Гаяз Исхакый сайты ачылу уңаеннан әдәби бәйге игълан ителде

39C2096C-5BEC-4788-8C3D-0F0A7420506E_w1023_r1_sБәйге шартларына ярашлы, 30 августка кадәр Гаяз Исхакыйның теләсә кайсы әсәреннән өзек укып, видеога яздырырга һәм оештыручыларга җибәрергә кирәк.

«Азатлык» татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйга багышланган бәйге турында игълан итте. Активист Наил Нәбиуллин белдерүенчә, бәйге Татарстанның Дәүләт суверенитеты хакында декларация кабул ителүнең 30 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм 30 августта isxaki.сom сайты ачылуга багышлана.

Бәйге шартларына ярашлы, 30 августка кадәр Гаяз Исхакыйның теләсә кайсы әсәреннән өзек укып, видеога яздырырга һәм оештыручыларга җибәрергә кирәк. Әсәрләрне татар телендә яки урыс теленә тәрҗемәсен укырга була.

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, балаларга әти-әниләре ярдәм итә ала. Бәйгенең максатлары — Исхакый шәхесен һәм аның әсәрләрен таныту, аларга карата кызыксыну уяту, 2020 елда Татарстан өчен мөһим юбилейларны билгеләп үтү.

«Исхакыйны укыйм» бәйгесе 30 августка кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләрен 10 сентябрьдә билгеле булачак. Акчалы бүләкләрдән тыш, җиңүчеләрне Г.Камал театрына парлы билетлар, Гаяз Исхакый касәләре, күптән түгел яңадан бастырылган «Зөләйха» китабы көтә. Иң яхшы видеолар Гаяз Исхакый (isxaki.сom) сайтында урнаштырылачак.

Кул астында Гаяз Исхакый әсәрләре булмаган катнашучыларга оештыручылар үзләре татарча яки русча өзекләрне электрон вариантта җибәрергә әзер.

Исхакыйга багышланган сайт үзе 30 август эшли башлаячак. Ул берничә телдә булачак, сайтка язучы турында мәгълүмат, төрле имләдә бастырылган әсәрләренең электрон форматлары, язучыга кагылышлы хатлар урнаштырылачак.

azatliq.org

Просмотров: 457

2 комментариев

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>