Римма Ибраһимова: «Безнең заманның үз «Әллүки»е булырга тиеш»

риммаТатарстанның халык артисты Римма Ибраһимова «Интертат»ка интервью бирде.

«Илһам абый белән Әлфия апаның безнең авылга концерт белән килгәннәрен хәтерлим»

Римма апа, 1968 елда Казанга килгәнсез. Нинди максат белән килгән идегез?

Укырга керү максаты белән килгән идем. Укыйсы килә, кемдер буласы килә… Җырчы булырга дип хыялланып килмәдем. Аңа кадәр гомер буе җырлап йөрсәм дә, исәбем университетка керү иде.

Шулай да җырчы булгансыз.

Үзебезнең Казан филармониясенә җырчылар сайлап алу өчен Мәскәүдән бер төркем килгән иде. Катнаштым, үттем. «Эзләдем, бәгърем, сине» җырын башкарган идем. Катнашканда үтеп булыр дип бер дә уйламадым, дөресен әйтәм. Клара Хәйретдинова, Рәбига Сибагатуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов һәм башкалар — барыбыз да Мәскәүгә юл тоттык. Бу, билгеле, безнең өчен зур бәхет иде. Әниләр дә каршы килмәде. Ул вакытта безнең өчен ата-ана фикере иң мөһиме санала иде.

Әлфия апа, Илһам абый турында сорамыйча булдыра алмыйм. Сез алар белән бер сәхнәдә эшләгән кеше.

Без аларны тыңлап үстек. Илһам абый белән Әлфия апаның безнең авылга концерт белән килгәннәрен хәтерлим. Мин ул елларда мәктәптә укый идем. Клубыбыз кечкенә булу сәбәпле, безне анда кертмәделәр. Тәрәзә аша кереп, эскәмия астыннан диярлек концерт караган идек. Соңыннан, еллар узгач, без Әлфия апалар белән бер тамашаларда катнаштык. Ташкентка барганыбыз да булды.

Бер тамашаларда катнашуыгыз белән горурланасыздыр?

Әлбәттә, горурланам. Әлфия апа бик гади иде. Ул, үзенең авылдан чыкканын беркайчан да онытмыйча, әллә кем булып йөрми иде. Һәрвакыт икесе дә үз киңәшләрен бирделәр. Алар белән эшләү — безнең өчен үзе бер бәхет иде. Илһам абый бигрәк тә киңәш бирүчән кеше булды. Үземнең төркемемне туплап, концертларым белән йөри башлаганда, ул миңа ярдәм итте. Без аның артыннан йөрдек. Илһам абый ул бөтен татар дөньясын уяткан кеше.

Татарлар мәҗбүри рәвештә чит төбәкләргә киткән. Берсендә Норильскига барган идек. Бу — дөнья чите. Анда шахтага китүчеләр күп иде. Бу шәһәргә барганда рус җырларыннан тупланган программа әзерләдек. Хәтерлим, ул концерт Муса Җәлил иҗатына багышланган иде. Бер мәлне залга татарлар килеп тулды бит. Ә безнең программа рус җырларыннан тора. Шулвакыт, тиз генә программаны үзгәртеп, чын татар концерты куеп кайттык.

Сез хәзер дә бик күркәм күренәсез. Әмма ул елларда сез чибәр туташ булгансыз. Егетләр таныша идеме?

Танышалар иде инде. Япь-яшь татар кызына ничек игътибар итмисең, ди?! Танышасылары килә иде, әмма өйләнешү турында сүз бармый иде. Без бүген килә идек тә иртәгә китә идек, шуңа күрә алар тарафыннан бары тик кызыксыну гына бар иде. «Ничек анда татарлар? Ничек яшиләр?» — менә шушы темаларга сөйләшә идек.

Аннан соң күп кеше әйләнеп тә кайтты. Аларның кайтуында безнең өлеш тә бардыр.

«Фатирымдагы диварлар һаман да иремне хәтерләтә»

Сез — укытучы. Мәктәпләрдәге хәзерге укыту программасы турында ни әйтә аласыз?

