Морис Торез урамы
Дамир Әхтәм улы Ибәтуллинга – 10 яшь!
Сөекле улым, энем, кадерле оныгыбыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Гомерең озын, бәхетең тулы, сәламәтлегең нык, туар таңнарың аяз, дусларың күп һәм тугрылыклы булсын! Теләкләрең тормышка ашсын. Һәрвакыт безне сөендереп яшә!
Үтеп китәр балачагың,
Башланыр яшүсмер чорың.
Теләкләрнең иң изгесе –
Булсын туры юлларың.
Изге теләкләр белән әниең, апаң Елизавета, әбиең Надя һәм бабаң Рома.
* * *
Самара шәһәре,
Средне-Садовый урамы
Айсылу Рифат кызы Мәхмүтовага!
Кадерлебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәк көннәрең бәхет-шатлык белән үтсен, йөргән юлың гел хәерле булсын. Бүгенгедәй сөйкемле, бәхетле бул. Туар таңнар — яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән әтиең, әниең, тормыш иптәшең Әнвәр, абыең Илдус, апаң Айгөл, җизнәң Айрат, иркәләрең Лилия, Ләйсән, Румил, Әмилә.
* * *
Татарстан Республикасы, Әсәкәй районының
Солтангол авылында туып-үскән, хәзерге көндә
Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Хәлимә Таҗетдинова-Сәлимовага – 74 яшь!
Кадерле, хөрмәтле инәкәебез урынына калган Хәлимә апабыз! Син безнең тормыш хәзинәбез! Аллаһы Тәгалә сиңа иң мөһиме – исәнлек, җан тынычлыгы бирсен. Һәр туачак таңнарың якты-нурлы булып атсын! Син безнең якты кояшыбыз! Безгә яшәргә көч-куәт бирәсең, синнән күргән изгелек-игелекләрне санап бетергесез. Ачык йөзең, җылы карашың, дөрес киңәшләрең өчен мең рәхмәт! Син безнең барыбызның да күңел түрендә булырсың, Аллаһы теләсә! Туган көннәр ел да кабатланып, гомереңне озынайтып, сөенеч-шатлыкларга күмелеп яшәтсен!
Хәлимә апа! Барыбызны
Җыйдың канат астына.
Шөкер итеп, риза булып,
Яшәдең син барсына.
Ике дөньяның рәхәтен
Теләп дога кылабыз!
Тыныч картлык,
бәхет теләп,
Алдыңда баш иябез.
Изге теләкләр белән кызларың, улларың, кияүләрең, киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
* * *
Партизанский урамы
Альмира Тәлха кызы Сөнгатовага!
Яраткан әниебез, кадерле әбиебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Бәхетле бул, көлеп кенә яшә, теләгеңә иреш дөньяда.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак
күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң
атсын.
Котлап сине туган көнең
белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.
Иң изге, якты теләкләр белән кызың Суфия, киявең Марс, оныкларың Юлия һәм Алинә.
* * *
Похвистнево районы,
Мәчәләй авылы
Фәрит Фәрхетдин улы Яһудинга – 65 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине истәлекле бәйрәмең – юбилеең белән кайнар тәбрик итеп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.
Сәламәтлек ташламасын
сине,
Һәрбер көнең үтсен
шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа
картлыкта.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк
тибешең,
Матурлардан матуррак
булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
* * *
Самара шәһәре,
Солнечный урамы
Ринат Якуб улы
Рәфыйковка – 65 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабам! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныгыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр
эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык
белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамилә, кызың Тәнзилә, киявең Илдар, оныгыңӘдилә.
* * *
Елховка районы,
Тупли авылы
Әмир Гыймран улы
Гыйрфановка – 80 яшь!
Кадерлебез! Без сине гомер бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Юбилеең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер,
әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып
торсын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Тормыш иптәшең Заһирә, балаларың Зөлфия, Зөләйха, Гомәр, Зөхрә, кияүләрең Ислам, Володя, Рамил, оныкларың Рөстәм, Ульяна, Нурия, оныкчыгың Миләүшә, кода-кодагыйларыңһәм барча туганнарың.
* * *
Мәчәләй авылы
Шәмсенур Закир кызы
Бахметовага — 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, туганыбыз! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз һәм йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа.
Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,
Көтмәгәндә килсен
шатлыклар.
Без телибез сиңа якты көннәр,
Бәхетле һәм тыныч
картлыклар.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барысын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.
Изге теләкләр белән улың Ринат, киленең Эльвира, кызларың Фәүзия, Асия, кияүләрең Минзакир, Рөстәм, оныкларың Рөстәм, Наил, Рамил, Зөлфия.
* * *
Похвистнево районы,
Мәчәләй авылы
Фатыйх Исмәгыйль улы
Иваевка!
Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет,
әти,
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Рәхмәт, әткәй, барысы өчен
дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр
чакта,
Тормыш ямьле тик син
барында.
Изге теләкләр белән улларың Илдар, Марат, киленнәрең Лилия, Зөлфия, оныкларың Гомәр, Илдус, Ләйсән.
* * *
Похвистнево районы,
Мәчәләй авылы
Рауза Хәйбрахман кызы
Иваевага — 55 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез, туганыбыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлык балкып торсын
йөзеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле
син,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәис, улларың Рамил, Рөстәм, киленнәрең Лилия, Фәйрүзә, кызың Лилия, оныкларың Лиана, Ләйсән, Илмир, Ясминә, туганнарың Сания, Рәйсә гаиләләре белән.
* * *
Похвистнево районы,
Нугай авылы
Ракыя Мөхлисулла кызы Кәлимуллинага — 70 яшь!
Кадерлебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Гомер үрләренә синең кебек
Армый атлаучылар бик сирәк,
Яшәү дәртең генә сүрелмәсен,
Җитмештә дә безгә син
терәк.
Туганлыкны саклап яшик
шулай,
Бер-беребезнең хәлен
белешик.
Шатлык килсә — бергә
уртаклашып,
Борчуларны бергә бүлешик.
Изге теләкләр белән Яңа Мансурдан сеңелең Фәридә, киявең Мөдәррис, сеңелкәшең Гөлүзәһәм энекәшең Азат гаиләләре белән.
* * *
Камышлы районы,
Иске Ярмәк авылы
Җәгъфәр Әбүзәр улы
Сәгыйровка — 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Туган көнең котлы булсын,
Бәхет алып килсен һәр көнең.
Гомер үтә диеп син сүрелмә,
Кояшныкы булсын гомерең.
Авырлыклар бер дә кичермә
син,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Йөзләреңдә һәрчак шатлык
нуры
Балкып торсын, мәңге
сүнмәсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Айсылу, кызың Юлия, киявең Радик, киленең Регина, оныкларың Самира, Әлфия, Әлфинә, Альбина, Алинә.
Просмотров: 1122