Искәндәр Сәгыйдуллин — алтын куллы авылдашыбыз! (ФОТОСУРӘТЛӘР)

i (16)1

Камышлы авылында яшәүче эретеп ябыштыручы турында

Юкә агачыннан бик матур мунча элгерттек. Газга да, утынга да көйләдек. Кызганычка, иң кирәкле тимер соскыч белән кучарка гына хәзер кибетләрдә сатылмый.  

Мин кечкенә чакта Иске Ярмәк авылында тимерче Салих абый бар иде.  Әбием белән аның янына бара идек, берсүзсез барлык авыл халкына кирәкле җиһазларны ясап бирә торган иде. Күптәннән мәрхүм инде ул, авыр туфрагы җиңел булсын.

Ниһаять, социаль челтәрдә тимерче Искәндәр Сәйфулла улы белән дуслаштым, фотосурәтләре арасында матур тимер капкалар, коймалар, шашлык пешәрә торган җиһазлар, чәчәкләр үстерә торган  җайланмалар төшкән рәсемнәр күрдем.

- Сезгә бик зур йомышым бар бит,  безнең мунчага кирәкле нәрсәләрне ясап бирмәссезме? -  дип соралдым.

- Өч көннән кил,  әзер булыр, — дип җавап кайтарды ул.

Көне килеп җиткәч, алтын куллы  Сәгыйдуллин Искәндәргә юл тоттым. Матур капкадан килеп керүгә мине нурлы йөзле гаилә әгъзалары каршы алдылар.

Искиткеч! Үз күзең белән күрмичә, ышанып та бетмәссең. Шундый матур итеп йортларын, бакчаларын, өйләрен төзекләндергәннәр!..

Язмам герое 1963 елның 12 ноябрендә Дәүләткол авылында яшәүче Сәйфулла абый һәм Фәнүзә апа гаиләсендә  икенче ир бала булып дөньяга килә. 10 сыйныфны тәмамлап, Куйбышев шәһәренең Һөнәр йортында эретеп ябыштыручы (сварщик) һөнәрен үзләштереп кайта. 1982-1984 елларда Венгриядә мотоукчылар полкында снайпер булып хезмәт итә. Аннан соң Богырыслан шәһәрендәге  техникумны тәмамлый. Бик күп еллар төрле оешмаларда шофер булып эшли. Соңгы елларда эретеп ябыштыручы һөнәре дә кирәгеп чыга. 

1993 елның 6 ноябрендә Ирина Александр кызы белән никах укытып, матур тормышларын башлап җибәрәләр. Әти-әниләре туйга Камышлы авылының Коммуна урамында урнашкан кечкенә генә өй һәм йөк машинасы бүләк итәләр. Көн күрер өчен авылда һәрвакыт җигүле ат яки йөк машинасы кирәк бит. Утын алып кайтасыңмы, печәнме, ташмы, коммы…

1995 елның җәендә гаиләләрен тулыландырып-шатландырып, көтеп алган уллары  якты дөньяга туа, аңа  Радмир дигән матур исем кушалар. Уллары үсеп, буйга җитеп, мәктәпне һәм Тольятти шәһәренең  Дәүләт машина төзелеше университетын тәмамлап, югары уку йортының дипломын алып кайткан инде.

Тормыш иптәше 1994 елдан башлап ПУ-40 училищесында  пешекче булып эшли. Аш-суга бик уңган ханым ул.  

Сәгыйдуллиннарның йортлары да, тормышлары да бик тә матур. Туганнары белән дә тату яшиләр алар. Һәр елны өлкәбездә узучы Сабантуйларда, район бәйрәмнәрендә, хәтта Татарстанда үтүче чараларда  тәмле шашлыклары, пылаулары белән кунакларны сыйлыйлар. Уңган-булган гаиләдә үскән уллары да эшсөючән.

-  Уңган-булган эретеп ябыштыручылар бик күп.  Матурлыкны яратып, Искәндәр һәр эшенә күңелен биреп эшли.  Улы Радмир да кечкенәдән әтисе белән бергә эшләп үсте. Эретеп ябыштыручы эшен үзләштереп, үзенең һөнәре итте.  Олыгайган саен кеше нечкә куңелле була бара, үзенә матур картлык тели. Ә бәхетле картлык — безнең балалар кулында… — дип сөйли останың бертуганы Зөлфия ханым Галиханова.

Авылларыбыз Искәндәр кебек уңган, һәр эшкә кулы ятып торган ир-егет осталары белән матур. «Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», диләр.  Алтын  куллы  авылдашыбызда җитмеш кенә түгелдер шул,  күбрәктер… Киләчәктә дә остага илһам, иҗади уңышлар теләп калабыз.

i (1)1

i1

i (2)1i (4)1i (5)1i (6)1i (7)1i (8)1i (20)1i1i (28)i (19)1i (27)i (18)1i (26)i (16)1i (25)i (14)1i (24)i (13)1i (23)1i (12)1i (22)1i (10)1i (21)1i (9)1

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Автор фотосурәтләре.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1171

Один комментарий

  1. Клаааассссс