Тренер о Загитовой: Она уйдет, если поймет что не может бороться за высокие места / Тренер Заһитова турында: Ул югары урыннар өчен көрәшә алмаганын аңласа, китәчәк

IMG_20200805_142230Заслуженный тренер России по фигурному катанию Людмила Великова рассказала о перспективах спортсменки. 

Заслуженный тренер России по фигурному катанию Людмила Великова высказала свое мнение по поводу возможных спортивных перспектив Алины Загитовой.

«Как пойдет. Она же должна себя уважать. Если Алина поймет, что не готова бороться за самые высокие места, то точно закончит. При этом я считают, что она не потеряет от этого. Она замечательная девочка, очень воспитанная. Мы сталкивались с ней и хорошо пообщались. Если же она поймет, что еще готова бороться, то я буду только рада. Чем больше будет претенденток на поездку на Игры-2022, тем лучше для нашего фигурного катания», — цитирует специалиста «Спорт-Экспресс». 

tatar-inform.ru

***

Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Людмила Великова спортчының перспективалары турында сөйләде. 

Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Людмила Великова Алинә Заһитованың мөмкин булган спорт перспективалары турында үз фикерен белдерде. Бу турыда «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

«Ничек була инде. Ул бит үзен хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр Алинә иң югары урыннар өчен көрәшергә әзер булмавын аңласа, китәчәк. Шул ук вакытта мин ул моннан әллә ни югалтмаячак, дип саныйм. Бик яхшы кыз ул, бик тәрбияле. Без аның белән очраштык һәм яхшы аралаштык. Әгәр ул әле көрәшергә әзер икәнен аңласа, мин шат булачакмын. 2022 елгы Уеннарга бару өчен дәгъвачылар никадәр күбрәк булса, безнең фигуралы шуу өчен дә шулкадәр яхшырак», — дип сөйләгән белгеч. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 858

Комментирование запрещено