«Учился на татарском, сдал ЕГЭ на русском». Стобалльник из Татарстана рассказал об успехах и планах / «Мәктәптә татарча укып та иң яхшы университетларга керергә була»

7002E1C3-BAAA-4BBB-AB68-7E8AFEB93898_cx0_cy38_cw0_w1023_r1_sИнсаф Файзрахманов учился в школе на татарском языке.

Сегодня, 6 августа, в Татарстане подвели итоги ЕГЭ. Министр образования и науки Рафис Бурганов объявил, что «средний балл ЕГЭ в республике выше среднероссийских показателей».

На пресс-конференции были отдельно отмечены выпускники-стобалльники. Один из них, Инсаф Файзрахманов, окончил татарскую школу в селе Едыгерь Кукморского района Татарстана. Он сдал информатику на 100 баллов, физику — на 99, русский язык — на 100, а профильную математику на 94.

В интервью Радио Азатлык выпускник рассказал о своей учебе в школе на татарском языке.

— Мне было несложно сдавать ЕГЭ на русском языке. Считаю, что реально получить образование в школе на татарском, успешно сдать экзамены и поступить в хорошие университеты. В нашем районе таких примеров немало. Есть выпускники татарских школ, которые учатся в вузах Москвы», — сказал Инсаф Файзрахманов.

Сам он планирует поступать в КФУ.

НАСТУПЛЕНИЕ НА ЯЗЫК: КАК ЭТО БЫЛО

20 июля 2017 года президент России Владимир Путин на заседании Совета по межнациональным отношениям в Йошкар-Оле заявил о недопустимости обязательного преподавания иных языков, кроме русского. «Заставлять человека учить язык, который для него родным не является, так же недопустимо, как и снижать уровень и время преподавания русского», — сказал Путин.

  • 28 августа президент России дал поручение генеральной прокуратуре и Рособрнадзору провести проверку на добровольное преподавание языков нерусских народов в школах. После этого постановления в социальных сетях и мессенджерах стали распространяться сообщения, что в школах Татарстана можно отказаться от изучения татарского языка, для этого нужно подать заявление.
  • 7 сентября на сайте Министерства образования и науки РТ появилось пояснение в связи с преподаванием татарского языка в школах Татарстана. В пояснении было сказано, что преподавание татарского языка ведется на законных основаниях и призывы отказаться от изучения татарского языка противоречат закону.
  • 8 сентября в интернете и социальных сетях стали появляться призывы и посты в поддержку обязательного преподавания татарского языка в школах Татарстана, были организованы несколько флешмобов. Образовалась группа «Татароязычные родители», члены которой требовали обязательного изучения татарского языка в школах. За несколько дней в группу вступили более 2 тысяч человек.
  • 11 сентября Общество русской культуры Татарстана и комитет по защите русскоязычных родителей и учащихся направили в генеральную прокуратуру РФ документы с жалобой на правонарушения в преподавании татарского и русского языков. «Родительское сообщество Татарстана» активно добивалось отмены обязательных уроков татарского языка.
  • 15 сентября группа родителей опубликовала открытое письмо Путину с напоминанием о том, что в Конституции России закреплено право субъектов РФ иметь свои государственные языки. Письмо подписали более тысячи человек.
  • 20 сентября пресс-секретарь президента России Дмитрий Песков заявил, что никакого письма о сохранении татарского языка от родителей Татарстана не было получено.
  • 21 сентября писатели Татарстана опубликовали обращение, где просили не нарушать языкового баланса в Татарстане и разрешить министру образования республики в рамках российского и татарстанского законодательства выполнять свои полномочия.
  • 2 октября прокуратура Татарстана поручила районным прокурорам провести в школах проверку в связи с преподаванием родных и государственных языков.
  • 17 октября Союз работников национального образования и культуры «Мэгариф» выпустил обращение к родителям с просьбой не отказываться от татарского языка.
  • 22 октября в соцсетях президенту Татарстана Минниханову стали поступать многочисленные вопросы и обращения от пользователей, в которых люди беспокоились о судьбе татарского языка и просили принять меры для его сохранения.
  • 23 октября Всемирный конгресс татар опубликовал заявление с призывом сохранить государственный статус татарского языка.
  • 24 октября учителя татарского языка обратились к депутатам Татарстана с просьбой защитить татарский язык.
  • 24 октября Татарские артисты эстрады организовали в Казани флешмоб в защиту татарского языка.
  • 24 октября на совещании в Казани был предложен «компромиссный вариант»: обязательное преподавание татарского языка в 1-9 классах, в 10-11-х — сделать его добровольным.
  • 26 октября на заседании Госсовета РТ в числе других обсуждался вопрос преподавания родного языка в школах.
  • 27 октября стали поступать сообщения об увольнениях учителей татарского языка.
  • 5 ноября Прокуратура Татарстана потребовала отклонить предложенный Министерством образования РТ новый учебный план («компромиссный вариант»), признав его незаконным.
  • 8 ноября на заседании парламента Татарстана было заявлено о достижении компромисса с Москвой — татарский язык как государственный остается в количестве двух часов в неделю.
  • 24 ноября в ходе визита в Казань полномочный представитель Путина в Приволжском федеральном округе Михаил Бабич заявил о подготовке методических рекомендаций, предусматривающих возможность выделения до двух часов в неделю на изучение государственного языка республики.
  • 29 ноября на заседании Госсовета РТ прокурор Татарстана Ильдус Нафиков заявил, что татарский язык будет преподаваться в школах исключительно на добровольной основе.
  • 4 декабря сообщили об уходе с должности министра образования и науки РТ Энгеля Фаттахова и назначении на его место депутата Госсовета РТ Рафиса Бурганова.

