Милли китапханә яңа йортына күчә. Татар рухы сакланырмы?

gxytN96PObsТатарстан милли китапханәсе 30 август яңа бинага күчәргә әзерләнә. Яңа билгеләнгән мөдир дә, мәдәният министры да татарлык югалмаячак дип ышандыра. Азатлык белән аралашкан зыялыларның күбесе моңа шик белдерә.

Милли китапханәдә үзгәреш өстендә үзгәреш. Коллектив яңа бинага — «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күченеп йөргәндә, чәршәмбе иртәсендә мөдир Сөембикә Җиһаншинаның китүе турында игълан иттеләр, ул мәдәният министрылыгына эшкә күчә дип аңлаттылар. Шунда ук тартмалар өстендә утырган китапханәчеләргә яңа җитәкчене дә тәкъдим иткәннәр. Китапханәдә эшләүчеләрнең кайберләре Азатлыкка, бу — көтелмәгән вакыйга, гомер буе телевидениедә эшләгән Мәдинә Тимерҗанованы китапханә мөдире итеп билгеләү гаҗәпләндерде дип хисләре белән бүлеште.

Шул ук көнне журналистларны да «Казан» милли-мәдәни үзәк бинасына җыйдылар. Милли китапханә нинди булачак, биредә ниләр урнашачагы турында презентация оештырылды. Ул арада бинада төзелеш бер мизгелгә дә тукталмады. Эш гөрли, ачылыш 30 августка билгеләнгән.

Очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмәмбәтова, мәдәният министры урынбасары Сөембикә Җиһаншина, Милли китапханәнең яңа мөдире Мәдинә Тимерҗанова катнашты. Сүз уңаеннан, яңа мөдир үзенең шатлыгын яшермәде. Ә менә Сөембикә Җиһаншинаның бу яңалыктан югалып калуы сизелде. Коллективка гына түгел, аның үзенә дә бу көтелмәгән хәл булган дигән хис калды.

Модератор ролендә Татарстан президенты матбугат хезмәтенең элекке җитәкчесе Эдуард Хәйруллин булды. Чакырылган кунаклар арасында «Живой город» фонды мөдире Инна Яркова, Дөнья татар яшьләре форумының элекке җитәкчесе Тәбрис Яруллин, «Смена» заманча мәдәният үзәге җитәкчесе Роберт Хәсәнов, Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гаффаров бар иде. Милли китапханәнең яңартылган бинасында төрле иҗади берләшмәләр үз урынын табарга тиеш дигән максат куелган. Әмма кемнәр хуҗа булачак, кемнәр кунак ролендә — билгеле түгел.

Ирада Әюпова үзенең чыгышын ике телдә алып барырга тырышты, берничә тапкыр «Без – китаплы халык» дигәнгә басым ясады һәм «Футболга йөрүчеләр күп, ә менә китапханәгә йөрү кәттә саналмый. Яңа бинага күчкән Милли китапханә бу карашны үзгәртергә тиеш. Без кешеләрне китапны яратырга өйрәтергә тиеш. Мәрхүм Туфан Миңнуллинның, халыкның мәдәният белән кызыксынуы түбән, Татарстанда заманча Милли китапханә булырга тиеш дип чыгыш ясаганы истә. Без шул хыялны тормышка ашырырга телибез», диде ул.

Моны гади китапханә генә итеп күзалларга кирәкми, бу кешеләрне җәлеп итә торган мәдәни үзәк булачак. Монда уку заллары, китаплар саклана торган урыннардан тыш театраль тамашалар өчен сәхнә дә, тамаша заллары да, балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, тавыш яздыру студияләре, музыка, компьютер заллары һәм башкалар булачак.

Наталья Фишман-Бикмәмбәтова элекке караңгы «Казан» милли-мәдәни үзәге саркофагны хәтерләтсә, Милли китапханә якты, күп функцияле, заманча, кешеләрне җәлеп итә торган урынга әйләнәчәк дип ышандырды. Аның сүзләренә караганда, 2019-2020 еллар аралагында Казанда китапханәгә йөрүчеләр нибары 5-6 процент булган, театрга йөрүчеләр күбрәк. Мәдәнияткә ихтыяҗ бар, әмма китапханәләр бу тармакка керми булып чыга ди ул.