Бүгенге көндә укыту программаларының дәрәҗәсе төште. Безнеке белән чагыштырып әйтүем. Хәзер бит имтиханнар да башка төрле. Элек экзамен бирү өчен, без бөтен тарихны белергә тиеш идек. Хәзер исә тарихны да, әдәбиятны да белгән кеше юк. Институтка килгән абитуриентлардан кайчак: «Татар язучыларын беләсезме? Кайсы композиторлар белән таныш сез?» — дип сораштырам. Араларында белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк. Хәтта Сталин белән Ленинны ишетеп белмәүчеләр дә бар. Мин шаккатам, чын.

Монда укытучылар гаеплеме? Әллә инде кешенең үзеннән торамы?

Кешенең үзеннән дә тора, билгеле. Укытучыларны гына гаепләп тә булмый. Ул бит алардан гына тормый. Хәзер укыту программалары башка төрле. Хәзер бит БДИга әзерләнәләр. Сентябрьдән башлап шул: «БДИ! БДИ!» — дип тик йөриләр. Тестка җавапны ятлап кына, белемнең нигезен аңлап була микән?! Тарих фәнен дә укытмыйлар. Татар телен әйтеп тә торасы юк… Аны, гомумән, укытырга рөхсәт бирмиләр. Шунысы борчый.

Сез бәхетле, әйеме? Яныгызда Равил абый гына юк… Ничә ел гомер иттегез?

Әйе, бәхетле, Аллаһка шөкер. Элек бик тыныч яши иде бит халык та. Хәзер менә: «Тормыш әйбәтләнә», — дибез. Күпме генә әйбәтләнсә дә, элек тынычрак иде. Икенче көнгә ышаныч зур иде.

Үзем турында авыр яшим дип әйтәсем килми, әмма тормыш йөгәнен авыр тартучылар бар. Равил абыең гына юк. Без 25 ел гомер иттек. Бик бәхетле булдык.

Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз, Римма апа? Гастрольләргә йөреп, гаиләгә вакыт кала идеме?

22 яшьтә кияүгә чыктым. Равил абыең белән бергә эшли идек бит. Фәритне берничә ел әти белән әни карады. Аны сагынып, концертлардан кайта идек. Ул да безне сагына иде. Үпкәләгән чаклары да булгалагандыр. Без чыгып киткәндә, елап кала иде балакай. Минем дә ана буларак йөрәкләрем өзелә иде. Соңыннан Равил абыең филармониядә эшләде, ә мин үзем генә гастрольләрдә йөрдем. Шулай итеп, Фәрит әтисе белән кала иде.

Яратып кияүгә чыктыгызмы?

Әлбәттә, Аллаһка шөкер. Равил абыең бик ярдәмчел, терәк булды. Концертны оештыру мәсьәләләрен гел ул хәл итә иде. Русча әйтсәк, мин «за мужем» идем. Беркайчан да артык усаллыгын күрсәтмәде. Арабызда алай көнләшү дә булмады, чөнки без гел бергә булдык: бергә уянабыз, бергә ашыйбыз, бергә эшлибез… Хәзер генә юк шул. Аның белән бергә яшәгән 25 ел миңа җитмәде. Бүген менә янымда утырып кына торса да, рәхәт булыр иде.

Улыгыз Фәрит, кызыгыз Ләйсән ничә яшьләрендә әтисез калды?

Фәриткә 23 иде, Ләйсән исә җиде яшендә әтисез калды.

Алга таба яшәр өчен көч каян алдыгыз?

