Туристларны җәлеп итү өчен, Казан үзәгендә онлайн-видеокамера урнаштырдылар

image_2020-08-06_09-22-36[1]Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була.

Туристларны җәлеп итү өчен, Казанның төп җәяүлеләр урамында онлайн-видеокамера урнаштырдылар. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында хәбәр ителә.

«Туристлык-мәгълүмат үзәге бинасында (Бауман урамы, 49) онлайн-камера куйдылар. Ул хәзерге вакыттагы һава торышын һәм тулаем алганда Казан үзәгендәге атмосфераны күзалларга мөмкинлек бирә», — диелә хәбәрдә.

Онлайн-камера XIX йөз ахырында төзелгән тарихи бина – Смоленцев һәм Шмелев йортын күрсәтә. Шулай ук Богоявление манарасын да (ул, шул исәптән, күзәтү мәйданчыгы буларак та эшли) күрергә мөмкин.

Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 648

Комментирование запрещено