«АКШта кинотеатрларга караганда китапханәгә йөрүчеләр күбрәк. Башка сыймаслык хәл, әмма бу шулай. Ни өчен?! Китапханә аларда китап уку урыны гына түгел, ә күңел ачу урына да. Ул – күп функцияле мәйдан. Мәскәүдә дә Достоевский исемендәге китапханә йөрүчеләр санын өч айда арттыра алган. Без дә моңа ирешә алабыз. Некрасов исемендәге китапханә, мәсәлән, аена 60-70 чара уздыра», диде ул.

Сүз уңаеннан, бинаны Милли китапханә өчен төзекләндерү эшләре белән Мәскәүнең «Хора» ширкәте идарә итә. Милли китапханә концепциясе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәде, халык белән фикерләшү булмады. Моны аерым специфик өлкә, биредә экспертлар эшләве мөһим дип аңлаттылар.

Сөембикә Җиһаншина чыгышында Милли китапханә дөнья дәрәҗәсендәге бинага күчә дип әйтте. Ә Мәдинә Тимерҗанова яңартылган бинага карап, хисләрен яшерә алмыйча, бу бина «охренительный» мөмкинлекләр бирә дип әйтеп салды. Соңыннан ул спикерлар урынында утырган ханымнар белән үзара сөйләшеп, Тәбрис Яруллинны урынбасар урынына алуын игълан итте.

Китапханәдән тыш биредә төрле иҗади берләшмәләр урын алачак дип әйтелде. Бу турыда «Живой город» фонды җитәкчесе Инна Яркова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, биредә ел саен резидентлар алышыначак. «Әлиф» берләшмәсе дә, Yummy Music та эшлиячәк диде ул. Бер ел эшләп, аларны башкалар алмаштырырга мөмкинме – бусы аңлашылмады. Моңа кадәр матбугатта Милли китапханәдә «Угол» иҗади берләшмәсе урын алачак дип язылды, татар берләшмәләре турында әйтелмәде. Татар иҗади төркемнәре даими эшләүчеләр булачакмы, әллә үги бала кебек урын алмаштырып йөрерме?

Татар җәмәгатьчелеге болай да татар үзәкләренең оптимальләштерүгә эләгүен кискен кабул итә. Мәсәлән, «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасыннан колак какты, ул кайда, ниләр белән шөгыльләнәчәк – әлегә ачыклык кертелмәде. Аның бинасына кереп утырачак Татарстан милли китапханәсе заманча булыр, әмма миллилеген җуяр дигән борчу бар. Эчтәлеге дә, бизәлеше дә нинди булачак? Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Бизәкләр мөһим түгел, эчтәлеге мөһим. Татарстан милли китапханәсендә татар рухы булырга тиеш. Безнең өчен бу мөһим. Эчтәлеге өчен дә борчылырга кирәкми, ул татарча булачак», дип ышандырды.

Мәдинә Тимерҗанова да татарлык читкә этәрелмәячәк, киресенчә, «без барысына да ачык, үзенчәлекле иҗади коллективлар белән эшләргә әзербез» дип әйтте.

Презентациядән соң журналистлар милли китапханә бинасы белән танышты.

Азатлык Татарстан Милли китапханәсендә булган кадрлар алмашынуына карата зыялыларның фикерләрен белеште. Татарстан Милли китапханәсен төрле елларда җитәкләгән Разил Вәлиев та, Наил Камбеев та комментар бирүдән баш тартты.

Язучы, «Мәдәни җомга» мөхаррире Вахит Имамов:

— Мин шок хәлендә. Боларның сәясәтен, нинди уен уйнаганнарын аңламыйм. Тимерҗанова китапханә, китап кешесе түгел. Икенчедән, ул 60 яшьтән узган кеше. Шуңа күрә аптырыйм бу карарга. Тик торганнан эшләнгән эш түгел бу. Ниндидер мәнфәгатьләр ята.