Бик авыр вакытлар иде. 2-3 ай дәваланып йөргәнемне хәтерлим. Ләйсәнне ярый әле тапканмын дип шатландым. Ләйсән белән дәрес хәзерләп, аны мәктәпкә илтеп, аннан алып кайтып, концертларда җырлап, акча эшләп, көннәрнең ничек үтүен сизми кала идем. Уйланып утырып, моңаерга вакыт булмады. Ә Фәрит укый, эшли иде. Ул һәрвакыт мөстәкыйль булды. Эшкә дә үзе урнашты. Укуы буенча кандидатлык эшен якларга вакыт килеп җиткәч, җырлый башлады. «Нәрсәгә кирәк ул сиңа?» — дип борчылган идем. Монда аспирантураны тәмамларга кирәк, ә ул продюсер булам, ди. Фәрит барыбер җырларга, музыка белән шөгыльләнергә теләде. 

Кабат гаилә корырга кирәк дип уйланганыгыз булмадымы?

Уйлаганым да булмады. Үземнең янымда башка кешене күзаллый да алмыйм. Үзебез яшәгән фатирыма көн саен кайтам. Әлеге диварлар һаман да иремне хәтерләтә.

Профессиональ җырчы буларак Фәрит белән Ландышның җырлауларына ничек карыйсыз?

Алар икесе дә әйбәт җырлый. Фәрит, сәләте булмаса, үзе дә җырламас иде. Ул болай да: «Әллә сәхнәгә чыкмаска инде?» — дип кенә җырлый башлады. «Барс Медиа»га ул генераль продюсер булып урнашты.

Ландышка килгәндә, ул да яхшы җырлый. Аның тавышы беркемнекенә дә охшамаган. Ул сәхнәдә аерылып тора. Вакытында мин аңа вокал дәресләре бирә идем.

Кайнана буларак элегрәк Ландышның кыска күлмәкләр киюе турында ни әйтә аласыз?

Ул эшләгән җирдә башкарак кагыйдәләр бит. Бер ул гына кысканы киеп чыкмады. Бу аннан гына тормый иде. Ул бит кыска күлмәк кигәне өчен генә тамашачы тарафыннан кабул ителгән җырчы түгел. Ландышны халык ярата. Концертларына да йөриләр.

Сез кайнана буларак нинди?

Тормыш итәргә Ландыштан да яхшырак кеше юк. Алар бер-берсен бәхетле итеп гомер кичерәләр. Табышканнар, кавышканнар. Аларның үз гаиләләре, үз карашлары. Алар уйлашып, киңәшләшеп яши. Хәзер менә, Аллаһ боерса, дүртенче балалары булырга тора.

Сез «Барс Медиа» эшчәнлегенә нинди карашта?

Элек алар бик әйбәт эшләп килгән компания иде. Хәзер белмим… Әйтә дә алмыйм.

Ландыш «Барс»тан китүен белдергәч, ни дидегез?

Китүең әйбәт булган, дидем. Эшләргә мөмкинлеге булмагач, китте. Күпме җырчы шундый хәлдә калды. Ландышның бер дә эшсез утырганы юк. Ул төшеп калмас!

«Хәзер сәхнәдә бер контроль юк»

Замана үзгәргән кебек, татар эстрада сәхнәсе дә үзгәрәдер?

Әлбәттә, үзгәрде. Без гастрольләргә чыгарга җыенганда, программа төзи идек. Әлеге программаны филармония дирекциясе, Мәдәният министрлыгы карый иде. Алар үз рөхсәтләрен, бәяләрен биргәч кенә, без сәфәргә чыга ала идек. Әле моның белән генә тукталмый. Филармония әгъзасы да концертның берәрсен: «Программаны үзгәртмиләр микән?» — дип карарга мөмкин иде.

Ә хәзер сәхнәдә бер контроль юк, үзең дә беләсең. Элек профессиональ композиторлар иҗат итә иде. Мәсәлән, Мансур Мозафаров, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова… Алар безгә үз җырларын тәкъдим иткәч, аны радиога барып яздыра идек. Шушы җырларны худсовет тыңлап карый иде. «Бу җырны халыкка тыңлатырга ярыймы, ярамыймы?» — дигән сорау тора иде. Барысы да дөрес булып җитмәгәндер ул вакытта да. Мәсәлән, Сара апа Садыйкованы элекке Композиторлар союзына алмадылар. Укымаган, имеш…Әмма аның җырлары нинди иде! Ул чын мәгънәсендә халыкчан җырлар яза иде. Аннан соң гына алдылар. Әмма Сара апа картайгач…

Үзен җырчы дип атаган кешенең белеме булуы мөһимме?

Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләт булырга тиеш. Әгәр Аллаһ сиңа талант биргән икән, укырга, үсәргә кирәк.

Институтта укучыларны кабул итү эшләре ничек бара? Талантлы яшьләр бармы?

Институтта бюджет урыннары ике-дүрт булырга мөмкин. Калганнары түләүле. Бөтен кешенең түләп уку мөмкинлеге юк. Әмма шушы ике түләүсез урынга без ике иң сәләтле, чын җырчы була алырдайларны сайларга тырышабыз. Андыйлар бар!

Ничә сум түлисе анда?

280 мең. 

Сез унберенче сыйныфны тәмамладыгыз, җырчы буласыгыз килә. Керә алыр идегезме укырга?

Мин бик теләсәм дә, бу уку йортына керергә мөмкинлегем булмас иде. Нәрсәңне сатасың?.. Елга 280 мең бит ул. Хәзер, шушы пандемия шартларында, кешенең ашарга акчасы юк. Шуңа күрә без абитуриентлар арасыннан иң-иңнәрен генә сайларга тырышабыз. Аларга өметләр баглыйбыз.

Татар милләтенә үз өлешен кертә алырдайлары бармы? Хәзер без Әлфия Авзалова, Сара Садыйкова, дибез. Бездән соң килүче буынның: «Менә бу татарның легендар шәхесе», — дип мактарлык артистлары булырмы?

Бар, билгеле. Консерваториядә укыйлар, әзерләнәләр. Классик җырларны да халык соңгы елларда тыңлый, кабул итә башлады. Кешенең зәвыгыннан тора ул. Классиканың никадәр зәвыклы булуын аңлаучы җырчылар күбрәк булсын иде. Әгәр җырчы бу типтагы җырларны башкарса, ул шушы ысул белән тамашачыны тәрбияләячәк. Җырчы халыкны тәрбияләргә тиеш!

Студентларның җырчы буласылары киләме? Ашыгалармы?

Алар тиз арада популярлашып китәргә тели. Җиңел генә итеп җырчы буласылары килә, әмма ничек кенә шушы юлны җиңеләйтергә белмиләр. Бер 2-3 ел балалар укырга тиеш. Җырласыннар, тәҗрибә тупласыннар, сүзем юк. Сәхнәнең нинди урын икәнен белү өчен, сәхнәгә чыгарга, үзеңне сынарга кирәк. Ләкин бу әле җырчы булдым дигән сүз түгел.

«Кеше үз телен онытырга тиеш түгел»

Татарда композиторлар бармы ул?

Консерваториядә укучылар бар, әмма мин аларның иҗатларын ишетмим, күрмим.

Бәлки бу ротация белән бәйледер. Әйтик, «Безнең җыр» лабораториясе булган иде. Шундый матур җырлар яңгырады әлеге лаборатория кысаларында. Әмма аларны тамашачы ишетә алмас, чөнки бу җырлар радиода, телевидениедә яңгырамый.

Ротация юк, әйе. Хәзер кем акча түли, шуның җырлары яңгырый. Хет шунда «трали-вали» дип җырла. Айлар дәвамында шуны тыңлатачаклар. Аңлыйм, аларга да яшәргә кирәк. Әмма элек алай түгел иде бит. Радиога барып җыр яздырсак, безгә акча түлиләр иде. Мәсәлән, мин хәзер акча тотып, берәр радиога яисә телевидениегә барсам, мине дә җырлатырлар. Бәлки халык артисты дип акча алмаслар да, әмма бу төгәл түгел. Композиторлар союзының үз композиторлары булырга тиеш. Хәзер автор-композиторлар күбәеп китте. Күбесе хәзер көй яза беләме, юкмы — иҗат итә. Безнең заманның үз «Әллүки»е булырга тиеш.

