Бәхетле картлык

i (1)

Рәфис улларының гаиләсе белән.

Яңа Ярмәк авылында 45 ел китапханәче булып эшләгән Хәлидә апабыз ФӘРУКШИНА турында

Бер карасаң, гаилә һәм тормыш — гади генә сүзләр. Икенче яктан, уйлабрак карасаң, бик катлаулы, кылдан нечкә – эзелергә генә торалар…

Бүгенге язмам да тормышның ачысын да, төчесен дә татыган, алай да бирешмәгән, туры юлдан атлап та, йөгереп тә барган апабыз турында. Ул — Яңа Ярмәк авылында яшәүче Хәлидә апа Фәрукшина.

Матур җәй айларында Балыклы авылында Ильяс абый белән Фәридә апаларны куандырып, бер кыз бала дөньяга килә. Бу 1935 ел була. 85 ел элек, әйтергә генә ансат. Күпме сулар аккан, матур җәйләр, буранлы-суык кышлар, ягымлы язлар, янгырлы көзләр үтеп киткән…

Ул кыз балага Хәлидә дип исем кушалар. Уңган-булган, тырыш, тату гаиләдә дөрес тәрбия алып, эшкә өйрәнеп үсә. Гаиләдә бишенче бала була, әтисе дә, әнисе дә — колхозчылар. Сугыштан соңгы елларда бигрәк тә авыр була. Биш бала: ашарга җитәр-җитмәс, кияргә киемнәр дә юк.

Мәктәпкә кергәч ул бик тырышып укый, укытучыларын яратып, үз итеп, Балыклы мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлый. Аннан Иске Ярмәк авылының интернатында торып, 9-10 сыйныфларны укып, берьеллык китапханәчеләр курсында белем ала. Укыган дәвердә беренчеләрдән булып, октябрятка, пионерга, аннан соң комсомолга керә.

1953 елда ул Ерилкино авылына эшкә урнаша, ә 1954 елны аны Яңа Ярмәк авылында китапханәче итеп эшкә җибәрәләр.

Ярмәктә яңа тормыш башлана да инде. Чибәр, акыллы кызны бер егет күзләп тә өлгерә. Ике яшь йөрәктә мәхәббәт утлары кабына. Хәлидә апа белән Рәис абый (ул укытучы була) кечкенә генә туй ясап, матур гына бергә тора башлыйлар. Тормыш булгач бит йорт-җир кирәк инде. Матур гына өйләр корып, мал-туарлар асрап яшиләр алар. Тормышларын тулыландырып уллары Нәфис дөньяга килә.

“Тормыш булгач, гаиләдә табак-савыт шалтырамый калмый икән, —  дип сөйли апабыз. — Безнең гаиләдә дә булды андый хәлләр. Үпкәлисең дә, сабыр да итәсең».  Алай да Рәис абыйның әнисе бик тә чая, уңган апа була, яшьләргә тынычлык бирми. Шулай гаилә таркала. Хәлидә апа улы белән ялгыз кала.

Югалып калмый ул, кул кушырып та утырмый. Йөгерә-йөгерә эшенә бара, кайткач — мал-туарлар, бакча һәм дә газиз улы. Һәммәсенә дә өлгерә апабыз, кыен булса да, тешләрен кысып түзә, кешеләргә гел елмаеп: «Аллаһыга шөкер, барысы да яхшы», — ди.

Гомер уза, малай укып белем ала да, туган авылында инженер булып эшкә урнаша. Хәлидә апага да кояш елмая: үзенә тиң иптәш табыла — Мтыйк абый.  Нәфисне үз улыдай якын итеп, матур гына яшиләр алар.

Хәлидә апа белән Мтыйк абый инде 40 ел бергә гомер кичерәләр, уртак җимешләре – уллары бар. Рәфис бик тә уңган. Матур йортлар җиткереп, бер авылның асылына өйләнде дә, акыллы гына яшәп яталар. Йорт тулы — мал, ул — авылның бик тә тырыш фермеры. Үзләренең тракторлары, комбайннары, иген басулары-кырлары бар.

Киленнәре Эльвира да бик булдыклы хуҗа булды. Өй тулы — бала-чага, әле асрамага алган сабыйлары да бар. Шау-гөр килеп яшиләр.

Хәлидә апаның балалары итагатьлеләр шул. Ә үзенә килгәндә, ул китапханәче булып 45 ел эшли! Төрле авырлыкларны да җиңеп, тырышып хезмәт итә ул.

Авылда дүрт бригад була, җәйге айларда концерт белән фермага, амбарга йөргәннәр. «Урып-җыю вакытларында бигрәк тә лозунглар, плакатлар яза идем», - дип сөйли ул. Спектакльләрдә дә уйный. “Язылмаган законнар” пьесасында уйнаган өчен өлкә дипломы белән дә бүләкләнә хәтта. Гомумән, эшләү дәверендә бик күп грамоталар, мактау кәгазьләре белән буләкләнә Хәлидә апабыз.  

Мтыйк абый белән Хәлидә апаның  ике уллары, алты оныклары бар. Бик тә бәхетле әни, мәрхәмәтле әби ул.

Аллаһы Тәгаләм, Хәлидә апа белән Мтыйк абыйга озын-тигез гомер, сәламәтлек насыйп ит. Оныкларын куандырып, шау-гөр килеп яшәргә насыйп әйлә. Әмин.

i (1)

Рәфис улларының гаиләсе белән

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1009

Комментирование запрещено