Галим Әлфрит Бустанов:

— Тимерҗанова белән аралашкан кеше түгелмен. Берни әйтә алмыйм. Әлбәттә, милли китапханәнең урыны үзгәрүе, аның тышкы һәм эчтәлеге ягыннан да яңаруы яңа кешеләрнең килүен таләп итә иде. Шуңа да җитәкчелекнең алышынуы гаҗәп түгел. Мине борчый торган мәсьәлә – милли китапханәдә яңа форматта «миллилек» ничек булачак. Бу сорауга әлегә җавап юк. Яңа мәгънәләрне эзләп табу, милли китапханәне яңа өлкәдә күрү, миллилеккә яңа эчтәлек бирү бик урынлы булыр иде. Яңа җитәкчелек моны аңлыймы – киләчәк күрсәтер.

Һәр милләтнең үз милли институтлары бар: милли китапханә, милли университет һәм башкалар. Без хәзер булган һәм булмаган милли институтларның юкка чыгуын күрәбез. Аларның эчтәлеге үзгәрә. Татарстан милли китапханәсе 1990нчы елларда милли үзәк, татар мәгърифәтенә үз өлешен кертә торган урын булды. Ул үз йөзен югалта ала. Эчтәлеккә зур игътибар бирсәләр иде дигән теләк бар.

Шагыйрь Гәрәй Рәхим:

— Милли китапханә зур эшләр башкарды. Аны аңлап, үстерә торган кеше кирәк. Мин китапханәдә эшләүчеләргә кагыла алмыйм. Милли китапханә Татарстанны, халкыбызны саклап калуда иң күп эшләгән милли оешмаларның берсе. Милли китапханәне шушы хәлдә саклап калырга кирәк дип саныйм.

Язучы Тәлгать Галиуллин:

— Мин элеккеге җитәкчелек белән канәгать түгел идем. Разил Вәлиев үзенең кызын куеп калдырды. Шуңа күрә ул Разил Вәлиев кубызына бии торган китапханә иде. Үзгәрешләрне көттем. Яңа җитәкчегә таләпләрне каты итеп куярга кирәк. Беренче чиратта, татар китапларын популярлаштырырга, татар телен саклауда эш барырга тиеш. Барлык районнарда, авыллардагы китапханәләр белән элемтәдә торып, татар халкына тәкъдим итәргә кирәк. Шул вакытта гына Милли китапханә үз статусын аклаячак. Моңа кадәр ул үз-үзенә бикләнеп яши торган оешма булды. Татар дөньясында катнашмады.

Китапка катнашы булмаган кешене билгеләү турында фикер әйтү әлегә кыен. Кайвакыт башка өлкәдән килгән кешенең күзе үткенрәк була. Аның телевидениедә тәҗрибәсе бар, журналистлар белән эшли белә, язучыларны белә торган кеше булса, бернинди куркыныч та юк.

Язучы Мәдинә Маликова:

— Кинәт кенә үзгәрешләр ясау Милли китапханә файдасына булмас дигән фикердә торам. Китапханә тотрыклы эшли торган өлкә. Китапка катнашы булмаган кешене куюны берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Кешенең тәҗрибәсе булырга тиеш. Аңа сак килергә кирәк. Әзерлекле кешеләр бардыр бит бездә? Милли китапханә — мәдәниятебезнең йөрәге.

Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Милли китапханәгә яңа җитәкче килүе әлбәттә ниндидер үзгәрешләр кертәчәк, яңа сәясәт алып барылачак. Элекке җитәкче милли тематика белән тыгыз бәйләнештә булган кеше. Сөембикә Зиһаншина – Разил Вәлиевның кызы, шуңа күрә ул милли теманы яхшы белә иде, һәрхәлдә, татар рухының нәрсә икәнен тоя. Шул ук вакытта Мәдинә Тимерҗанованың килүе ул Милли китапханәнең яңа юлга басуына тагын бер дәлил. Ягъни, Милли китапханәнең концепциясе үзгәрә дигәнне аңлата. ТНВга да хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән иде, ул күбрәк финанс һәм матди ягын карый иде, идеологиядән читтә торды. Миңа калса, бу проект күбрәк глобаль үзгәрешләргә юнәлдерелгән. Ягъни, ниндидер конкрет миллилектән китеп, күбрәк космополитик стратегияне алып бару күздә тотыла.

azatliq.org

Просмотров: 417

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>