Нечкәрә күңелем, Коръән укысам

DSC00202[1]“Нечкәрә күңелем, Коръән
    алып укысам, җаным киңәя.
Сәҗдәләргә ятам, тәсбих
                                 әйтәм.
Рухым ләззәтләнә, киңәя.

Китә күңелем тулган тау-тау кайгы…”, — дип тирән мәгънәгә ия булган сүзләрне язып калдырган сөекле Тукае­быз. Аның җаныбызга шифа би­рердәй шигъри юллары  бүгенге көндә Шенталы районының Денис авылында гомер итүче Рәсимә Сәет­гали кызы Ганиевага бик тә туры киләдер, дип уйлыйм.

Cигезенче дистәне ваклаган Рәсимә  Сәетгали кызы 1944 елның декабрендә дөньяга килгән. Әнисе колхозчы, әтисе агроном булып эшләгәннәр. Рәсимә җиденче сыйныфны тәмамлагач, бераз фермада эшләп ала, аннан соң эшен авыл хастаханәсендә кер юучы булып дәвам итә. Гомерлек тормыш иптәше булачак Җәүдәтне очраткач, сөйләшеп йөрүләр озакка сузылмый, айлы бер кичтә егет тәкъдим ясый, һәм кыз, риза булып, “ябышып” кайта. Билгеле, Фатыйх абый белән Сәхимә апа унсигез яше дә тулмаган яшь киленне бик яратып кабул итәләр.

- Каенишләрем бик дини кешеләр иде. Әткәй мәчет карты, ул татарча гына түгел, фарсы, гарәп, төрки телләрен бик яхшы белә, гел җитәкче булып эшләвенә күрә, законнарны аңлап эш итә иде. Әнкәй дә гарәп телендә укый, яза белә иде. Мин дә шушы матур гаилә белән бергә ураза тотып, биш вакыт намаз укып яши башладым.

Бераз бергә яшәгәч, без, бәхет эзләп, Урта Азия якларына чыгып киттек. Бу вакытта безнең улыбыз Марат, кызыбыз  Алия туган иде инде. Азиядә кече кызыбыз Венера дөньяга аваз салды. Берничә елдан соң,  яңа өй салырлык акча эшләгәч, без яңадан туган ягыбызга әйләнеп кайттык. Ирем трактор бригадасында хисапчы булып эшләде, мин колхоз кырларында хез­мәт иттем. Өр-яңа йорт салып кердек, абзар тутырып терлек асрадык. Әткәй белән әнкәйне кадерләп карадык, хөрмәтләп соңгы юлга озаттык. Шөкер, балаларыбыз да йөзебезгә кызыллык китермәделәр, бик тәртипле, тәүфыйклы булып үстеләр, мәктәптә тырышып укыдылар. Улыбыз Марат ике институт тәмамлады — берсе педагогия,  икенчесе — юридик институты. Ул үзебезнең авыл кызы Сәвия белән тормыш корып җибәрде һәм Яр Чаллы шәһәренә барып төпләнде. Улыбыз анда озак еллар милиция хезмәткәре булып эшләде, аннан соң алар Казанга күчтеләр. Ул хәзер дә сафта — МЧС бүлеге белән җитәкчелек итә, ә киленебез — укытучы.

Кызыбыз Алия сәүдә техникумын тәмамлап, Исмәгыйль исемле егеткә кияүгә чыккач, Себер якларына киттеләр. Киявебез мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Төпчегебез Венера да югары уку йортын тәмамлагач, Рәфыйк белән тормыш корып җибәрделәр һәм апасы артыннан Себер якларына киттеләр. Ул, Алия кебек үк, нефть тармагында эшли. Балаларыбыз безгә биш онык бүләк иттеләр. Алар мине бик еш кына, үзләренә алып китеп, кунак итәләр. Көн саен телефон аша хәлемне беләләр. Ярдәм кирәк булса, бик тиз кайтып җитәләр.

Илебездәге үзгәртеп кору җилләре кемгәдер кайгы алып килсә, безгә шатлык китерде, чөнки дин иреге ачылды. Теләгән кешеләр, мәчеткә барып, дини гыйлем үзләштерә башладылар. Беркөнне мин дә,  апа-әбиләргә ияреп, мәчет ишеген ачып кердем. Баштан берни дә төшенә алмый азапландым, миннән уку булмастыр, мөгаен, дип уйладым,  ләкин ташламадым.  Аллаһының рәхмәте белән, шулай укый торгач, әкрен генә барысы да җайга салынды. Һәм мин рәхәтләнеп укый-яза башладым. Олыгайган көнемдә авылда үткәрелгән мәҗлесләрдә Коръән, Йасин укып йөрим, мәңгелек йортка күчүчеләрне юам, сораучыларга Коръән хәтем кылам (халыкча әйтсәк, тутырам). Соңгысын хәтта исән кешеләр дә укыта, чөнки үзләре исән чакта да бу эшне башкарырга ярый. Аллага шөкер, бер үк вакытта биш вакыт намазымны да үтим, ураза тотам. Җәүдәтем бакыйлыкка күчкәч, бигрәк тә эчем пошкан чакларда, Коръән китабын кулыма алып утырам да, укып, аңа һәм якыннарыбызның рухларына багышлап, дога кылам. Шулчак күңелем тынычланып китә.

Изге китабымны кулымнан төшерәсем дә килми, аны укыган саен укыйсым гына килеп тора. Аңардан башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм, — ди.

Рәсимә апа дини тормышы турында бик мавыктыргыч  итеп сөйли. Ул кемнәргә Коръән хәтем кылган, шуларның исемлеген дә күрсәтте. Менә шушы ягымлы, акыллы һәм хөрмәтле апа белән аралашканда, ирек­сездән, башыма шундый уйлар килә — Аллаһ Раббыбыз безгә ике дөньяны да тигез итеп алып барырга кушкан. Ә без фани тормышны кызыклырак, мавыктыргыч итеп алып бару, мохтаҗлык кичермәү, тагын да яхшырак яшәү турында уйланып йөрибез. Теләгән максатларыбызга ирешер өчен, көн дими, төн дими чабабыз, хәтта бер-беребезнең хәлен белергә дә вакыт таба алмыйбыз. Рәсимә апа кебек изге җаннар белән очрашканда гына бакый дөнья турында уйлана башлыйбыз.  Бәлки безгә дә гыйбрәт алып яшәргә вакыт җиткәндер?

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 934

4 комментариев

  1. Рэсимэ апа! Без сезне хермэт итэбез, Аллахы Тэгалэ ярдэменнэн, рэхмэтеннэн ташламасын. Эмин

  2. Исянлек, Жан тонычлыгы сина Рясимя апа. Ряхмят яусын

  3. Миниса Валиахметова(Хуснуллина) в пишет:

    Рэсимэ апа ходаем исэнлегенне бирсен сина бик зур рэхмэт

  4. Рәсимә апа Аллаһымның рәхмәте яусыын.