортларына җәлеп итәргә тырышабыз. Әлбәттә, безнең тәкъдимне күбесе зур теләк белән кабул итә.

Балаларга ике-өч ел алдан БДИ нәтиҗәләренә игътибар бирергә кирәклеген әйтеп куябыз. Тырышуыбыз нәтиҗәле булсын өчен, алдан ук дөрес фәннәрне сайларга, һәм берничә ел рәттән һөнәри ориентация эшен алып барырга кирәк. Укырга керергә бер ел кала юнәлеш сайлау дөрес түгел. Безнең көн үзәгендә укырга керүчеләр саны түгел, сыйфаты тора.

Максатчан урыннарга конкурс бармы?

Әйе. Максатчан урынга керергә теләүчеләр бар, ләкин урыннар күп түгел. Шуңа күрә 337нче федераль закон нигезендә, максатчан урыннарга да конкурс уздырыла. Кабул итү комиссиясендә юллама биргән оешманың килешүе закон таләпләренә туры килүе дә тикшерелә.

Максатчан урынның өстенлеге нидә?

Укып бетергәч, яшь белгеч эш белән тәэмин ителә. Юллама бирүче оешма студентка өстәмә стипендия түләргә, юл чыгымнарын капларга яки башка матди ярдәм күрсәтергә мөмкин. Ярдәм формалары төрле була ала. Күп әйбер килешү кәгазенең эчтәлегеннән тора.

Бала конкрет юнәлеш буенча укырга керергә теләп тә, конкурстан узарга баллары җитмәсә нишли?

Андый вакытта югары уку йорты түләүле механизм тәкъдим итә. Без бергәләп альтернатив юлларны да карыйбыз. Ягъни, башка уку йортында конкурс кимрәк булуы мөмкин. Без абитуриент җыйган баллар белән кабул итүче уку йортларын барлыйбыз һәм балага булган мөмкинлекләрне күрсәтәбез. Конгресста бу эш өчен шәхсән үзем җавап бирәм.

Бала укырга кереп киткәч, сезнең миссия тәмамланамы?

Милли кадрлар әзерләү — беренче мәсьәлә. Укып бетереп, туган ягында милләт өчен көч түгүче кеше үстерү — икенче мәсьәлә. Без студентлар белән даими аралашабыз, аларны спорт, мәдәни, иҗади чараларга катнашучы, яисә волонтер буларак җәлеп итәбез. Аларның уку дәверендә тәртип ягыннан да камил булуларын таләп итәбез.

Югары уку йортын тәмамлап, туган ягына кайткан белгечнең милли мәдәни автономия эшчәнлегенә ярдәме тияр дип өметләнәбез. Мәсәлән, Сәнгать институтын тәмамлаган кеше автономиянең барлык мәдәни чараларында катнаша ала инде. Инженер булып кайтса да, милли үзаңы булган затның милләткә файдасы тияр дип уйлыйм. 

intertat.tatar

Просмотров: 882

Комментирование запрещено