idelreal.org

***

Дүрт фәннән 393 балл җыйган Инсаф Фәйзрахманов ни генә булмасын, өйдә дә, урамда да татарча сөйләшергә кирәк дип саный. Ул үз балаларын да татар мәктәбенә бирәчәген әйтә.

Кайбер ата-аналар мәктәп тәмамлаганда имтиханны урысча тапшырырга кирәк дип балаларын татар мәктәпләренә бирүдән баш тартканда ел саен диярлек татар мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында чыгарылыш имтиханнарын югары баллар белән тапшырган егет-кызлар күренә.

Быел шуларның берсе — Кукмара районының Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов. 6 августта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов республикада Бердәм дәүләт имтиханнарында уртача баллар Русия күрсәткечләреннән югарырак булуын әйтте. Ул Инсафны да телгә алды: Ядегәр авылы егете информатикадан 100, урыс теленнән 100, физикадан 99, математикадан 94 балл җыйган. Азатлык аның белән имтиханнар һәм татарча укуы турында сөйләште.

— Инсаф, имтаханнарны уңышлы тапшыруыгыз уңаеннан тәбриклибез. Яхшы күрсәткечәләргә ничек ирешеп булды?

— Аерым репетитор, тренерларга йөрмәдем. Әйткәнемчә, әнием математика укытучысы, яхшы гына базаны миңа ул бирде, олимпиадаларга да бергәләп әзерләндек. Аннары инде үзем укыдым.

— Хәзер планнарыгыз нинди, кайда укырга телисез? Андый югары баллар белән Мәскәүнең иң яхшы уку йортларында да укып була бит?

— Дөресен әйткәндә, бик еракка барасым килми, шуңа Мәскәүгә теләк әллә ни юк. Берничә вариантны уйлыйм, әлегә теләгәнем — Казан университетында Информацион технологияләр югары мәктәбе (ИТИС). Иннополис та кызык була алыр иде, ләкин анда керү өчен документларны күпкә иртәрәк тапшырырга кирәк, инде өлгермәдем.

— Сез мәктәптә татарча укыдыгызмы?

