Син — йортыбызның кояшы

nLj1ENk5Tzo1Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче бабабыз Насыйх Фатыйх улы Гарифуллинга 80 яшь тула.

Тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итүче якын кешеләрең булу — бик зур бәхет бит ул! Безнең гаиләдә дә шундый кешебез бар. Догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, гаилә бәхете сораучы, шатлыгын да, кайгысын да уртак бүлүче бабабыз булуына шатланып бетә алмыйбыз. Ул безнең иң якын, газиз кешеләребезнең берсе.

Әтиебез Нурхәтим бакыйлыкка күчкәч, Насыйх бабай белән Мөгаззәмә әби бер канаты сынган гаиләбезне үзләренә сыендырдылар. Бу вакытта беребезгә – 10, икенчебезгә 6 гына яшь иде әле.

Бабай безгә әти дә, якын дус та, ярдәмче дә булды. Җил-давыл тидерми, кешедән авыр сүз әйттерми үстерде, җиң сызганып эшләргә, туганны – туган итәргә, бер гаилә булып яшәргә өйрәтте. Дөрес, кирәк чакта таләпчән дә була белде, ачуланып та ала иде. Тик бабабызның киң күңеле, олы йөрәге безнең  шаяруларны һәм гаепләрне бик тиз кичерә иде.

Бабай гомер буе колхозда эшләде. Лаеклы ялга чыккач та тынгы белми, актив тормыш алып бара: авыл зиратын чистарту буенча өмәләр оештыра, төрле чараларда катнаша. Уңган хуҗаның йорт-җире дә һәрвакыт тәртиптә.

Насыйх бабайны авылда умартачы буларак та беләләр. Яраткан шөгыленең серләрен оныкчыклары белән дә уртак­лаша. Ул, фәлән көнне бал суыртам, дисә, улларыбыз: “Без дә ярдәм итәргә кайтабыз!”– дип йөдәтә башлыйлар. Сүз уңаеннан, бабалары оныкчык­ларын бик ярата, безгә караганда да, ныграк иркәли, кунакка кайтуларын зарыгып көтә.

Кадерле бабабызны яраткан “Бердәмлек” газетасы аша юбилее белән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз.

Бабаебыз! Сиңа әйтеп җит­керә алмаган назлы сүзлә­ребезне, йөрәк хисебезне бүләк итәбез, иң изге теләкләре­безгә төреп, олы рәхмәт сүзлә­ре­безне җиткерәбез. Киләчәктә Ал­лаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы насыйп итсен. Син — төп йортыбызның кояшы. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәү чыганагы булып, озын гомер ит. Янәшәбездә син булганда күңелләр шатлана. Киләчәк көннәреңдә дә, бүгенге кебек, бисмилла әйтеп уян, шундый ук мөлаем һәм миһербанлы булып кал.

Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк.

Оныкларың Гөлгенә СӘЛАХОВА, Салават ФӘТКУЛЛИН гаиләләре белән.

Самара шәһәре

«Бердәмлек».

Просмотров: 880

Комментирование запрещено