Нишләп юк соң алар, Римма апа?

Андый җырларны сайлап, оркестр белән яздырып, фондка кертергә кирәк. Яңалары булмасын, ярар. Шул ук «Җидегән чишмә», «Әйткән идең»нәрне татар халык уен кораллары белән яздырып була. Мөмкинлекләр бар бит! Берсендә Кытайга барган идем. Биредә һәр урамнан диярлек кытай җырлары яңгырый. Безнең Казан урамнарында да татар көйләре, җырлары яңгырасын иде! Әлеге көйләр инструменталь форматта булырга тиеш.

Казан урамнарында татар көйләре яңгыраганчы, татарлар үз телләрендә сөйләшсен иде…

Сөйләшмиләр, чөнки телефонда, телевизорда гел рус теле. Аллаһка шөкер, оныкларым татарча сөйләшә. Ландышка бик зур рәхмәт! Аларга кунакка барып, бер рус сүзен кыстырып кара син… «Әни, әби, татарчаңны онытма», — дип торалар. Алар үз телеңдә сөйләшә алуның тәмен беләләр. Баланың татарча сөйләшүе гаиләдән тора. Татар гимназиясе дисәң дә, укучыларның күбесе үзара русча сөйләшә. Авылларда да русча сөйләшәләр. Без кечкенә булганда, татарча белмәгән шәһәр балалары, авылга кайтып, татар телен өйрәнеп китә иде. Ә хәзер авыл балалары, шәһәрнекеләренә ияреп, русча сөйләшә.

Киләчәктә татар теленә бетү куркынычы янамыймы ул?

Бу хут белән барса, әллә ни алга китеш булмас, ахрысы…Әле бит мәктәпләрдә дә татар телен укытуны тыялар. Татар телен атнага берничә тапкыр укыту кемгә комачаулаган? Рәхәтләнеп, татарча сөйләшик! Рус телен онытып, татар телен генә белергә кирәк, димим. Башка телләрне белү дә кирәк, әмма кеше үз телен онытырга тиеш түгел.

Автор-композитор дигәннән, Фирдүс Тямаевның концертына барганыгыз бармы?

Әллә ни җыр тыңларга вакытым юк. Институтта, училищеда җыр өйрәтәм. Ә Фирдүснең концертына барып кайтканым бар, әйе. УНИКСта 10 концерт бирә, ди. Нишли икән ул, нәрсә күрсәтә икән, дип бардым. Энергетикасы көчле, тамашачы авызына карап тора.

Сезгә 70 яшь. Үткәнгә борылып караганда, тормышыгызны ничек бәяләр идегез?

«Нишләп болай иттем икән? Нигә болай булды икән?» — дип үкенеп утырырга вакытым юк. Вакыт, яшем әкренләп бара. Картаеп, авырып, балалар кулына калырга язмасын иде. Аллаһ Тәгаләдән шуны сорыйм. Әгәр китәр вакыт җитсә, нишләтәсең инде… 70-80 яшьләрдә әллә нәрсәгә өметләнеп яшәп булмый. Оныклар бар, Аллаһка шөкер. Әле аларны үстерәсе бар. Аларны кияүгә биреп, туйларында бииселәр бар, Аллаһ боерса. Балалар мине бик ярата! Кызым да, улым да борчу салмый. Аларның гаилә тормышларына кысылырга тырышмыйм. Гомумән, бар кешегә дә бәхет телим!

Бәхет телиләр дә бәхет телиләр. Нәрсә ул бәхет, Римма апа?

Бәхет — ул балалар белән бергә сәламәт булып, күңелле итеп аралашып, оныкларыңның ничек үскәннәрен күрү. Сәламәт булу, әлбәттә, шулай ук бәхет. Тормышта үз урыныңны табу кирәк, үз теләкләреңә ирешсәң, бәхетле буласың. 

intertat.tatar

Просмотров: 915

Один комментарий

  1. Ул бардырда бэлки аны сайларга гына кирэктер.
    конкурс аша.