Без, искеярмәклеләр, Рәхимовлар белән бик горурланабыз!

5kxoqPlq7IYРәхимов Рамил Мәсхут улы Камышлы районында урнашкан Иске Ярмәк авылында туып-үсә.  1981 елның 29 апрелендә Мәсгут абый һәм Зөлфирә апай гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул (апасы Гөлнарадан соң, энесе Ринат 1989 елны туа).

Рамил 1997 елны мәктәпне тәмамлап, Лениногорск педагогия училищесеның музыка бүлегенә укырга керә. Училищеда Якупова Еленада баян классын тәмамлагач, укытучылар киңәше буенча 2002 елны Казанда татар дәүләт педагогия университетында белемен дәвам итә.

Балачак хыялы — үзен телевизордан күрү. Студент вакытларындагы хыялы — бөтен илгә танылып, халыкны татар моңына гашыйк иттерү.

Казанда абитуриент Габдеракыйпов Илнар белән танышып, “Сәфәр” төркеменә нигез салалар. Төркем исемен Алмаз Хәмзин тәкъдим итә. Ул яңа юлга чыгу, яңа иҗади эшләр дигәнне аңлата. “Сәфәр” төркеме “Ягымлы яз” фестивалендә гран-при иясе була, “Студентлар язы” фестивалендә — беренче, “Йолдызлык-2004” тә өченче  урыннарны ала.

Рамил яшьтән ике рәтле хромкада уйнарга өйрәнә, моңа аны әтисе өйрәтә. 1997 елда Чулпан авылында туып-үскән Лилия исемле чибәр кыз белән таныша, 2005 елның март аенда алар бергә тормыш корып җибәрәләр. Бүгенге көндә Казанда яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Рамил инстаграмда үзе турында: «баянчы, җырчы, звукооператор, диджей. Телефоным: 890531057773″, — дип язган. 

Туган авылында концертлар узганда, Рамил улы Тимур белән кайтып, икәү чараларда катнашып торалар. Тимур да сәләтле бала булып үсә, төрле музыкаль бәйгеләрдә призлы урыннар яулап тора.

Без, искеярмәклеләр, Рәхимовлар белән бик горурланабыз!

5kxoqPlq7IYA7T6Rq74MwA FaGscPI-W0c jy3R13qFuhs m7SbSqx9dfg tyKkMq-KMEs

CzENE9zdl2o hB1248kMAVg M5Eeh2_HvAk od2CoFe-3p8 qcAnNMk4JPo UTSp6ggLpJ0 CTIbwiSczko ZzyN5wMIeDw

Җирле “Ак калфак” оешмасы хәбәрчесе Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1242

2 комментариев

  1. Молодец, классташ! Мы гордимся тобой!

  2. Гордимся тобой, Рамиль абый