Безнең мәктәптә бөтен фәннәр татарча укытыла

— Әйе, безнең мәктәптә бөтен фәннәр татарча укытыла. Урыс теле һәм инглиз теле дәресләреннән тыш, татарча укыдык, өйрәндек.

— Татарча уку имтиханнарны урысча тапшырырганда авырлык тудырмадымы? Кайбер ата-аналар баланы, имтиханны урысча тапшырасы бар дип, татар мәктәбенә бирергә теләми, беләсездер.

— Юк, татарча уку бөтенләй комачау итми. 9нчы сыйныфтан соң дустым имтиханны татарча тапшырды, анда бераз кыенлыклар булды, чөнки дәрестә бер төрле терминнарны өйрәнәбез, ә имтихан биремнәрендә тәрҗемәләр башкачарак иде. Ләкин бу термин тәрҗемәсе мәсьәләсе генә.

Мәктәптә татарча укып, хәзер Мәскәүдә яхшы университетларда укучылар да бар

Бердәм дәүләт имтиханын урысча тапшыру бер дә авыр булмады. Мәктәптә татар телендә генә укып чыгып, имтиханнарны да уңышлы тапшырып була, яхшы университетларга да керергә була дип саныйм. Безнең районда андый мисаллар аз түгел, мәктәптә татарча укып, хәзер Мәскәүдә яхшы университетларда укучылар да бар.

— Дусларыгыз, яшьтәшләрегез белән татарча сөйләшәсезме? Татарча сөйләшүгә мөнәсәбәт нинди?

— Авылдагы дусларым белән татарча гына сөйләшәм. Олимпиадалар язган чакларда урысча да сөйләшеп алырга туры килә, чөнки татарча белмәүчеләр дә бар. Шунысы кызык: андый яшьләр, безнең үзара татарча сөйләшүебезне ишеткәч, телне бик үк белмәсәләр дә, татарча сүзләрне кыстырырга тырыша, үзләренең дә аз гына булса да татарча сөйләшә алуларын күрсәтергә телиләрдер. Ә болай, татар теленең кирәге юк диючеләр дә бар инде, анысы. Мин алар белән килешмим, безнең ата-бабаларыбыз теле бит ул, аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Үземнең балаларымны татарча укытырмын, татар мәктәбенә бирермен.

Нәрсә генә булса да, өйдә татарча сөйләшергә, балаларны туган телебезгә өйрәтергә кирәк!

Хәзер мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметтеләр, тик, минемчә, бу безгә тәэсир итәргә тиеш түгел. Нәрсә генә булса да, өйдә татарча сөйләшергә, балаларны туган телебезгә өйрәтергә кирәк!

— Мәктәпне тәмамлау коронавирус пандемиясе чорына туры килде. Соңгы айларны сез ничек укыдыгыз, авыр булдымы?

— Бөтен республика кебек, без дә дистанцион укыдык. Анысы авыррак булды, авылда интернет начаррак бит, дәресләр өзелү очраклары да булды. Кайбер фәннәрдән укытучылар биремнәрне мессенджерлардан җибәреп торды. Болай, җайсыз булды дип әйтмәс идем. Үзе укый торган кеше укый инде ул, дистанцион да җайлы.

— Ә имтиханнарны ничек тапшырдыгыз?

— Кукмараның үзенә барып тапшырдык. Саклык чаралары күп булды, ара саклауны сорадылар, бинага кергәндә кулларга антисептик сиптерделәр.

* * *

2019 елда татар Казанның 2нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев та БДИ имтиханнарын югары баллга тапшырды, дүрт фәннән ул 399 балл җыйды. Ул да Азатлыкка «туган телдә белем алу имтиханны уңышлы тапшыруга комачау итми», диде.

2020 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын 9 укучы сайлады. Узган еллар белән чагыштырганда бу күрсәткеч кими бара: 2018 елда –​ 24 укучы, 2019 елда –​ 15 кеше укучы.

azatliq.org

 

Просмотров: 540

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>