Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар бәйрәме быел 8 августка туры килде. Каһәр суккан коронавирус аркасында күп кешегә бергәләп ярышулар вакытлыча рөхсәт ителмәгәч, ярышлар яңача узды.
Хаким итүчеләр үзләре авылларга килеп гер күтәрттеләр, берәм-берәм балаларның футбол буенча сәләтләрен тикшерделәр.
Аннан соң спорт сөючеләрне аерым-аерым район үзәгендәге стадионга чакырып, җиңел атлетика ярышларын уздырдылар. 8 августта җиңүчеләрне медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр, бәйрәм белән котладылар.
Минем дустым Хәлил Нуртдинов гер күтәреп, 3 урынны алды. Мин үзем 100 метрга йөгерү буенча — беренчелекне, 330 метрга йөгерү буенча 2 урынны яуладым. Авылдашым Шәгвәлиев Рәсих тә 100 метрга йөгерү буенча 3 урынны алды.
Укучыларым Сабиров Рәсим футбол буенча җиңүче дип танылды, Вәлиева Камилә ВФСКГТО комплексының алтын билгесенә ия булды.
Барлык спорт сөючеләрне Физкультурачылар көне белән тәбрик итеп, уңышлар теләп калам.
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.
Просмотров: 953
Так держать, ветераны спорта
Сатдаров Ильфат 100метр, 330метр-икенче урын, Мингазова Гөлфия 100метр-3 урын, Галяутдинов Рөстәм 330метр-3 урын, Залаков Габделхак гер күтәрү-1 урын.